МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
15.10.2015
Мәктәбебезнең Чаңгычылар түгәрәгенә йөрүче укучылар чаңгы-роллерларда узышу ярышына әзерләнү максатыннан Арча шәһәре стадионына тренировкага йөриләр. Алар анда 15 км ара узып шөгыльләнәләр. Яшь спортчыларга ярышларда җиңүләр телибез.
-
Көзге кросста без беренче 12.10.2015

Арча районы төп гомуми белем мәктәпләре арасында җиңел атлетика буенча уздырылган Көзге кросста безнең мәктәп командасы 1 урынга лаек булды. Спортчыларны җиңүләре белән котлыйбыз!
-
09.10.2015
Бүген, 9 октябрь көнне, Арча районы югары класс укучылары Дума советының чираттагы утырышы оештырылды. Безнең мәктәптән Дума утырышында депутат буларак 8 нче класс укучысы Фазлиева Илүзә катнашты. Әлеге утырышта укучылар агымдагы елга бурычлар билгеләделәр, үзара эшләр бүлештеләр.
-
08.10.2015

Республика күләмендә оештырылган "Китапка икенче гомер бүләк итик" акциясе дәвам итә. Әлеге акция кысаларында безнең мәктәп укучылары да китапларга икенче гомер бүләк итәләр. 8 класс укучысы Абдуллаҗанов Салават мәктәп китапханәсенә ун рус һәм татар телендә матур әдәбият китаплары бүләк итте. Акциядә иң актив катнашучылар булып 8 класс укучылар тора. Әгәр өегездә яхшы хәлдә сакланган китаплар булса, аларны мәктәп китапханәсенә тапшырырга мөмкин һәм аларны башкалар да укый алачак.
-
07.10.2015

Көзге эшләр төгәлләнеп килә. Бүген укытучылар һәм укучылар көче белән җәй буе мәктәп бакчасында үстерелгән кишер, чөгендер, кәбестә уңышы җыеп алынды. Көзге уңыш барыбызны да бик сөендерде, чөнки алар ел буена үзебезгә җитәрлек.
-
Урок ОБЖ 06.10.2015

6 октября 2015 года в рамках Всероссийского открытого урока по "Основам безопасности жизнедеятельности" в школе провели ряд мероприятий по пропаганде культуры безопасности среди подрастающего поколения.
С учащимися 5-9 классов провели практические занятия по поведению в чрезвычайных ситуациях, игра- викторина " ПДД- это правила дорожного движения", и беседа на тему "Как избежать беды"
В ходе мероприятий была доведена информация о необходимости формирования у учащихся навыков распознания и оценки опасных факторов среды обитания человека, нахождения способов защиты от них, безопасного поведения в чрезвычайных ситуациях.
Все участники Всероссийского открытого урока получилипамятки по правилам поведения различных чрезвычайных ситуациях.
-
Здоровая пробежка 05.10.2015

Бүген мәктәбебездән "Самостоятельные дети" проектында катнашучы STS отрядына йөрүче Фазлиева Илүзә, Хабиева Ландыш, Сайфуллина Дина район күләмендә үткәрелгән "Здоровая пробежка" акциясендә катнаштылар.
-
Котлыйбыз! 04.10.2015

Хөрмәтле укытучылар!
Сезнең барыгызныда укытучылар көне белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Авыр әммә җаваплы һәм мактаулы эшегездә зур уңышлар, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, иксез – чиксез сабырлык, гаилә бәхете телибез. һәр таңны сау – сәламәт каршылагыз, һәр яңа көн сезгә сөенеч, шатлык, бәхетләр генә алып килсен, замана авырлыклары, күңел төшенкелеге сезне читләтеп үтсен. Бәйрәм белән сезне!
Бәйрәмеңдә кабул итсәң иде
Чын йөрәктән чыккан сүзләрне.
Укытучым, син бит белем биреп
Ачтың безнең сукыр күзләрне.
Син лаеклы, газиз укытучым
Рәхмәтләрнең иң җылысына.
Син лаеклы, газиз укытучым
Хөрмәтләрнең иң олысына. -
Без Камал театрында 02.10.2015

Бүген, Укытучылар көне уңаеннан, без укытучылар коллективы белән Казан шәһәренә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт театрына "Зәңгәр шәл" премьерасына бардык. Әлеге спектакльгә хозурланып, зур тәэсирләр белән кайттык.
-
Бүген Өлкәннәр көне! 01.10.2015

1 октябрь -Өлкәннәр көне буларак билгеләп үтелә. Безнең мәктәптә эшләп лаеклы ялга чыккан барлык өлкән укытучыларны, техник хезмәткәрләрне әлеге бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, якын кешеләрегезнең мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телибез. Көннәрегез һәрчак кояшлы һәм аяз булсын.
Картаям дип, һич тә хафаланмагыз,
Өлкәннәрдә акыл-сабырлык,
Киңәш-ярдәм кирәк булган чакта,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык.


















