муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 347 ( 348 ) 349 350 >>
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 28.01.2015

Бүген мәктәптә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап "Сугыш урлаган балачак" исемле әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Кичәгә тыл һәм хезмәт ветераны Зәйнетдинова Мәдинә апа, сугыш чоры баласы Шаһниева Хәкимә апа, сугышта катнашкан ветеран әтиләренең истәлекләре белән уртаклашырга Галимҗанова Ләбибә апа, Фәхретдинов Рафаил абый килгән иде. Укучылар ветераннарга үзләренең җыр-биюләрен бүләк иттеләр, сугыш чорын чагылдырган күренешләрне сәхнәләштерделәр.
-
Чаңгы буенча эстафета 27.01.2015

Узган атнада мәктәптә һәр класс арасында чаңгы буенча эстафета уздырылды. Атналык линейкада җиңүчеләр бүләкләнде. Аларга Мактау грамоталары һәм дипломнар тапшырылды.
-
Спорт уеннары тарихы 26.01.2015

Тарих һәм җәмгыять белеме атналыгы кысаларында укучылар белән "Спорт уеннары тарихы" исемле викторина уздырылды. Аны тарих укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. үткәрде. Укучылар лото, домино, баскетбол, шашка, шахмат, футбол уеннарының тарихы белән таныштылар. Төрле илләргә сәяхәт кылдылар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 24.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәктәптә күп эшләр башкарыла. Укучылар һәм класс җитәкчеләре тыл ветераннарының, сугыш чоры балаларының өйләрендә булды, истәлекләрен туплап, альбомнар төзеде, аларны мәктәп музеена тапшырды. Шулай ук хәзерге вакытта исән булган тыл ветераннары белән әңгәмәләр үткәрү, аларның тавышларын яздыру эше дәвам итә.
-
"Туган телем язмышы" 23.01.2015

Туган телгә багышланган кичәнең чираттагысын 5 нче класс укучылары белән Солтанова И.А. үткәрде. Укучылар "Табышмак әйтәм-җавабын тап" дигән кичәдә бик теләп катнаштылар.
-
Ата-аналар җыелышы 23.01.2015

Бүген мәктәптә 9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашында җыелыш узды. Җыелышта төп дәүләт имтиханнарына әзерлек мәсьәләләре турында сүз барды. Мәктәп директоры Хәбибуллини Ф.М.алда торган бурычларга тукталды, укыту-тәрбия эшенең торышы турында сөйләде. Район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Лилия Мәхмүдовна имтихан бирүдәге яңалыклар белән таныштырды, әти-әниләргә, укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде. Фән укытучылары укучылар белән һәр айда уздырылган сынау эшләре белән таныштырдылар, анализладылар. Җыелыш ахырында төп дәүләт имтиханнарына яхшылап әзерләнү һәм әзерлекне ныклы контрольдә тоту бурычы куелды.
-
Ата-аналар җыелышы 22.01.2015

22 нче январь көнне 7-8 нче класс укучыларының ата-аналар җыелышы узды. Ул "Ата-аналарның бала тәрбияләүдәге җаваплылыгы" дигән темага багышланды. Чыгыш ясаучы Сөнгатов Ш.Җ. хәзерге заман шартларында үзенчәлекле, кабатланмас шәхес тәрбияләүнең әһәмиятенә басым ясады. Шулай ук гаиләдә үзара мөнәсәбәтләр җайга салынганда гына балаларны бик күп ялгышлардан саклап калу мөмкинлеге булуын ассызыклады. Төрле фән укытучылары укучыларның белемнәрне үзләштерү мөмкинлегенә, тәртибенә анализ ясадылар, ата-аналарның сорауларына җаваплар бирделәр.
-
"Безнең җиңү!" акциясе 22.01.2015

Әлеге акция кысаларында авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл һәрдаим кардан чистартыла.
-
"Туган телем язмышы" 21.01.2015

Туган телгә багышланган чаралар мәктәптә дәвам итә. Бүген 7-8 нче класс укучылары һәр татар кешесенең үз телен хөрмәт итәргә тиешлеге хакында әңгәмә уздырдылар. (Үткәрде- Гарипова Р.И.) Ләкин соңгы вакытта телгә ихтыяҗ җитми. Тел белүнең кирәклеге һәркайда чагылса гына, аны саклап калып булачак. Укучылар әнә шундый фикер белән таралыштылар.
-
Чаңгы ярышы. 21.01.2015

Бүген мәктәптә чаңгы ярышы уздырылды.









