муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 341 342 343 344 345 346 ( 347 ) 348 349 350 >>
-
"Бөек Җиңүгә 70 ел" 11.02.2015

Патриотик айлык барышында батырлык турында әңгәмәләр циклы эшли. 6 нчы класста укучылар "Кем ул патриот?" төшенчәсенә җаваплар эзләделәр, туган илне ярату хисен шигырьләр аша белдерделәр.
-
Котлыйбыз! 10.02.2015

"Коррупциягә каршы көрәш юнәлешендәге республикакүләм "Намуслы яшәргә кирәк"( Надо жить честно") конкурсының район этабында иҗади эшләре белән мәктәбебез укучылары да катнашты. 9 нчы класс укучысы Мөхәмәдиева Хания (укытучы - Юнысова Р.К.) татар телендәге язмасы белән 2 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Аны җиңүе белән котлыйбыз!
-
"Батырлыктан туган матурлык" 09.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан классларда әңгәмәләр, класс сәгатьләре үткәрү дәвам итә.
-
"Россия чаңгы юлы-2015" 08.02.2015

Узган ял көннәрендә Арча шәһәре стадионында "Россия чаңгы юлы-2015" чарасы үтте. Анда мәктәбебез укытучылыры һәм укучылар актив катнашты. Нәтиҗәләр буенча 6 нчы класс укучысы Мингазова Илүзә 3 нче урынны, физик тәрбия укытучылары Мингазов М.В. һәм Хәбибуллин Ф.М. икесе дә 2 нче урынны яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!!!
-
"Йолдызлык" фестивале 06.02.2015

Бүген Арчаның сәнгать мәктәбендә "Йолдызлык-Созвездие-2015" фестиваленең сайлап алу туры үткәрелде. Анда 7 нче класс укучысы Низамиева Таңсылу катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
-
Котлыйбыз! 05.02.2015

30 нчы гыйнвардан 1 нче февральгә кадәр 9 нчы класс укучылары Сәләхова Ф. һәм Мөхәммәдиев И. Арча районы җыелма командасы составында Яшел Үзән шәһәрендә узган чаңгы ярышында катнаштылар. Әлеге ярышта команда 2 нче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Туган якны өйрәнү музее" на экскурсия 04.02.2015

Хәрби-патриотик айлык кысаларында бүген 2 нче класс укучылары Н.Т.Гыйбадуллина җитәкчелегендә мәктәп музеенда булдылар, үзләренә күп мәгълүмат алдылар.
-
"Бөек Җиңү" акциясе 03.02.2015

Сугышта үлгән каһарманнарыбызның исемнәре һәйкәлләргә уелып язылган. Сарай-Чокырча авылында да бар андый һәйкәл. Башлангыч класс укучылары аны һәрдаим карап, чистартып торалар.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 02.02.2015

Мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее" экспонатларга бай. Бу көннәрдә анда тагын бер экспонат артты. Бөек Ватан сугышы ветераны Фәхретдинов Әсгат абыйның (бүгенге көндә вафат) партия билетын улы Рафаил абый музейга тапшырды. Әтисе турындагы истәлекләр белән дә бик теләп уртаклашты.
-
Котлыйбыз! 01.02.2015

Арча шәһәрендә Ф.Гәрәфиев истәлегенә пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар уздырылды. Мәктәп командасы әлеге ярышта 3 урынга лаек булды. Команда составындагы укучылар: Нурисламов Р.-9 кл., Галимуллин И.-9 кл., Гафарова Г.-9 кл. Укучыларыбызны котлыйбыз!









