муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 ( 339 ) 340 >>
-
Авылдашлар - Бөек Ватан сугышында 29.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее якынлашкан көннәрдә мәктәпнең "Туган якны өйрәнү" музее экспонатлар белән тагын да тулыландырыла. Бу эштә безгә авылыбыздан чыккан якташлар да ярдәм итә. Шушы көннәрдә генә Арча шәһәрендә яшәүче Мәҗитова Таңсылу Вазих кызы Урта Курса авылында туган, шушыннан Бөек Ватан сугышына китеп, Ленинград фронтында радист булып хезмәт иткән әнисе Мәҗитова Фәхирә Нәбиулла кызының фотоларын, документларын музейга тапшырды. Мәктәп музее Таңсылу апада бик матур тәэсир калдырды.
-
Тирә - юньне матурлыйк! 29.04.2015

Көннәр җылыну белән мәктәп тирәсендә эш тә күбәйде. Укытучылар, укучылар буш вакытларында бакчаны, чәчәклекләрне тәртипкә китерү, үзгәртү өстендә эшлиләр. Укучылар тал чыбыгы белән эшләү серләренә дә өйрәнәләр.
-
Һөнәрләр дөньясында 28.04.2015

9 нчы класс укучылары өчен җаваплы чор якынлаша. Үзләренең киләчәк һөнәрләре турында да еш уйлана алар. Ел дәвамында төрле уку йортларыннан килгән белгечләр белән очрашу алар өчен файдагага гына. Бүген мәктәпкә 77 нче номерлы Арча агросәнәгать көллиятеннән һөнәргә өйрәтү мастеры Хаҗиәхмәтова Сания Ринат кызы һәм укытучы Фәсхетдинова Раймә Илсур кызы килделәр, көллияттәге белгечлекләр, уку, яшәү шартлары белән укучыларны таныштырдылар, киңәшләрен бирделәр.
-
Шигырь бәйрәмендә 27.04.2015

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бүген Яңа Кырлайда шигырь бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә Казаннан бер төркем язучылар катнашты. "Тукай конкурсы" җиңүчеләрен дә бүген шушы тантанада бүләкләделәр. 6 нчы класс укучысы Солтанова Камиләгә "Шигырь иҗат итү" бәйгесендә җиңгәне өчен район башлыгы И.Г.Нуриев 2 дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк тапшырды.
-
Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы 27.04.2015

"Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында мәктәптә күп төрле чаралар үтте. Укучылар һәр чарада теләп катнаштылар. Аларның һәркайсы изге эшләр башкарырга ашыкты. Бу атнага нәтиҗәләр атналык линейкада ясалачак.
-
Без - Тукайлы халык 27.04.2015

26 апрель - Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан уздырылган чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан башкардылар, тормышы, иҗаты буенча викторина сорауларына җаваплар бирүдә актив катнаштылар. 5-6 нчы класс укучылары катнашында уздырылган ярышта 6 нчы класс укучыларының белемнәре өстенрәк булды. Афәрин!
-
Г.Тукайга - 129 яшь 25.04.2015

Татар теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында “Яздан аерып булмый Тукайны” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең рәсеме, аның китаплары, Тукай иҗатына багышланган газета, укучылар ясаган рәсемнәр урын алды.
-
Агач утырту көне 25.04.2015

25 нче апрель көнне укучылар мәктәп тирәсен чистарттылар, территориягә яшь агачлар утырттылар. Агач утырту эшендә Курса урманчылыгы җитәкчесе Гыйләҗиев Ф.Т. һәм һ.б. хезмәткәрләр дә катнашты. Алар укучыларга агач утырту тәртибен аңлаттылар, үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлыгы 130 төп юкә һәм миләш агачы утыртылды.
-
Игелекле эшләр көне 24.04.2015

Башлангыч сыйныф укучылары «Ләйсән” балалар бакчасы белән даими элемтәдә торалар. Бүген, Габдулла Тукай туган көнне билгеләп үтү уңаеннан, “Тукай безнең белән” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Укучылар Тукай шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Г.Тукай шигырьләрен иң оста сөйләүчеләргә грамоталар тапшырылды. Бәйрәмнең икенче кисәге чәй өстәле артында дәвам итте. Балалар бакчасы коллективы укучыларны бу җиңүләре белән котлады.
-
Милләтебез кояшы син, Тукай! 24.04.2015
Туган телне яттан сөйләп,Үсеп җиткәнбез шулай.Барлык татар балаларыЯрата сине, Тукай!Тылсымлы шигырьләреңнеУкыйбыз кабат-кабат.Балачак хыялларынаБирәләр алар канат.Шүрәлеләр яшәгәнгәЫшанмый кемнәр генә.Су анасы әкият сөйлиСерле җәй төннәрендә.Апрель җитсә, исемеңнеҖырына куша тургай.Милләтемнең кояшы синИ моңлы, нурлы Тукай.









