муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 ( 344 ) 345 346 347 348 349 350 >>
-
"Сәламәт тормышка дөрес туклану аша". 11.03.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары белән "Сәламәт тормышка дөрес туклану аша" дигән темага түгәрәк өстәл уздырылды. Укучылар дөрес туклану, ризыкларны дөрес сайлау, сәламәт яшәү рәвеше буенча фикерләштеләр.
-
Китапханәгә сәяхәт 10.03.2015

Авыл китапханәсе - укучыларның яраткан урыны. Анда алар китап сайлау, алу өчен генә килмиләр. Укучылар белән китапханәдә төрле чаралар үткәрелә. Менә бүген дә 2 нче сыйныф укучылары “Телен яраткан – илен яраткан” темасына багышланган “Иң оста шигырь сөйләүче” конкурсы үткәрделәр. Укучылар яттан татар теленә багышланган шигырьләр сөйләделәр. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Бәйрәм белән! 08.03.2015
Көннең яктылыгы - кояшта, күкнең матурлыгы - йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен. Бәйрәм белән! -
"Кызлар-йолдызлар" 07.03.2015

Бүген мәктәптә 5-9 нчы класс кызлары арасында "Кызлар-йолдызлар" исемле уен-ярыш уздырылды. Кызлар үзләренең тапкырлыкларын, өлгерлекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр, сорауларга җаваплар бирделәр.
-
Бәйрәм кичәсе 07.03.2015

Сарай-Чокырча башлангыч мәктәбендә 8 Март бәйрәме уңаеннан әниләр белән очрашу кичәсе үтте. Укучылар әниләренә багышлап бик матур концерт куйдылар, бүләкләр тапшырдылар.
-
Табигатькә экскурсия 06.03.2015
Сәламәтлек һәркем өчен бик кадерле әйбер. Сәламәт булыр өчен барысы да тырыша: файдалы яшелчәләр ашый, ял итә, саф һавада йөри, физик күнегүләр ясый. Ә безнең мәктәп укучылары сәламәт булыр өчен чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Бүген 5 класс укучылары чаңгыда табигатькә экскурсиягә чыктылар. -
Рәсемнәр конкурсы 04.03.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан рәсем дәресләрендә дә укучылар иҗат итә, әлеге темага рәсемнәр ясый. Алар эшләрен конкурсларга да тәкъдим итәләр.
-
Күңелле стартлар 03.03.2015

3 нче март көнне башлангыч сыйныф укучылары арасында “Күңелле стартлар” үткәрелде. “Кыюлар” һәм “Җитезләр” командалары көч сынашты һәм үзләренең чынлыкта да кыюлар һәм җитезләр икәнлекләрен исбатладылар. Ярыш булгач җиңүче һәм җиңелүче була. “Җитезләр” командасы 12:10 исәбе белән җиңү яулады. Молодцы, укучылар!
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 02.03.2015

Бүген мәктәптә сугыш вакытында һәм сугыш турында иҗат ителгән шигырьләрне сәнгатьле сөйләү буенча 5-9 нчы класс укучылары арасында конкурс уздырылды. Жюри укучылар чыгышын гадел бәяләде һәм түбәндәге нәтиҗәләрне чыгарды: 5-6 нчы класс укучылары арасында 1 урын - Солтанова К.(6 кл.), 2 урын - Гайнетдинова Л.(6 кл.), Хәмзин Р.(5 кл.), 3 урын - Мингазова И. (6 кл.), Бикбаева А. (6 кл.). 7-9 нчы класслар арасында: 1 урын - Мингазова З. (7 кл.), 2 урын - Садриева А. (7 кл.), Галимуллина И.(8 кл.), 3 урын - Шакиров Ә. (7 кл.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
Казан шәһәрендә - ярминкә 01.03.2015

1 нче март көнне мәктәбебез Урта Курса авыл җирлеге белән берлектә Казан шәһәрендә уздырылган ярминкәдә катнашты.









