муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>
-
Җиңү парадында 11.05.2015

Арчада Җиңү көне уңаеннан уздырылган парадта "70 еллыкка 70 бишле" акциясендә җиңү яулаган 3 укучы, спортта зур уңышларга ирешкән 2 укучы катнашты.
-
Сугыш чоры - экспонатларда 09.05.2015

9 нчы май - Җиңү көне уңаеннан Арчада уздырылган тантанада мәктәбебезнең "Туган якны өйрәнү музее" җитәкчесесе Шәфигуллин Н.Ф. сугыш чоры экспонатлары белән оештырылган күргәзмәдә катнашты. Әлеге экспонатлар бик күпләрнең игътибарын үзенә җәлеп итте.
-
Алар даны - мәңгелек! 08.05.2015
Туган ил хакына,Туган җир хакынаАвылдашлар башларын салдылар.Безнең гомер өчен аларМәңгегә чит илдә калдылар!Бүген сугышта ятып калган авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митинг үтте. Бәйрәмгә килгән тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын котлап укучылар матур чыгыш бүләк иттеләр. -
Имин булсын дөньялар! 08.05.2015

Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган митингка укучылар алдан әзерлек эшләре алып баралар. Хәрби темага җырлар өйрәнәләр, стройда атлау күнекмәләрен ныгыталар. Бүгенге бәйрәмгә дә алар күтәренке рух, матур кәеф белән килделәр. Җирдәге тынычлык хакына фикерләрен әнә шулай белдерделәр.
-
70 еллыкка - 70 бишле 07.05.2015

Арча укучылар сарае үткәргән "70 еллыкка - 70 бишле" акциясе тәмамланды. Мәктәп буенча җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар: 2-4 нче сыйныфлар арасында - 1 урын - Бикбаева Алия, 2 урын - Шәфигуллин Камил, 3 урын - Гайнуллина Зилә. 5-7 нче сыйныфлар арасында - 1 урын - Минһаҗева Зилә, 2 урын - Солтанова Камилә, 3 урын - Хәмзин Ришат. 8-9 нчы сыйныфлар арасында - 1 урын - Галимуллина Илүзә, 2 урын - Мөхәмәдиева Хәния. 1 нче урынны алган укучылар 9 нчы май көнне Арча шәһәрендә узачак Җиңү парадында катнашачаклар. Ә һәр класстан призлы урыннарны алучыларга мактау грамоталары тапшырылачак.
-
Безнең кызлар-беренче! 06.05.2015

Кичә "Арча" спорткомплексында район беренчелегенә волейбол ярышы үтте. Мәктәбебезнең кызлар командасы әлеге ярышта 1 нче призлы урынны яулады. Команда составы: Гайнетдинова И., Мөхәмәдиева Х., Гафарова Г., Сәләхова Ф., Садриева А., Минһаҗева З., Галимуллина И. (тренер - Минһаҗев М.В.). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
-
"Безопасное колесо - 2015" 05.05.2015
4 мая учащиеся нашей школы Абдуллин Ильсаф, Яруллин Даниф, Мингазова Илюза и Султанова Камиля активно участвовали в конкурсе «Безопасное колесо-2015» среди отрядов ЮИД школ Арского района РТ. На этапе «Фигурное вождение велосипеда» Мингазова Илюза заняла III место, Султанова Камиля заняла II место и награждены грамотами и призами. Молодцы! -
Сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы 04.05.2015

Бүген район мәдәният йортында укуда, төрле конкурсларда, спортта зур уңышларга ирешкән сәләтле һәм талантлы балаларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге бәйрәмдә спорт ярышларында мәктәп һәм район данын яклаучы 9 нчы класс укучысы Сәләхова Фәнүзә дә катнашты һәм район башлыгы И.Г.Нуриевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
-
Флешмоб баттл 02.05.2015

30 апреля команда нашей школы «КоrSa» приняла участие в музыкально-спортивном танцевальном антинаркотическом марафоне «Флеш моб батлл», посвященный 70-летию Победы в Великой Отечественной войне 1941-1945. (Руководитель - Султанова И.А.)
-
Өмәдә 30.04.2015

Бүген районыбыздагы барлык оешмаларда да чираттагы өмә оештырылды. Безнең укучылар, укытучылар коллективы, техник хезмәткәрләр дә тирә-якны чистарту, төзекләндерү эшендә актив катнаштылар.









