Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422758, РТ, Атнинский район, с. Коморгузя, ул. Комсомольская, д. 11 |
| Телефон: | +7(843)-693-20-03 |
| E-Mail: | Skom.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Коморгузинская СОШ" |
| Руководитель: | Гатауллин Табрис Талгатович |
| Год основания учреждения: | 1996 |
| У нас учатся: | 73 учащихся |
| У нас учат: | 18 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Коморгузинская средняя общеобразовательная школа имени Шигабутдина Марджани» Атнинского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 141 ) 142 143 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
Табигать белән бергә булыйк 29.01.2015

Җирдәге иң кыйммәтле әйбер – гомер: үзеңнеке, чит кешенеке, үсемлек һәм хайваннарныкы, барлык нәрсәләрнең гомере…
-
Ата-аналар жыелышы 24.01.2015

"Гыйлем вэ тэрбия орлыкларын хэзер ихлас вэ мэхэббэт илэ чэчсэгез, килэчәктэ файдалы жимешлэрне дэ узегез жыярсыз” Р.Фэхреддин.
-
Теләкләр чынга ашты 22.01.2015

-
Җиңү-70 21.01.2015

-
Ш.Мәрҗанинең туган көненә багышланган чара. 16.01.2015

-
Рәсем конкурсы "Буду бдительным на льду" 15.01.2015

-
Ш.Мәрҗанинең тууына 197 ел. 15.01.2015

-
"Кар шәһәрчеге" конкурсы 06.01.2015

-
7 нче көн. "Кышкы Сабантуй" 06.01.2015

Кыш бабайда кунак булуыбызның соңгы көне. Шулай да безгә һич кенә дә күңелсезләнеп утырырга туры килмәс.Кышкы Сабантуй уздырасы, Яңа ел җырлары сайлыйсы бар. Зарядка ясап, сәламәтлек турында әңгәмә уздырганнан соң, итәнге линейкада лагерьны ябу тантанасы турында да фикер алыштык.
Кышкы Сабантуй җәйгесеннән бик азга гына аерылгандыр. Кыш бабайның зур залында Яңа ел бүләкләре кисәргә дә, чүлмәк ватарга да, капчык киеп йөгерергә дә, кашыкка йомырка салып чабарга да, таяк тартышырга да, скакалкада сикерергә дә мөмкин булды. Йөгерүдә Илүзәгә, чабуда Ләйләгә, таяк тартышуда Рәзилгә, скакалка сикерүдә Раниләгә тиңнәр табылмады.
Ә менә “ Яңа ел җырлары” хит-парадында малайлар өлгерлек күрсәтте. Яңа ел турындагы җырларны кайдан гына табып бетергәннәр дә, ничек матур итеп өйрәнгәннәрдер. Әлбәттә, хит-парадта беренче урында Кыш бабай, Яңа ел турындагы җырлар булды.
Лагерьны ябу тантанасына җыелдык.Кыш бабайда кунакта булу көннәре бик тиз үтеп китсә дә, хәтердә сакланырлык булды. Тик Кыш бабай гына кызганыч: аңа бездән башка бик күңелсез булыр инде. Бабакай, һич кенә дә күңелсезләнмә-кышкы каникуллар башлану белән без тагын сиңа кунакка киләчәкбез! Сау бул, утрау! Сау бул, Кыш бабай!
-
6 көн. Китап укучылар көне. 05.01.2015

Бүген сәяхәтебезнең 6нчы көне. Урамда салкын кыш хакимлек итә. Иртәнге зарядка һәм ашап алганнан соң укытучыбыз Алсу Фарил кызы круиз картасы белән таныштырды. Бүген без “Кошларга ярдәм итик!” исемле проект эше башкарырга тиеш икәнлегебезне белдек. Һәрберебез Сингапур структураларын кулланып, башкарган проект эшебез бик уңышлы килеп чыкты.
Бию марафонына юкка гына “Кышкы фантазия” исеме куелмаган икән. Кызлар фантазиясенә исең китәр: киемдәге бизәкләр дисеңме, чәчләр дисеңме, бию төрләре дисеңме... Кыш бабай да түзмәде. Аларга ияреп биеп китте.
Карагыз әле, ни хикмәт! Балаларның кулларында китап! Кайсы шигырь укый, кайсы кызыклы мәзәкләр, хикәяләр! Бүген бит китап укучылар көне. Һәркайсы үзенең яраткан китабын дусларына тәкъдим итәргә әзерләнә.Утрау законнары буенча ашап алдык. Ә төштән соң китапханәче Клара апа белән очрашу булды. Ул “Сугыш чорында-язучылар” исемле презентация тәкъдим итте. Китапханәче белән караган презентация буенча фикер алышу үткәрдек, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирдек, күп мәгълүмат алдык. Шулай ук китапханәдә булган яңа китаплар күргәзмәсе белән таныштык. Клара апа үзенең киңәшләрен бирде, балаларның сорауларын җавапсыз калдырмады. Күп белер өчен, китап белән дуслыкны ныгытырга кирәклегенә инандык.
Чана алдык кулларга,
Киттек чана шуарга.
Их, рәхәт тә соң тауда чана шуулары! Беребез дә туңмый. Вакыт үткәне сизелмәде дә. Кайтыр вакыт та җитте.
Сәяхәтебезнең 6 нчы көне дә узып китте. Бик күңелле булды!









