МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Котлыйбыз! 04.10.2015

Хөрмәтле укытучылар!
Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Бәйрәм белән сезне!
Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына. -
Без Камал театрында 02.10.2015

Бүген, Укытучылар көне уңаеннан, без укытучылар коллективы белән Казан шәһәренә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт театрына "Зәңгәр шәл" премьерасына бардык. Әлеге спектакльгә хозурланып, зур тәэсирләр белән кайттык.
-
Бүген Өлкәннәр көне! 01.10.2015

1 октябрь -Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан барлык өлкән укытучыларны, техник хезмәткәрләрне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Көннәрегез һәрчак кояшлы һәм аяз булсын.
Картаям дип, һич тә хафаланмагыз,
Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык. -
30.09.2015

Бүген мәктәптә 1 класс укучылары аллеясын утырту традициясе дәвам ителде. 1 класс укучылары 7 класс укучылары ярдәмендә үзләренең беренче агачларын утырттылар.
-
30.09.2015

В рамках реализации мероприятий Стратегии развития образования в Республики Татарстан на 2010-2015 годы, с целью развития республиканской сиистемы оценки качества, в школе проводилась стартовая диагностика предметной обученности в 5-ом классе по русскому языку.
-
Математикадан олимпиада 29.09.2015

Уку елы башлануга 1 ай вакыт узып китте.
Бүген мәктәптә математикадан олимпиадаларның мәктәп туры узды. Укучылар бу фән буенча үз белемнәрен сынап карадылар. Муниципаль турга бару өчен зур җаваплылык соралганын тоеп, эш иттеләр. Мәктәп турында җиңүчеләргә район олимпиадасында зур уңышлар телибез!
-
28.09.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары татар теленнән Бердәм Дәүләт тесты биремнәрен эшләп карадылар, белем һәм күнекмәләрен сынадылар.
-
26.09.2015

Бүген мәктәбебез, Иске Кырлай авыл җирлеге составында, Казан шәһәрендә үздырылган ярминкәдә катнашты. Ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, чөгендер, кабак, кабачки, кәбестә, бәрәңге, помидор, патиссон, төрле кайнатмалар һәм салатлар тәкъдим ителде. Ярминкәдән күтәренке кәеф белән кайттык. Сатып алучылар да канәгать калганнардыр дип уйлыйм.
-
Көзге табигатькә экскурсия 25.09.2015

Быел сентябрь ае үзенең кояшлы, җылы көннәре белән безне озак сөендерде. Көннәр җәй айларындагы кебек җылы, якты. Шундый матур көннәрнең берсендә без авылыбыз янәшәсендә урнашкан алма бакчасына экскурсиягә чыктык. Анда көзге табигать гүзәллеге белән хозурландык, кызыклы уеннар уйнадык. Ә иң күңеллесе һәм иң тәмлесе, истә калганы яңа тоткан балыклардан пешкән уха белән сыйлану булды. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, җәй белән саубуллашып кайттык.
-
Көзге кросс 23.09.2015

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында уздырылган Көзге кросс ярышында бүген мәктәбездән директорыбыз Гилязиев Хәйсәр Равилович җитәкчелегендә бер төркем укытучылар бик теләп катнаштылар.


















