МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422021, РТ, Арский район, с. Старый Кырлай, ул. Молодёжная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-665-76-21 |
| E-Mail: | Sskrl.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ"Старокырлайская ООШ" |
| Руководитель: | Гилязиев Хайсар Равилович |
| Год основания учреждения: | 1974 |
| У нас учатся: | 35 учащихся |
| У нас учат: | 11 учителей |
МБОУ «Старокырлайская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/МБГБУ "Иске Кырлай төп гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
"Кызыклы математик кичә" 06.02.2019

Математика, физика, информатика атналыгы кысаларында бүген чираттагы чара узды. Анда 5-6 класслар арасында бәйге оештырылды. "Тапкырлар" һәм "Зирәкләр" командасы күп кенә интеллектуаль сорауларга җаваплар эзләделәр, математик мәсьәләләр чиштеләр, төрле сынаулар аша уздылар. Ләкин бер команда да бирешергә теләмәде: уен тигез исәп белән тәмамланды. Уеннан укучылар канәгать калдылар.
-
Юбилярны котлыйбыз!!! 05.02.2019

Балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләүче Аскарова Фурия Габдрахман кызын Иске Кырлай төп гомумбелем бирү мәктәбе, Әзәк башлангыч мәктәбе, Иске Кырлай балалар бакчасы коллективы туган көне - 55 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбилярга изге теләкләр җиткерелде, грамоталар тапшырылды. Фурия Габдрахман кызына киләчәктә сәламәтлек, эшендә зур уңышлар телибез!
-
Математика, физика, информатика атналыгы 04.02.2019

Бугеннән мәктәбебездә математика, физика һәм информатика фәннәре атналыгы башланды. Атналыкның эш планы төзелде. Һәр көнне әлеге фәннәр буенча чаралар үткәреләчәк. Укучылар атналыкта актив катнашырлар дип көтеп калабыз.
-
Фәнил Гәрәфиев истәлегенә чаңгы ярышы 02.02.2019

Бүген мәктәбебездә Фәнил Гәрәфиев истәлегенә 8 нче тапкыр традицион чаңгы ярышлары уздырылды. Ярышларда барлыгы 15 мәктәптән 134 чаңгычы катнашты. Укучылар 4 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар. Төп гомумбелем бирү мәктәпләре арасында 1 нче урынны безнең мәктәп чаңгычылары яулады. 2 нче урында -Урта Курса мәктәбе, 3 нче урында- Хәсәншәех мәктәбе. Урта мәктәпләр арасында 1 нче урында Ашытбаш мәктәбе, 2 нче һәм 3 урыннарны Арчаның 6 номерлы мәктәбе һәм Курса Почмак мәктәпләре бүлештеләр. Җиңгән командаларга дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.
-
30.01.2019

Бүген Ташкичү мәктәбендә «2018 нче ел - Ш.Мәрҗани елы»н йомгаклауга багышланган «Милләте өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт» исемендәге районара фәнни-гамәли укулары оештырылды. Казан шәһәреннән бик кунаклар, галимнәр кайткан иде. Безнең мәктәптән 9 нчы класс укучысы Шакирова Алинә ( җитәкчесе Хисмәтуллина В. Б.) Мәрҗани укуларында катнашып, лауреат дипломы белән бүләкләнде.
-
29.01.2019

Бүген 6 класс укучыларына "Ленинградский метроном" класстан тыш мероприятиесе үткәрелде. Укучылар үзләре әзерләгән чыгышларны сөйләделәр. Блокада шартлары, кешеләрнең тормышы белән таныштылар. 75 ел үтсә дә, әлеге 900 көнне онытырга хакыбыз юк.
-
26.01.2019

Бүген Ленинград блокадасы өзелүгә 75 ел тулу уңаеннан "Ленинград блокадасы балалары" темасына класстан тыш чара үткәрелде. Укучыларга блокада балаларының тормыш шартлары,уку, яшәешләре турыда сөйләнде. Тыныч көннәрнең кадерен белергә, имин тормышны сакларга иде.
-
23.01.2019

Кошлар җир йөзендә иң күп таралган терлек ияләре. Аларның төрләре бик күп. Канатлы дусларыбызны Җир шарының төрле почмакларында очратырга була. Кошларга кыш көне азык табу кыенлаша, алар кеше яши торган урыннарга килә. Салкын кыш айларында мәктәбебез укучылары мәктәп биләмәсендә, үзләре яши торган йорт янына җимлекләр ясап куялар. Кыш көне кошларны онытмыйк - җимлекләр куйыйк!
-
Әти-әниләр җыелышы 18.01.2019

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышның көн тәртибе:
1. 2 чирек нәтиҗәләре, 3 чиреккә бурычлар - (Шарафиева Г.З.)
2. Мәктәп белән әти-әниләр бердәмлеге- доклад. (Хисматуллина В.Б.)
3. Класс җитәкчеләре чыгышлары.
4. Арча гуманитар техник техникумы вәкиле белән очрашу.
-
16.01.2019
Районда кар сыннары ясау буенча "Феерия снега" дигән конкурс булып узды. Конкурсның нәтиҗәләре буенча безнең мәктәп Арча муниципаль башлыгының дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!


















