МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
"Здоровая мама- здоровый ребенок" 24.11.2015

"Мөстәкыйль балалар" проекты кысаларында бүген "Сәламәт әни- сәламәт бала" акциясе үткәрелде. Укучылар әлеге акция буенча әниләргә сәламәт яшәү рәвеше турында аңлаттылар, алкоголь һәм тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр. Ахырдан барлык кешегә алтын сары төстәге ленталар бүләк иттеләр.
-
КВН 23.11.2015

Бүген мәктәбебез командасы "Парклар сезоны" тематикасы астында узган КВН ның зона этабында катнашты. Зоны ярышы Арчаның 5 номерлы гимназиясендә үткәрелде. Командалар һәркайсы кызыклы номерлар күрсәттеләр, ахырдан жюри тарафыннан грамоталар белән бүләкләнделәр.
-
20.11.2015

Бүген мәктәбебездә барлык классларда да толерантлык дәресләре үткәрелде. Толерантлык дәресе- җәмгыятьтә түземлелек тәрбияләүгә һәм милләтара каршылыкларны профилактикалауга юнәлдерелгән белем бирү проекты. Класс җитәкчеләре толерантлык темасына багышланган тәрбия дәресләре үткәрделәр. Укучылар "тынычлык" сүзенең мәгънәсен ачыкладылар, тормыштан һәм илдә барган сәяси үзгәрешләрдән чыгып, тынычлыкның тормыш өчен никадәрле әһәмиятле булуына инандылар.
-
17.11.2015

17 нче ноябрь көнне Арча Мәгариф идарәсендә “Белем бирүдә федераль дәүләт стандартлары таләпләрен эффектив гамәлгә кую” дигән темага үткәрелгән түгәрәк өстәл утырышында безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисматуллина В.Б. “ФГОСта дәрестән тыш эшчәнлек формалары” темасына чыгыш ясады. Утырышта яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәрне мәктәбебез укытучылары белән уртаклашты.
-
16.11.2015

Иртәнге сәламәтлек зарядкалары дәвам итә.
-
Профсоюз ярышлары 16.11.2015

Бүген Казанбаш мәктәбендә Беренчел профсоюз оешмалары әгъзалары арасында бадминтон һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелде. Безнең мәктәп укытучылары да әлеге ярышларда актив катнаштылар. Ирләр арасында өстәл теннисы буенча физик тәрбия укытучысы Ситдиков А.Г. - 3 урын, бадминтон буенча хатын-кызлар арасында Ахметзянова Г.Х. - 3 урын яуладылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Әти- әниләр җыелышы 13.11.2015

Бүген мәктәптә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. Беренче чирек нәтиҗәләре, икенче чиреккә бурычлар белән таныштыру. (УТЭБДУ - Мостафина Г.Г. чыгышы)
2. Доклад: "Гаиләдә ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар һәм аларны хәл итү юллары. (Хәбибуллина Г.Г. - чыгышы)
3. Ашханәдә туклану. ( Гилязиев Х.Р. чыгышы)
4. Класс җитәкчеләре чыгышы.
-
Автомоделирование түгәрәге 11.11.2015

1- 4 класс укучылары Автомоделирование түгәрәгенә яратып йөриләр. Бүген алар түгәрәк җитәкчесе Исмагилов Н.Д. җитәкчелегендә үзләре ясаган самолет модельләрен очырту буенча ярыштылар. 1-2 класс укучылар арасында Сабиров С. һәм 3-4 класс укучылары арасында -Гилязутдинов Рәсим җиңүче дип абылды.
-
05.11.2015

3 ноября учительница истории Хабибуллина Гульназ Галимзяновна приняла участие в выставке - продаже творческих работ в Арском музее " Казан арты" в рамках Всероссийской ежегодной культурно - образовательной акции " Ночь искусств".
-
Халыклар Бердәмлеге көне 04.11.2015

4 ноябрь - Халыклар Бердәмлеге көне. Без Сезне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч тормыш телибез!


















