муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 348 349 ( 350 ) >>
-
Күңелле стартлар 05.01.2015

Башлангыч класс укучылары катнашында ярышлар күңелле узды.
-
Кышкы каникулда 04.01.2015

Каникулда укучылар рәхәтләнеп чаңгыда шуалар.
-
Ярышка әзерлек 03.01.2015

Укучылар зона буенча үтәчәк волейбол ярышларына әзерләнә.
-
Каникулда спорт уеннары 02.01.2015

Каникул вакытында укучылар спортзалда бик теләп шөгыльләнәләр, баскетболны яратып уйныйлар.
-
Яңа ел белән! 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне 1-5 нче класс укучылары өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
-
Яңа ел тамашасы 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне кич белән 6-9 нчы класс укучылары катнашында Яңа ел тамашасы-Балмаскарад үтте.
-
Яңа ел җитә 24.12.2014

Зарыгып көткән Яңа ел бәйрәме якынлаша. Барлык укучылар тырышып бәйрәмгә әзерләнә. Мәктәп тирәсе дә һәркемне үзенә җәлеп итеп тора.
-
Әфганстан сугышы кабатланмасын! 20.12.2014

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 35 ел үтсә дә, бу вакыйга йөрәкләрне тетрәндерә, күңелләрдә авыр яра булып саклана. Әлеге дата уңаеннан инглиз теле укытучысы Гарипова Р.И. 5-8 нче класс укучылары өчен класс сәгате үткәрде. Укучыларга "Кандагар" фильмы да тәкъдим ителде.
-
Баскетбол ярышы 18.12.2014

Бүген Сеҗе төп гомуми белем мәктәбендә зона буенча баскетбол ярышы үткәрелде. Әлеге ярышта безнең мәктәпнең кызлар командасы 2 нче, егетләр командасы 3 нче урыннарны яулады. Аларга алга таба да уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 17.12.2014

16 нчы декабрьдә татар теле буенча Республика олимпиадасының муниципаль этабы узды. 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә һәм 9 нчы класс укучысы Мөхәмәдиева Хәния бу олимпиадада 3 нче урынны алдылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!









