МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
14.01.2019

Бүген барлык мәктәпләрнең ЮИД отрядлары әлеге отрядларның эшчәнлеген чагылдыручы конкурста көч сынашу өчен җыелдылар. Безнең мәктәпнең дә "Дуслык юлы" отряды әлеге конкурста чыгыш ясадылар, юл билгеләренең һәм юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен күрсәттеләр.
-
09.01.2019

Вот и закончились зимние каникулы и началась новая четверть. Третья четверть самая длинная, теперь каждый может проявить себя во всех своих начинаниях, которых не получилось раскрыть во второй четверти, которая пролетела так незаметно. В учебе, общественной жизни, в спорте, и во внеклассной деятельности все смогут показать свои способности
-
08.01.2019

Мәктәбебез укучылары чаңгы спорты белән кызыксынып шөгыльләнәләр. Бүген дә укучыларыбыз кичке тренировкага җыелдылар.
-
05.01.2019

Бүген Арча стадионында район беренчелегенә чаңгы ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәптән физик культура укытучысы Ситдиков Айрат Габделнурович җитәкчелегендә кызлар һәм егетләр командасы катнашты. Ярышта кызлар командасы беренчелекне алды. Аларны шушы җиңүләре белән котлыйбыз. Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
С Новым годом! 31.12.2018

С Новым годом поздравляем
И желаем вам добра,
Много счастья, и удачи,
И душевного тепла!Пусть Новый Год звездой счастливой
Войдет в семейный Ваш уют,
Со старым годом торопливо
Пускай невзгоды все уйдут!
-
Шахмат-шашка ярышы 29.12.2018

Бүген мәктәбебездә шахмат һәм шашка буенча зона ярышлары үткәрелде. Ярышта 4 нче һәм 8 нче номерлы Арча балалар бакчалары, 6 нчы Арча урта мәктәбе, Казанбаш, Сеҗе, Разъезд - Корса, Шушмабаш мәктәпләре катнашты.
-
Педсовет 28.12.2018

Бүген укытучылар киңәшмәсе үткәрелде.Киңәшмәнең көн тәртибе:
1. 2 нче чирек нәтиҗәләре, 3 нче чиреккә бурычлар.
2. Төп дәүләт имтиханнарына әзерлекнең торышы. Пробный ОГЭ нәтиҗәләре.
3.Доклад: "Талантлар университеты белән берлектә проект эшчәнлеге" - Ахметшина Г.Х.
-
Хакимият елкасы 26.12.2018

Бүген Арча мәдәният йортында Хакимият башлыгы чыршы бәйрәме үткәрелде. Укучыларны аниматорлар каршы алдылар. Чыршы тирәсендә аниматорлар күңелле уеннар оештырдылар, флешмоб биеделәр. Бәйрәм сәхнәдә әкият карау белән дәвам итте. Укучыларга чыршы бәйрәме бик ошады.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 25.12.2018

5- 9 класс укучылары белән "Хуш киләсең, Яңа ел!" - бал-маскарады үткәрелде. Һәр класс бәйрәмгә бик тырышып әзерләнделәр, күңелле биюләр, кызыклы скетчлар күрсәттеләр. Кыш бабай белән Кар кызы да укучыларны бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле булды һәм һәркемгә дә ошады.
-
"Кыш бабай дусларын җыя" 24.12.2018

Бүген 1-4 класс укучылары өчен "Кыш бабай дусларын җыя"- Яңа ел тамашасы үткәрелде. Бәйрәмгә кунакка Буратино, Мальвина, песи Базилио, төлке Алиса, куяннар, бүреләр, кар бөртекләре килделәр. Укучылар әниләргә әкият- тамаша күрсәттеләр, җырлар- шигырьләр башкардылар, уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы балаларга бүләкләр өләштеләр, яңа ел бәйрәме белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле узды.


















