муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
"Тукай конкурсы" 23.04.2015

Бүген Арчада Тукай шигырьләрен сәнгатьле сөйләү буенча конкурс уздырылды. 6 нчы класс укучысы Солтанова Камилә "Сәнгатьле уку" номинациясендә катнашкан өчен сертификат белән бүләкләнде. Ә нәтиҗәләр 27 нче апрель көнне ясалачак.
-
Сәламәт тәндә - сәламәт акыл 23.04.2015

Дөньяда иң кирәк нәрсә- саулык, сәламәтлек. Ә сәламәтлекнең дусты - спорт. Безнең зонада урнашкан барлык мәктәп укучылары да спортны, бигрәк тә волейболны аеруча үз итәләр. Бүген мәктәптә Сеҗе, Сикертән мәктәпләреннән килгән егетләр һәм кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды. Егетләр арасында беренчелекне Сеҗе командасы яуласа, кызлар командасы арасында Урта Курса мәктәбе кызлары көчлерәк булып чыкты. Уеннар "Язгы игелек атнасы" кысаларында дуслык җепләрен ныгыту, тагын да үстерү максатыннан уздырылды.
-
"Мәрхәмәтле сүзләр көне" 23.04.2015

23 апрель көнне мәктәп китапханәсендә укучылар яңа матур әдәбият китаплары белән таныштылар, мәрхәмәтлелек турында әкиятләр, шигырьләр укыдылар. Әдәбият елы уңаеннан иншалар, эсселәр язу өчен укучыларга темалар тәкъдим ителде.
-
4 нче класста мониторинг 22.04.2015

Бүген 4 нче класс укучылары өчен чираттагы сынау үткәрелде. Алар рус теле фәненнән мониторинг тапшырдылар.
-
"Язгы игелек атнасы" - "Георгий тасмасы" 22.04.2015

Бүген укучыларга Бөек Җиңү көненең символы - Георгий тасмасы турында тирән мәгълүмат бирелде. Тарих укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. әлеге тасманың тарихы, аның төсләре, бүгенге көндәге роле турында сөйләде. Җиңү яулап алучыларга карата хөрмәт йөзеннән укучылар үзләре дә бу тасмаларны тактылар.
-
"Язгы игелек атнасы" 21.04.2015

"Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында классларда дуслык, тынычлык темасына әңгәмәләр уздырылды.
-
Сәламәт булыйк 20.04.2015

Авыл китапханәсе мөдире Минһаҗева Д.Д. мәктәп коллективы белән һәрчак элемтәдә тора. Бу юлы ул 9 нчы класс укучылары белән начар гадәтләргә каршы әңгәмә корды, аракының, тәмәкенең, наркотикларның зарары турында кабат исләренә төшерде.
-
Өмәдә. 18.04.2015

Бүген барлык укучылар һәм укытучылар, техник хезмәткәрләр мәктәп территориясен, авыл урамнарын, олы юл кырыйларын чистартуда катнаштылар.
-
Мониторинг оценки качества образования в начальной школе 17.04.2015

17 апреля проводилась оценка сформированности метапредметных результатов в ходе выполнения группового проекта. 11 учеников разделились на 3 группы и выполнили проектные работы познавательного направления. Две группы выбрали компьютерную презентацию на темы “ Земля – планета наша”, “Что мы знаем о Земле?”, одна группа подготовила плакат на тему “Природа Земли”. В завершении проекта каждая группа выступила с защитой своей работы, заполнили листы самооценки.
-
"Моңлы сазым" әдәби-музыкаль кичәсе 17.04.2015
Бүген "Казан арты" тарих-этнография музеенда "Моңлы сазым" дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәдә 7 нче класс укучысы Низамиева Таңсылу уңышлы чыгыш ясады. Ул Г.Тукай сүзләренә язылган "Пар ат" җырын башкарды һәм Диплом белән бүләкләнде.









