МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
21.12.2018

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре тулы көчкә бара. Ел саен "Яңа ел килә безгә" - исеме астында газеталар конкурсы уздырыла. Быел да һәр класс берсеннән-берсе матур газеталар тәкъдим итте.
-
19.12.2018

Бу атнада мәктәп янын кар сыннары белән бизәдек. Укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән берсеннән берсе матур сыннар ясалды. Молодцы!!!
Ява карлар, яңа карлар -
Кышның ак гөлләре.
Якты булсын, ап-ак булсын
Илемнең көннәре.
Ишетелеп торсын җирдә
Балалар көлгәне.
-
"Ел укытучысы" 17.12.2018

Бүген Казанбаш мәктәбендә уздырылган "Ел укытучысы" - конкурсының зона этабында безнең мәктәбебездән тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Хәбибуллина Гөлназ Галимҗан кызы катнашты. Ул 5 сыйныфларда тарих фәненнән ачык дәрес күрсәтте һәм "Йолдызлы сәгать" уенын уткәрде. Укытучыбыз бик яхшы чыгыш ясады, аңа алдагы эшендә һәм тормышында уңышлар теләп калабыз.
-
13.12.2018

Министерство Образования и Науки Республики Татарстан в целях развития системы школьного образования по предмету "Иностранный язык", Высшая школа иностранных языков и перевода федерального государственного автономного образовательного учреждения высшего образования "Казанский (Приволжский) федеральный университет" провел опрос обучающихся 8-11 классов образовательных организаций РТ. Наши ученики 8-9 классов анонимно ответили на все вопросы анкеты.
-
Куркынычсыз Интернет челтәр Бердәм дәресе 2018 12.12.2018

РФ нең барлык мәктәпләрендә "Интернет челтәрендә ресурсларны кулланганда балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча актуаль тыңлаулар" темасына парламент тыңлаулары киңәшмәсе карарын үтәү һәм 2018-2020 елларда мәгълүмати куркынычсызлык Концепциясен реализацияләү буенча чаралар Планын тормышка ашыру йөзеннән куркынычсызлык Бердәм дәресләре уздырыла. Бу, бишенче юбилей дәрес, педагоглар һәм әти-әниләр аудиторияләре өчен параллель чаралар белән уза.
Безнең мәктәптә Интернет челтәрдә куркынычсызлык дәресен информатика укытучысы Бәдретдинова Ф.З. 6 класс укучылары белән уздырды. Әлеге дәрестә укучылар үзләре өчен яңалыклар ачтылар, күп кенә сорауларга җавап таптылар.
-
Тиздән Яңа ел җитә.... 10.12.2018

Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре башланды. 1-9 класс укучылары уз кабинетларын, Яңа ел рухы сизелсен өчен, матур итеп бизи башладылар. Иң беренчеләрдән булып үз кабинетларын 7 класс укучылары бизәделәр.
-
07.12.2018

Бүген "Инвалидлар декадасы" планы нигезендә 6-9 класс укучылары Татартанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Фанис Гатаулла Яруллинның тормыш юлы белән тагын бер кат таныштылар. Язучы армия сафларында хезмәт иткән вакытта, спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып имгәнә. Озак еллар урын өстендә ятуына карамастан, Ф. Яруллин өметсезлеккә бирелми, бөтен тырышлыгын белемен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә. Ф.Яруллинның бөтен иҗат гомерен еллар буена сузылган тоташ батырлык, фидакарьлек үрнәге дип атарга була.
-
06.12.2018

6 класс укучылары белән инглиз теле дәресендә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган темага дәрес үткәрелде. Укучылар әлеге темага карата рәсемнәр дә ясап килделәр. Дәрестә төрле уеннар, конкурслар үткәрелде, сораулар бирелде. Максаты: укучыларның юлйөрүагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, инглиз .теле буенча сөйләм телен баету
-
05.12.2018

2 класс укучылары "Кызыл китап нәрсә ул?" дигән темага эшләнмәләр ясап алып килделәр. Ә Кызыл китап - аерым саклауга мохтаҗ хайван, үсемлек, гөмбә төрләре кергән белешмәлек ул. Нәтиҗә ясап шуны әйтәсебез килә: Кызыл китап Кеше, кешелек намусының чагылышы булып тора. Һәр халык, һәр милләт табигать хәзинәләрен саклау өчен җаваплы.
-
04.12.2018

Инвалидлар декадасы уңаеннан укучыларыбыз мәктәбебездә "Без төрле, әммә без бергә" темасына рәсемнәр ясап алып килделәр.


















