муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
"70 еллыкка - 70 оя" 20.03.2015

Мәктәбебездә “70 еллыкка – 70 оя” акциясе дәвам итә. Укучылар актив рәвештә акциядә катнаштылар. Бигрәк тә башлангыч класс укучылары тырыш, алар алдынгылыкны бирмәде.
-
Табигать байлыклары 20.03.2015
4 нче сыйныф укучылары җәмгыятькә файдалы эштә актив катнашалар. 3 нче чирекнең соңгы атнасында каен һәм нарат бөреләре җыйдылар. Сыйныфта 6 укучыга 193грамм каен, 80грамм нарат бөресе җыеп тапшырдылар. Аны үлчәү процессы аеруча күңелле булды. Укучыларга урман, аның файдасы турында да күп мәгълүмат бирелде.Һәр укучы да әлеге файдалы эштә актив катнашты. Балаларның әти-әниләренә дә рәхмәт, алар да бик булыштылар. Ә бөрене иң күп җыючы – Бакирова Диләрә. Ул 93 грамм каен бөресе тапшырды. -
"Бөек Җиңүгә 70 ел" 19.03.2015

Бүген мәктәптә сугыш чорында иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү конкурсы башлангыч класс укучылары арасында үтте. Укучылар чыгышларында сугыш чынбарлыгын, аның фаҗигасен, батырлык үрнәкләрен, җиңү шатлыгын чагылдырдылар.
-
Неделя английского языка 18.03.2015
В рамках недели английского языка сегодня в школе была проведена игра «Путешествие в страну английского языка» для учащихся 5 и 6 классов. Играпомогла учащимся проявить и развить свои общеязыковые, интеллектуальные и познавательные способности, расширить эрудицию и общеобразовательный кругозор. -
Яшь көрәшчеләр 17.03.2015

21 март көнне мәктәбебездә район күләмендә милли көрәш ярышы уздырылачак. Әлегә укучылар тренерлары Лотфуллин М.Л. җитәкчелегендә ярышларга әзерлек эше алып баралар, спортзалда шөгыльләнәләр.
-
Чаңгы буенча эстафета 14.03.2015

Сәламәт яшәү рәвеше булдыру, аны пропагандалау максатыннан Арча шәһәре стадионында чаңгы сезонын ябу буенча ярыш- эстафета узды. Мәктәбебезнең көчле спортчылары бу юлы да сынатмады. Алар 2 нче урынны яуладылар. Команда составындагы укучылар: Мингазова И, Галимуллина И., Сәләхова Ф., Галимуллин И., Мөхәммәдиев И., Хөснетдинов Р. Афәрин!
-
15 март - дөрес туклану көне 13.03.2015

13 март көнне “Кулланучыларның хокукларын яклау көне уңаеннан “Дөрес туклану” темасына класс сәгате үткәрелде. Чарада презентация дә кулланылды. Нәрсә ул туклану? Нәрсә ул без ашый торган ризык? Дөрес рацион нинди була? Туклану режимы. Кибеттәге продукцияне ничек сайларга? Нәрсәгә игътибар итәргә? һ.б. сорауларга җавап бирелде. Укучылар класс сәгатендә бик теләп катнашты. Максатларга ирешелде.
-
Әлифба бәйрәме 13.03.2015

Бүген мәктәптә 1 нче класс укучылары, аларның әти-әниләре, әбиләре катнашында Әлифба бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә укучылар шигырь сөйләүгә, җырга, биюгә осталыкларын күрсәттеләр, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Укучыларга алдагы көннәрдә тагын да тырышып укуларын, белем үрләрен яулауларын телибез.
-
Эстафета 12.03.2015

Чаңгы шуу сезоны төгәлләнү алдында. Укучылар кыш буе рәхәтләнеп чаңгы шудылар, районда уздырылган чаңгы ярышларында призлы урыннар яуладылар. Бүген мәктәптә чаңгы сезонын ябу буенча ярыш (эстафета) үткәрелде.
-
7 нче класста класс сәгате 12.03.2015

Бөек Җиңүгә 70 ел тулу уңаеннан класс сәгатьләре үткәрү дәвам итә. Бүген Мәскәү, Сталинград, Брест крепосте өчен барган сугышлар, аларның фаҗигасе турында класс сәгате 7 нче класс укучылары белән уздырылды.









