МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
03.12.2018

1- 4 класс укучылары дәрестән тыш эшчәнлектә бик теләп шөгыльләнәләр. "Башлангыч техник иҗат" (ННТ- җитәкчесе Исмагилов Надир Данир улы) түгәрәгендә бүлмә планеры (FIN) ясадылар һәм аны очыртып карадылар.
-
30.11.2018

1- 10 нчы декабрь - "Инвалидлар декадасы" дип игълан ителде. Әлеге декада уңаеннан мәктәбебездә план буенча төрле чаралар үздыру билгеләнде. Бүген 1- 9 класс укучылары өчен "Мәрхәмәтле булыйк" дигән темага тәрбия сәгатьләре үткәрелде.
-
28.11.2018

8 класс укучысы Хасанова Зәлинә һәм 9 класс укучысы Хәкимова Гөлинә биология фәненнән призер булдылар. Кызларны уңышлары белән котлыйбыз. Молодцы!!!
-
Әниләр бәйрәме! 27.11.2018

Бүген мәктәбебездә Әниләр бәйрәме үткәрелде. 1-4 класс укучылары әниләре мәктәпкә кунакка килделәр. Укучылар әниләргә багышап шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар, әниләр белән балалар командаларга бүленеп уеннар уйнадылар. Ахырдан үз куллары белән ясаган бүләкләрен бүләк иттеләр. Кичә бик күңелле узды.
-
"Әнием- бердәнберем" 26.11.2018

Әниләр бәйрәме уңаеннан мәктәптә "Әнием- бердәнберем" темасына рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Укучылар әниләрен бик матур итеп ясап килделәр. Укучыларыбыз күбесе актив катнаштылар. 1 урынга 2 класс укучысы Файзрахманов Азат лаек булды. Котлыйбыз!!!!
-
21.11.2018

Озакламый әниләр бәйрәме җитә. Мәктәбебездә әлеге бәйрәмгә әзерлек эшләре башланды. 1-4 класс укучылары белән әниләргә бүләкләр ясыйбыз.
-
20.11.2018

Балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан мәктәбебездә һәркөн иртәнге зарядка ясыйбыз. Укучылар физик күгенүләр белән кәефләрен күтәрәләр, көндәлек уку процессына җиңелрәк күчәләр.
-
Әти-әниләр җыелышы 16.11.2018

Бүген мәктбебездә әти-әниләр өчен җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. "Барыбыз да референдумга!" - Иске Кырлай җирлеге рәисе урынбасары Низамиев Ф.Н чыгышы
2. 1 чирек нәтиҗәләре, 2 чиреккә бурыч һәм максатлар - Шәрәфиева Г.З. чыгышы
3. "Исерткеч эчемлекләр зыяны" - Әхмәтҗанова Г.Х. чыгышы.
4. Класс җитәкчеләре чыгышы
-
14.11.2018

12 ноябрьдән олимпиадаларның район туры башланды. Укучыларыбызга уңышлар телибез. Ә без,укытучылар, үз чиратыбызда,укучыларны һәр көн дәресләргә кадәр олимпиадаларга әзерләүне дәвам итәбез.
-
08.11.2018

Районкүләмендә уздырылучы "Шәҗәрәләр конкурсы"нда безнең мәктәп буенча 9 нчы класс укучыларының эшләре сайлап алынды.


















