МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Әфганстан - йөрәк ярасы" 15.02.2019

2019 нчы елның 15 феврале, соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга -30 ел булды. Шул уңайдан мәктәбебездә “Әфганстан – йөрәк ярасы” исемле кичә үткәрелде. Кичәгә Иске Кырлай авыл җирлегендә яшәүче Әфган сугышында катнашучы якташларыбыз Сабиров Данаиль абый һәм Хөрмәтов Әнәс абыйлар килделәр. Алар сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар, фотоларын күрсәттеләр. Әфганстанның комлы чүлләре, шәрә таш кыялары, һә яшеллектән ут сибәргә торган дошман - болар берсе дә тиз генә онытылмас. Әле тормышның ямен, тәмен дә белмәгән меңнәрчә егет Әфган җирендә батырларча Һәлак булды.Без аларны мәңге онытырга тиеш түгел!
Мәңгелек дан аларга!
Мәңгелек дан!!!
-
Гасырга тиң гомер юлы... 14.02.2019

Бүген 1-4 класс укучылары белән Иске Кырлай авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Камалов Әнвәр Галәветдин улына багышланган "Гасырга тиң гомер юлы" исемле тәрбия чарасы үткәрелде. Әлеге чарада ветеранның тормыш юлы, аның сугышта күрсәткән батырлыклары, шул чорда яшәгән кешеләрнең тормыш авырлыклары турында сөйләнде.
-
13.02.2019

Мәктәбебездә 1-7класслар арасында "Ватан сакчылары көне"нә багышланган рәсем конкурсы уткәрелде. Иң матур рәсем райондашыбызга, бүгенгесе көндә армия сафларында хезмәт итүче солдатка җибәреләчәк.
-
Чарлз Дарвинның тууына 220 ел 12.02.2019

12 февраль - бөек инглиз галиме Чарлз Дарвинның тууына 220 ел. Чарлз Дарвин эволюциягә нигез салучы. Класстан тыш чарада 8 класс укучыларына аның тормыш юлы, дөнья тирәли беренче сәяхәте, биология фәне өлкәсендәге уңышлары,хезмәтләре турында искәртеп үтелде.
-
11.02.2019

Узган атнада үткәрелгән "Математика. Физика. Информатика" атналыгына бүген нәтиҗә ясалды. 1-4 класс укучылары арасында математик рәсемгә багышлап язылган шигырь конкурсында иң актив катнашкан укучылар бүләкләнделәр. Иң кызыклы һәм оста шигырь язучы укучылар: 1 класстан Ахметшин Фәнил, 3 класстан Ахметшин Рамил, Фазлыева Таңсылу, Зарипов Инсаф, Гарифуллина Илзидә, 4 класстан Ахметшин Дамир һәм Нурислам. Укучыларга дипломнар тапшырылды һәм баллы күчтәнәчләр белән сыйландылар.
-
ФИЗИК КВН 09.02.2019

Буген "Математика. Физика. Информатика атналыгы" кысаларында 7-9 класс укучылары арасында "Физик КВН" үткәрелде. КВНның максаты укучыларда физика фәненә карата кызыксыну уяту, командада эшләргә өйрәнү, үзара аралашу күнекмәләрен үстерү. Укучылар ел буе физика фәненнән алган белем һәм күнекмәләрен күрсәттеләр, аерым хәрефләр җыелмасыннан физик формулалар яздылар, команда белән уйлап дөрес нәтиҗәләр чыгардылар. КВНда укучылар бик теләп катнаштылар.
-
08.02.2019

8 нче февраль Россиядә фән коне буларак билгеле. Бу көн химия фәнендә Дмитрий Иванович Менделеевның туган көне буларак билгеләнеп үтелә. Быел күренекле химигыбызның тууына 185 ел. Менделеевның химия фәне өлкәсендә хезмәтләре санап бетергесез. Ләкин ул химия фәне белән генә чикләнмәгән, физика, метеорология, икътисад юнәлешләре буенча да хезмәтләре бик күп аның.Бөек галим уз алдына чын мәгънәсендә фәнни максатлар куйган һәм аларны тормышка ашыра барган. Бүгенге класстан тыш чарада Дмитрий Иванович Менделеевның тормыш юлы һәм химия өлкәсендә булган зур казанышлары тагын бер кат искәртелеп үтелде.
-
Тәмлетамаклар утырышы 08.02.2019

Бүген мәктәбебездә атналыкның чираттагы көне 7 ,8 һәм 9 класс укучылары арасында “Тәмлетамаклар утырышы” исемле математик бәйге белән узды. Ике команда математик кафеда очрашты. Әлеге чараның максаты: укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыру; уйлаган фикерне дөрес итеп әйтеп бирү сәләтен үстерү; математика фәненә иҗади кызыксыну уяту; кызыксынучанлык, эзләнүчәнлек, тырышлык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Укучылар төрле – төрле сорауларга җаваплар таптылар, мәсьәләләр чиштеләр. Уен-көлкегә дә урын табылды. Бәйге ничья исәбе белән төгәлләнде.
-
07.02.2019

Укытучы – педагогларның ” Кеше тәрбияләү” дип аталган профессиональярышлары дәвам итә. 7 нче февраль көнне Лесхоз мәктәбендә зона этабы үтте. Конкурсант сыйныф җитәкчеләре үзләренең эш юнәлешләре белән таныштырдылар, ачык тәрбия сәгатьләре күрсәттеләр, тәҗрибә уртаклаштылар. Безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисмәтуллина Венера Бариевна катнашып, уңышлы чыгыш ясады.
-
06.02.2019

Бүген 7-8 нче классларда уздырылган тәрбия сәгатенең темасы "Батырларны барлар вакыт!" дип аталды. Укучыларга батырлык турында аңлату, батырларга карата ихтирам хисе тәрбияләү, батыр, көчле кеше булу теләге уяту - тәрбия чарасының төп максатларының берничәсе. Батырларның кылган каһарманлыклары, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге дә күңелләрдә мәңге җуелмас.


















