муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>
-
"Күңелле стартлар" 07.06.2015

Бүген лагерьда “Күңелле стартлар” үткәрелде. Укучылар ике командага бүленделәр. Төрле спорт ярышларында көч сынаштылар. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
Гаилә көне 05.06.2015

Бүген лагерьда “Гаилә көне” үткәрелде. Укучылар гаиләләре турында сочинение яздылар, шигырьләр сөйләделәр. Ахырдан “Минем гаиләм” темасына рәсемнәр ясадылар. Иң оста рәсем ясаучы билгеләнде.
-
Иң тырыш һәм иң актив укучы 04.06.2015

«Кояшкай» лагерена башлангыч сыйныфлар бик теләп йөриләр. Көн саен иртән узган көнгә анализ ясала һәм иң актив укучы билгеләнә. Ул укучы флагны күтәрә. Иртәнге линейкада актив укучыларга грамоталар, бүләкләр тапшырыла. Актив булу, флаг күтәрү, грамоталар, бүләкләр алу өчен балалар тырышалар.
-
Лагерьда икенче көн. Авылым табигате 02.06.2015

Лагерьда тантаналы төстә иртәнге линейка үтте. Линейкада кичәге көнгә йомгак ясалды, бүгенге көннең максаты хәбәр ителде. Укучылар белән кече туган ил турында әңгәмә уздырылды. Балалар авыл турында презентация карадылар. Аннары авылны күзәтергә тау башына экскурсиягә чыктылар. Алар анда рәсемнәр ясадылар, төрле уеннар уйнадылар. Көн күңелле узды, укучылар канәгать булдылар.
-
"Кояшкай" мәктәп яны лагере 01.06.2015

Бүген мәктәптә "Кояшкай" лагере эшли башлады. Анда барысы 15 бала ял итәчәк. 1 июнь- балаларны яклау көне уңаеннан вожатыйлар төрле чаралар уздырды.
-
"Исәнме, җәй!" 29.05.2015

Көтеп алган җәйге каникуллар якынлаша. Уку елы ахырында барлык класслар да табигать кочагында булырга, туган ягыбызның гүзәллеген күреп кайтырга ашыга. Экскурсия, походларга бару аларны тагын да якынайта, коллективизм хисләре тәрбияли.
-
Туристический слет 28.05.2015

25-26 мая проведен туристический слёт среди учащихся общеобразовательных школ Арского муниципального района. В конкурсе "Лучший бивак" наши туристы заняли 1 место. За конкурс поваров, за конкурс газет наша команда заняла 2 место и награждены дипломами. Молодцы! Желаем успехов в следующих соревнованиях.
-
Бөтенроссия фәнни конференция. "Г.Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге" 27.05.2015

Бүген Татарстан Республикасы Казан шәһәре Фәннәр Академиясендә "Г.Курсави: дини мирас һәм татар мәгърифәтчелеге" дигән темага Бөтенроссия фәнни конференциясе булып үтте. Конференция 2016 нчы елда Г.Курсавиның тууына 240 ел тулуга багышланды. Анда Арча муниципаль район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Котдусов И.Ф., Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Вафина Р.Р., Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе директоры Хәбибуллин Ф.М., мәктәпнең тарих укытучысы Шәфигуллин Н.Ф. катнашты. Котдусов И.Ф. Арча ягының күренекле кешеләре, татар мәгърифәтчеләре белән таныштырса, Шәфигуллин Н.Ф. "Габденнасыйр Курсави һәм аның дини мирасы" темасына чыгыш ясады. Конференциядә күренекле дин вәкилләре, танылган галимнәр, дәүләт һәм фән эшлеклеләре Курсавиның тормышына, иҗатына караган күп кенә мәгълүматларны җиткерделәр. Конференциядә катнашучылар ахырдан резолюция кабул иттеләр.
-
Тәмәкесез бер көн 26.05.2015

“СМС - дети” проектында катнашучы укучылар “Россия без табака” акциясендә катнашып, тәмәкенең зыяны турында әңгәмә үткәрделәр, укучылар арасында анкета уздырдылар. Авыл урамына чыгып, халыкка да тәмәкенең зыяны турында аңлаттылар, сораштыру үткәрделәр. Тәмәке тартучылар белән бер көнлек контракт төзеделәр.
-
“Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчесе 25.05.2015

25 нче май көнне Арчада “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты җиңүчеләре бүләкләнде. Көндәлек ел дәвамында беренче сыйныф укучыларына музей, театрларда, китапханәләрдә төрле чараларда катнашырга, Казан шәһәренең һәм республиканың тарихи урыннарында булырга мөмкинлек бирде. Мәктәбебезнең 1 нче сыйныф укучысы Гарифуллин Галим әлеге проектта җиңеп, 2 нче урынны яулады. Галимнең җиңүендә әти-әнисенең дә өлеше зур. Бик зур рәхмәт аларга!









