муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Среднекорсинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Урта Курса төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422024, РТ, Арский район, д. Средняя Корса, ул. Молодежная, д. 11/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Урта Курса авылы, Яшьләр урамы,11 нче йорт |
| Телефон: | (884366)53443 |
| E-Mail: | Sskor.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Среднекорсинская ООШ" |
| Руководитель: | Яруллин Радик Ракипович |
| Год основания учреждения: | 1902 |
| У нас учатся: | 83 учащихся / Бездә укыйлар: 83 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей / Бездә укыталар 18 укытучы |
Доска объявлений / Яңалыклар
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 ( 337 ) 338 339 340 >>
-
Соңгы кыңгырау 23.05.2015

Мәктәбебездә 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. 9 нчы классны тәмамлаучы 10 укучы арасында мәктәп тормышында актив катнашкан, спорт, уку буенча зур уңышларга ирешкән укучылар да бар. Аларга изге теләкләрне мәктәп директоры Ф.М.Хәбибуллин, Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р., Урта Курса җирле үзидарәсе башлыгы Р.Р.Вафина җиткерде. Укучыларның вальс әйләнүләре, матур чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде.
Узып китте мәктәп елларыбыз
Ямансу да бүген, читен дә.
Шатлыгыбыз безнең әллә ничек
Ватылган да төсле, бөтен дә.
Онытмамын, укытучым,
Бәхетле бул!- диеп әйткәнең.
Яшь аралаш кабатлыймын
Хуш мәктәбем, хуш мәктәбем!
-
"Асфальтта рәсем ясау" конкурсы 22.05.2015

Бүген укучыларыбыз Арчада "Асфальтта рәсем ясау" конкурсында катнаштылар. 5 нче класс укучысы Бикбаева Адилә "Юл йөрү кагыйдәләрен бел һәм сакла" номинациясендә 3 урынны, 7 нче класс укучысы Минһаҗева Зилә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган рәсем ясау номинациясендә 2 урынны алды. Шулай ук әлеге конкурста 4 нче класс укучысы Гайнуллина Зилә "Парклар һәм скверлар елы" номинациясендә катнашты. Укучыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Футбол буенча финал ярышы 21.05.2015

20 нче май көнне мәктәп стадионында мини футбол буенча районкүләм финал ярышлары үтте. 1 нче урынны Носы мәктәбе командасы, 2 нче урынны Иске Ашыт мәктәбе, 3 нче урынны Сеҗе мәктәбе командасы алды.
-
Мини футбол 19.05.2015

Бүген мәктәп стадионында зона буенча мини футбол ярышы үткәрелде. Биредә Урта Курса, Сикертән, Сеҗе, Курса разъезды, Кәче мәктәпләре командалары көч сынашты. Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: 1 урында - Сеҗе, 2 урында - Урта Курса, 3 урында - Кәче, 4 урында - Курса разъезды, 5 урында - Сикертән командалары. Иртәгә җиңүче командалар ярышачак. Уңышлар аларга!
-
"Нобелевские надежды КНИТУ - 2015" 18.05.2015

Ученица 7 класса Мингазова Зиля приняла участие в конкурсе научно-исследовательских и творческих работ "Нобелевские надежды КНИТУ - 2015". Представила научную работу (номинация «Дизайн», руководитель-учитель технологии Султанова И.А.), получила сертификат.
-
Ачык ишекләр көне
16.05.2015
Бүген 9 нчы класс укучылары Үрнәктәге Арча агросәнәгать көллиятендә "Ачык ишекләр көне" ндә катнаштылар. Көллияткә кабул итү, уку шартлары, алырга мөмкин булган белгечлекләр буенча күп мәгълүмат тупладылар. Шулай ук уку бүлмәләрендә, тулай торакта булдылар.
-
Җиңел атлетика ярышы 14.05.2015

13 нче май көнне Арча шәһәре стадионында җиңел атлетика буенча ярышлар булып узды. Безнең мәктәп командасы бу ярышта 2 нче урынны яулады. Шәхси беренчелектә дә призлы урыннар бар. Алар: Сәләхова Фәнүзә - 400 м га йөгерүдә 2 нче урын, Мөхәммәдиев Илмир - 3000 м га йөгерүдә 3 нче урын. Барлык катнашкан укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Мәктәп бакчасында 13.05.2015

Мәктәп бакчасында көннән-көн кызу эш кайный. Укытучылар коллективы һәм укучылар көче белән бакча тәртипкә китерелә. Чәчәклекләрне, яшелчә утырту өчен җирләрне укучылар тырышып әзерлиләр. Чәчәк үсентеләре инде күптән әзер. Кәбестә, помидор, борыч үсентеләре авыл халкына сату өчен дә күпләп үстерелә.
-
"Бердәм экологик дәрес" 13.05.2015

Экологик белем бирү көне уңаеннан мәктәптә "Бердәм экологик дәрес" үтте. Укучыларның экология буенча белемнәре баетылды, табигатькә сакчыл караш турында әңгәмәләр үтте, фильмнар күрсәтелде, плакатлар, рәсемнәр ясалды.
-
Бердәм Республика Тесты 12.05.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары татар теле фәненнән Бердәм Республика Тестын эшләделәр.









