МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 ( 149 ) 150 >>
-
30.08.2015

Быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел була. Без сөекле шагыйребезне онытмыйбыз, аны зурлыйбыз, хөрмәтлибез. Укучылар аның шигырьләрен, хикәяләрен яратып укыйлар. Башлангыч сыйныф укучысы Хөсәенов Илназ Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигыренә агачтан поделка ясады.
-
29.08.2015
Бүген Арча шәһәрендә мәктәп ярминкәсе оештырылды. Әлеге ярминкәдә безнең мәктәп тә актив катнашты. Күптөрле яшелчәләре: бәрәңге, кишер, суган, кыяр, помидор, төрледән-төрле кайнатмалар, салатлар, дару үләннәрен сатып алучыларга тәкъдим иттек. Көне яңгырлы булуга карамастан, без ярминкәдән канәгать калдык.
-
28.08.2015

Педагогик совет утырышы
-
26.08.2015

Бүген районыбызда мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе булды. Киңәшмә барышында мәктәпләрнең эшчәнлеген күрсәтү максатыннан оештырылган күргәзмәдә мәктәбебез "Белем сыйфаты" стенды белән катнашты.
-
Өмәләр, өмәләр... 22.08.2015

Мәктәбебез яны тәҗрибә участогында җәй көне тырышып эшләдек. Менә шуның нәтиҗәсе булып, мул уңыш өлгерде. Барлык укытучылар җыелып, уңышны барлап алдык. Мәкәп янында өмә ясап, тирә-якны җыештырдык. Күкрәп торган уңышны күргәч, күңелләр сөенә.
-
Китапханәчеләр семинары 21.08.2015

Бүген районда мәктәпләрнең китапханәчеләре август киңәшмәсенә семинарга җыелдылар. Безнең мәктәпнең китапханәчесе Ахметзянова Гөлшат Хатибовна да чыгыш ясады. Аның чыгышының темасы: "Китапханәләрдә традицияләр һәм инновацияләр". Ул үзенең эш тәҗрибәсен район китапханәчеләре белән теләп уртаклашты.
-
Укытучыларның август киңәшмәләре башланды. 20.08.2015

Менә җәйге яллар бетте. Районда укытучыларның август киңәшмәләре башланды. Арча №5 гимназиясендә укытучыларыбыз Сингапур укуларында катнаштылар. Киләсе уку елында дәресләрдә кулланырлык структуралар өйрәнделәр. Киңәшмәнең темасы: "Преобразование обучения в ХХIвеке: развитие кулҗтуры мышления".
-
Сау бул, лагерь! 21.06.2015

Бүген лагерьның соңгы көне. Без әле сине сагыначакбыз!
-
Сабантуй бездә! 20.06.2015

Бүген бездә -Сабантуй бәйрәме. Кызыклы уеннар, ярышлар, бүләкләр барысы да күңелебездә озак сакланыр әле.
-
Көтелмәгән хәлләр көне 18.06.2015

Бүген бездә "Көтелмәгән хәлләр" көне. Бездә Яңа ел бәйрәме. Кунакка Кыш бабай, Кар кызы һәм яшел чыршы килде. Ә без үз чиратыбызда аларга үзебезнең һөнәрләребезне күрсәттек.


















