муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 ( 335 ) 336 337 338 339 340 >>
-
Начар гадәтләрсез яшик! 22.06.2015

Көн дәвамында укучылар хәрәкәтле уеннар уйнадылар, ярыштылар. Начар гадәтләргә каршы көрәштә спортның зур роль уйнаганына төшенделәр."Кем иң мөлаем?" конкурсы да бик күңелле үтте.
-
Табигать - уртак йортыбыз 21.06.2015

Спорт-сәламәтлек күнегүләре эшләгәннән соң укучылар табигатькә чыктылар. Үләннәр җыйдылар, аларның файдалы-файдасыз якларын билгеләделәр. Вожатый апалары белән берлектә бу көнне файдалы үткәрделәр.
-
Без тынычлык яклы! 20.06.2015

Бүген лагерьда Җиңүнең 70 еллыгына карата әңгәмә уздырылды, презентация каралды. Укучылар үзләренең язып килгән иншаларын укыдылар. Аннары сугыш турында шигырьләр сөйләделәр. Ашханәдә тукланганда да икмәкнең кадере, сугыш елларындагы авыр тормыш турында сөйләшү үткәрелде. Көн азагында җиңүче укучыларга бүләкләр тапшырылды.
-
Сәнгатьле шигырь уку конкурсы 19.06.2015

19 нчы июнь – Г.Тукай шигырьләренә конкурс көне. Алдан әйтелү буенча укучылар Г.Тукай шигырьләрен ятлап, сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәнеп килделәр. Һәр укучы бик тырышып өйрәнгән шигырен сөйләде. Ахырдан “Иң оста башкаручы” билгеләнде. Ул – Бикбаева Алия. 1, 2, 3 нче урыннар да билгеләнде. Укучыларга бүләкләр тапшырылды. Көннең икенче яртысында Г.Тукай әкиятләрен видеодан карадылар һәм рәсемнәр ясадылар. Көн күңелле үтте.
-
"Я на солнышке лежу..." 18.06.2015

Бүген саф һавада укучылар белән "Күңелле стартлар" уздырылды. Җиңүче команда билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды. Көндезге аштан соң укучылар мультфильмнардан " Я на солнышке лежу...." исем астында төрле җырлар өйрәнделәр.Көн ахырында кичке линейка уздырылды, актив укучыларга бүләкләр тапшырылды. Һәр укучы өйләренә яхшы кәеф белән кайтып китте.
-
Пожарга каршы профилактика 17.06.2015

Бүген "Кояшкай " лагеренда пожарга каршы профилактика чаралары уздырылды. Укучылар презентацияләр, видеороликлар карадылар, әңгәмә уздырылды. Укучылар аннары үзләренең фикерләрен рәсемнәргә төшерделәр.Һәр укучы бу профилактика чарасында теләп катнашты, җиңүче укучылар билгеләнде.
-
Мәктәп бакчасында 15.06.2015

Уку тәмамлануга укучылар мәктәп бакчасында җәйге хезмәт чиреген башлап җибәрделәр. Мәктәп бакчасына бик күп төрле чәчәкләр, яшелчәләр, шул исәптән 220 төп кәбестә, 370 төп помидор утыртылды. График нигезендә укучылар бакча эшләрендә тырышып эшлиләр.
-
"Иң оста фотограф" 10.06.2015
Бүген лагерьда “Фотограф көне” уздырылды. Укучылар табигатькә чыгып, планшетларына, телефоннарына, фотоаппаратларына төрле фотоларга төштеләр. “Иң оста фотограф” билгеләнде. Мондый көч сынашу укучыларга бик ошады. -
Без- табигать дуслары 09.06.2015

Бүген лагерьда экология көне. “Экологик светофорда кунакта” темасына конкурс үткәрелде.Көннең икенче яртысында табигатькә экскурсиягә чыктылар. Экологиягә багышланган әңгәмә шунда дәвам итте. Табигатьне сакларга кирәклекне бер минутка да исләреннән чыгармадылар.
-
Китапханәдә кунакта 08.06.2015

Бүген лагерьда “Китапханә көне”. Укучылар белән мәктәп һәм авыл китапханәләренә экскурсияләр оештырылды. “Китап – белем чишмәсе” темасына әңгәмә үткәрелде. Һәр укучының ел буена укыган китаплары исәпкә алынды. “Иң күп китап укучы билгеләнде”.









