муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 ( 333 ) 334 335 336 337 338 339 340 >>
-
Игелекле гамәлләр 09.09.2015

Көзге игелек атнасының бүгенге көне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне сөендерү белән үтте. Укучылар алар каршында матур концерт куйдылар.
-
Грамоталылык көне 08.09.2015

"Көзге игелек атнасы - яхшы гамәлләр эстафетасы" акциясе кысаларында бүген шигырь сөйләүчеләр арасында конкурс узды. Укучыларга сәнгатьле сөйләү күнекмәләре бирелде, алар белән яхшы гамәлләр кылу турында әңгәмәләр уздырылды.
-
Бердәм экологик дәресләр 07.09.2015

Бүген барлык классларда да "Бергә башкарабыз!" исеме астында экологик дәресләр узды. Аларның төп максаты тирә-юньгә, табигатебезгә сакчыл караш тәрбияләү, укучыларның экология буенча белемнәрен тирәнәйтү иде.
-
Эвакуация 03.09.2015

Бүген укучыларга пожар куркынычсызлыгы, террорга каршы әңгәмәләр узды һәм мәктәп күләмендә эвакуация үткәрелде.
-
Сарай-Чокырча мәктәбендә Белем бәйрәме 01.09.2015

Сарай-Чокырча мәктәбендә дә бәйрәм матур үтте.
-
Белем бәйрәме белән! 01.09.2015
Кадерле укучылар, хөрмәтле укытучылар, мәгариф ветераннары, әти-әниләр! Барыгызны да Белем бәйрәме белән тәбрик итәбез. Укуыгызда, эшегездә уңышлар, күңел тынычлыгы телибез!Бүген мәктәбебез укучылары, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәм кунаклары 1 сентябрь - Белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейкага җыелды. Укучыларга үзләренең җылы сүзләрен, изге теләкләрен мәктәп директоры Ф.М.Хәбибуллин, авылыбызның имам-хатибы Равил хәзрәт, район мәгариф идарәсе методисты Г.Х.Феоктистова, Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Р.Р.Вафина, "Курса МТС" ы җитәкчесе Р.Г.Гыйләҗетдинов җиткерделәр һәм беренче класс укучыларына бүләкләрен бирделәр.Рәүф Гыймадетдин улы җәй көне колхозның төрле тармакларында тырышып эшләгән укучыларга бүләкләр дә тапшырды.Яңгырый бүген һәр төбәктә,Көмеш кыңгырау чыңы.Мәктәпләргә рәхим ит, әйдә,Яңа уку елы. -
Ярминкәдә 29.08.2015

Бүген Арча шәһәрендә район мәктәпләре үзләре җитештергән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр. Безнең мәктәп тә ярминкәгә ныклап әзерләнде һәм уңышлы сату итте.
-
Мәктәптә - өмә 22.08.2015

Бүген мәктәбебез хезмәткәрләре тирә-юньне чистарттылар, тәртипкә китерделәр.
-
Волейбол ярышы. 20.08.2015

Бүген волейбол буенча кызлар командасы Курса Почмак мәктәбендә уздырылган зона ярышларында катнашты. Әлеге ярышта кызларыбыз уңышлы чыгыш ясады. Афәрин!
-
"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе 13.08.2015

"Мәктәпкә әзерләнергә булыш!" акциясе буенча Урта Курса җирлегенә кергән авыллардан 6 булачак беренче сыйныф укучысы сумкалар алды. Алар барысы да күп балалы гаиләдә туган. Сумкаларда укучы өчен кирәкле әйберләр: дәфтәрләр, линейка, ручка, төсле карандашлар, пластилин һ.б. Балалар да буш кул белән килмәгән, тырышып шигырьләр өйрәнгәннәр. Бүләкләрне районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафисович тапшырды. Балалар бик шатланды, әти-әниләр дә үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр.Соңыннан истәлеккә фотога төштеләр. Китапханәче Минһаҗева Дамира Даниловна балаларны укучы булулары белән котлады, аларны һәм әти-әниләрне яңа китаплар белән таныштырды.









