МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
30.09.2015

Бүген мәктәптә 1 класс укучылары аллеясын утырту традициясе дәвам ителде. 1 класс укучылары 7 класс укучылары ярдәмендә үзләренең беренче агачларын утырттылар.
-
30.09.2015

В рамках реализации мероприятий Стратегии развития образования в Республики Татарстан на 2010-2015 годы, с целью развития республиканской сиистемы оценки качества, в школе проводилась стартовая диагностика предметной обученности в 5-ом классе по русскому языку.
-
Математикадан олимпиада 29.09.2015

Уку елы башлануга 1 ай вакыт узып китте.
Бүген мәктәптә математикадан олимпиадаларның мәктәп туры узды. Укучылар бу фән буенча үз белемнәрен сынап карадылар. Муниципаль турга бару өчен зур җаваплылык соралганын тоеп, эш иттеләр. Мәктәп турында җиңүчеләргә район олимпиадасында зур уңышлар телибез!
-
28.09.2015

Бүген 9 нчы класс укучылары татар теленнән Бердәм Дәүләт тесты биремнәрен эшләп карадылар, белем һәм күнекмәләрен сынадылар.
-
26.09.2015

Бүген мәктәбебез, Иске Кырлай авыл җирлеге составында, Казан шәһәрендә үздырылган ярминкәдә катнашты. Ярминкәдә мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, суган, чөгендер, кабак, кабачки, кәбестә, бәрәңге, помидор, патиссон, төрле кайнатмалар һәм салатлар тәкъдим ителде. Ярминкәдән күтәренке кәеф белән кайттык. Сатып алучылар да канәгать калганнардыр дип уйлыйм.
-
Көзге табигатькә экскурсия 25.09.2015

Быел сентябрь ае үзенең кояшлы, җылы көннәре белән безне озак сөендерде. Көннәр җәй айларындагы кебек җылы, якты. Шундый матур көннәрнең берсендә без авылыбыз янәшәсендә урнашкан алма бакчасына экскурсиягә чыктык. Анда көзге табигать гүзәллеге белән хозурландык, кызыклы уеннар уйнадык. Ә иң күңеллесе һәм иң тәмлесе, истә калганы яңа тоткан балыклардан пешкән уха белән сыйлану булды. Табигать кочагында рәхәтләнеп ял итеп, җәй белән саубуллашып кайттык.
-
Көзге кросс 23.09.2015

Мәгариф учреждениеләренең профсоюз оешмалары арасында уздырылган Көзге кросс ярышында бүген мәктәбездән директорыбыз Гилязиев Хәйсәр Равилович җитәкчелегендә бер төркем укытучылар бик теләп катнаштылар.
-
22.09.2015
Уважаемые родители, учащиеся 5-х классов!
В соответствии с приказом МО и Н РТ № 9257/15 от 09.09. 2015 года в школах Республики Татарстан 30 сентября (русский язык) и 2 октября ( математика) проводится стартовая диагностика предметной обученности 5- х классов при переходе из начальной школы в основную школу. Всем учащимся 5 класса необходимо принять участие в диагностике.
-
"Ышанырга вакыт" ("Время доверять") 21.09.2015

Бөтендөнья Балалар Ышаныч телефонының 5 еллыгы уңаеннан, 1-9 класс укучылары "Ышанырга вакыт" (Время доверять") акциясендә катнаштылар. Әлеге акция кысаларында укучылар Ышаныч телефоны турында тулы мәгълүмат алдылар, презентация аша алган белемнәрен ныгыттылар. Ахырдан һәр катнашучы тест сорауларына җавап биреп, Ышаныч телефонының укучылар өчен килеп туган проблемаларны хәл итәргә уңайлы һәм чынлап та ышанычлы булуын күрсәттеләр.
-
Гариф Ахуновның тууына 90 ел 18.09.2015

Прозаик, драматург, публицист һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Гариф Ахуновның тууына бүген 18 сентябрьдә 90 ел була. Аның якты истәлегенә багышлап, мәктәбебездә “Якташыбыз- горурлыгыбыз” исеме астында кичә үткәрелде . "Гариф Ахуновның татар әдәбиятына керткән хезмәтләре санап бетергесез зур. Ул- искиткеч тәрҗемәче. Ул - ялкынлы публицист. Ул-драматург. Ул- хикәяче. Ул – очеркист,”- дип язган олуг язучыбыз Аяз Гыйлҗиев. Укучылар әлеге кичәдә Г. Ахуновның иҗатын һәм үзен зурлап искә алдылар. Тәрҗемәче, публицист, драматург, хикәяче, очеркист булуын тагын бер кат билгеләп, якташ язучыбыз белән горурландылар.


















