Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 129 ( 130 ) >>
-
15 көн. Әйләнә-тирәне саклау көне. 17.06.2015

“Парклар елы – 2015” исемле рәсем конкурсы уздырдык бүген. Бар бала да актив катнашты һәм хыялындагы паркын ясады.
-
14 көн. Милли хәзинәләр көне. 16.06.2015

Бүген без тыл ветераны Галимова Әнисә әбидә кунакта булдык. Ул безгә сандыгындагы хәзинәләрен курсәтте. Аның матур итеп чигелгән кулъяулыкларын, сөлгеләрен күреп сокланып туя алмадык.
-
13 көн. Туган як көне. 15.06.2015

Бүген авылларыбызның тарихы белән танышып киттек. Шулай ук район тарафыннан чыгарылган “Яралы балачак” китабы белән таныштык, аны укыдык.
-
12 көн. Рекордар көне. 14.06.2015

Балалар белән рекордлар куйдык бүген. Иң оста пресс , приседание, оджимание ясау, обруч әйләндерү кебек башка бик куп ярышларда катнаштылар балалар.
-
11 көн. Дуслык көне. 13.06.2015

Бүген лагерьда Дуслык көне. Шул форсаттан файдаланып “Тамчы – шоу” уены да уздырып алдык. Уен әкият темасына кагылган иде. Балалар үзләренең бу темада бик бай мәгълүмәтле булуын курсәттеләр.
-
10 көн. Россия көне белән! 12.06.2015

Зур бәйрәм бүген, Россия көне! Балалар белән башта Россия Федерациясенең, Татарстан Республикасының, Әтнә районының символлларын кабатладык. Шунысы куандыра, балалар уз туган җиренең символларын әйбәт беләләр икән. Э аннары инде бер-беребезне котлап открыткалар ясадык һәм иң эчтәлекле, иң матур открытканы билгеләдек.
-
9 көн. Су көне 11.06.2015

Балалар белән "Чишмә" операциясе үткәрдек, ягъни чишмәгә төштек. Аның кырыйларын җыештырдык, кирәкмәгән ботакларны алып ташладык. Бар бала да бу эштә актив катнашты. Җыештырып бкткргәч табигать рекордлары куйдык. Иң зур әрекмән яфрагы, бака яфрагы эзләдек. Соңыннан инде дару уләннәре турында сөйләшеп алдык.
-
8 көн. Очрашулар көне. 10.06.2015

Күп еллар буе мәктәбебезнең директоры булып эшләгән, химия һәм физика укытучысы булган Мухаметзянова Гөлсинә апай белән очраштык без бүген. Гөлсинә апа безне үзенең бакчасы белән таныштырып китте. Аның бакчасында 36 якын төрле чәчәкләр усә. Ул безгә аларның барысы турында да сөйләде.
-
7 көн. Туристлар көне. 09.06.2015

Бүген бездә туристлар көне. Балалар белән кармаклар алып, без якындагы елгага, балык тотырга киттек. Әз балык тотсак та күңелләр төшмәде безнең, чөнки дуслар белән күмәкләшеп эшләү, ял итү үзе бер бәхет.
-
6 көн. Китап укучылар көне
08.06.2015
Бүген бездә китап укучылар көне булды. Иң элек китапханәгә экскурсиягә уткәрдек. Китапханәчебез Клара апай безгә бик кызык китаплар турында сөйләде.









