МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
1 октябрь - Өлкәннәр көне! 01.10.2018

Октябрь аенда Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Без дә үзебезнең мәктәбебездә эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларны һәм техник хезмәткәрләрне бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга озын гомер, тазалык - саулык, бәхетле тормыш телибез.
-
Көзге уңыш безне сөендерә. 27.09.2018

Мәктәп бакчасында көзге эшләр дәвам итә. Бүген без яшелчә уңышын җыюны дәвам итеп, чөгендерләрне җыеп алып кышка сакларга куйдык.
-
Мәдәни көндәлекләр тапшырдык. 20.09.2018

Бүген 1-4 класс укучылары белән авыл китапханәсенә кунакка бардык. Китапхнәче Хамзина Венера укучыларга мәдәни көндәлекләр тапшырды. Әлеге көндәлекләр белән барлык мәдәни урыннарга барырга мөмкин булуын аңлатты.
-
Көзге кросс 14.09.2018

Мәктәбебездә Көзге кросс ярышы үткәрелде. Әлеге ярыштан мәктәбебезнең бер укучысы да читтә калмады. Иң җитез йөгерүчеләр районда үтәчәк ярышка барачаклар.
-
Бакчада көзге эшләр 13.09.2018

Бүген мәктәп яны тәҗрибә участогында эшләр гөрләде. Җәй буе тырышып үстергән бәрәңге уңышын укучылар һәм укытучылар белән бергәләшеп җыеп алдык. Икенче икмәк уңышы барыбызны да бик сөендерде. Алга таба да уңыш җыю эшләре дәвам итәр.
-
Көзге экскурсия 13.09.2018

Бүген 1-4 класс укучылары авылыбыз янында гына урнашкан алма бакчасына көзге экскурсиягә чыктылар. Укучылар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар, бакчада үскән алмалардан авыз иттеләр. Экскурсия бик күңелле һәм истә калырлык булды.
-
Л.Н.Толстой - человек, любящий детей 10.09.2018

В рамках года Толстого 10 сентября в школе прошел Единый классный час на тему «Человек, любящий детей», посвященный жизни и творчеству Льва Николаевича Толстого. Дети вспомнили великие произведения писателя, просмотрели презентацию о его жизни и творчестве . Учащимся была представлена выставка из книг любимого писателя. С этим замечательным человеком мы встречаемся в раннем детстве, а постигаем и заново открываем его для себя всю последующую жизнь.
-
Әти-әниләр җыелышы 07.09.2018

-
Тынычлык дәресе 03.09.2018

Мәктәбебездә "Без тынычлык яклы" темасына беренче тәрбия сәгатьләре үткәрелде. Беслан трагедиясенә быел 14 ел. Андый вакыйга кабат кабатланмасын иде, илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын иде.
-
1 сентябрь - Белем бәйрәме 01.09.2018

Буген барлык мәктәпләрдә дә Беренче кыңгырау бәйрәме билгеләп үтелә. Без дә җәйге каникуллардан соң шатланышып мәктәпкә җыелдык. Яңа уку елы барыбызга да шатлык- сөенечләр, "4" ле һәм "5"ле билгеләре генә алып килсен.


















