МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 101 ) 102 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
13.03.2019

Бүген мәктәбебездә әниләргә, кызларга карата хөрмәт, ярату, гаиләдәге туганлык, кайгыртучанлык хисләрен ныгыту максатыннан 5-9 класс укучылары катнашында "Ягез әле, кызлар һәм егетләр" бәйрәме булып узды. Укучылар бәйрәмдә бик актив катнаштылар.
-
"Әнием- күз нурым" 06.03.2019

Бүген язның беренче бәйрәме - 8 Март бәйрәме уңаеннан 1-4 класс укучыларының әниләре кунакка килделәр. Укучылар әниләренә багышлап матур шигырьләр сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә балалар әниләре белән күңелле уеннар уйнадылар. Соныннан иң бердәм командаларга грамоталар тапшырылды.
-
1 Марта - Всемирный день Гражданской обороны 01.03.2019

-
"Урок цифра" 27.02.2019

В соответствии с письмом Министерства просвещения Российской Федерации № МР-88/06 от 11.02.2019 в школе сегодня учащимися 5-9 классов был проведён «Урок цифры». Урок направлен на развитие ключевых компетенций цифровой экономики у школьников, а также на их профориентацию для осуществления дальнейшей деятельности в сфере информационных технологий. Каждый ученик получил сертификат участника
-
Профсоюз җыелышы 25.02.2019

Бүген Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасы җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. 2017-2019 елларга төзелгән коллектив договорның 2018 нче елда үтәлеше.
2. 2019 нчы елга коллектив договорда үзгәрешләр һәм өстәмәләр.
-
"Туган телем- иркә гөлем" 21.02.2019

21 нче февраль - Туган тел көне. Шул уңайдан мәктәбебездә "Туган телем - иркә гөлем" исемле класстан тыш чара үткәрелде. Чараның максаты туган телгә - ана телебезгә мәхәббәт тәрбияләү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү. Милли киемнәр кигән укучылар чарада бик актив катнаштылар.
Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Р.Вәлиев.
-
20.02.2019
Мәктәбебездә "Китап бүләк ит" исеме астында Россия күләмендә уздырылучы акция үтте. Укучылар үзләренең яраткан китапларын бер-берләренә бүләк иттеләр, бергәләп китап укыдылар. Бу акция бүгенге көндә бик актуаль һәм кирәкле булды. Шундый чаралар алга таба да булсын иде.
-
19.02.2019

Бүген башлангыч профсоюз оешмалары арасында чаңгы ярышы үткәрелде. Безнең мәктәп командасы да әлеге ярышта катнаштылар. Шәхси беренчелектә 40 яшьтән узган ир-атлар арасында Ситдиков А.Г. 3 нче урын яулады. Катнаш эстафетада командабыз 1 урын алдылар. Чаңгычыларны котлыйбыз!
-
18.02.2019

Бүген химия фәненнән Төп Дәүләт имтиханы уздырылды.
-
"Бар җырымны илгә багышладым" 15.02.2019

Бүген мәктәбебездә татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 113 ел булуны билгеләп үттек. "Бар җырымны илгә багышладым...." исемле әдәби-музыкаль кичәдә укучылар патриотик шагыйрьнең тормыш юлын искә төшерделәр. Балалар өчен язылган кызыклы һәм шул ук вакытта дәһшәтле сугышта җиңүгә рухландырган шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Бу чара укучыларда шагыйрь иҗатына карата кызыксыну, ихтирам һәм соклану хисләрен арттырды.


















