Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 315 ( 316 ) 317 318 319 320 >>
-
Яңа 2015 ел белән! 31.12.2014

Хөрмәтле укытучылар коллективы, әти-әниләр, укучылар!!!
Сезне барыгызны да Яңа 2015 нче ел белән котлыйбыз. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, озын гомерләр, тыныч, имин көннәр, чиксез шатлыклар телибез. Бәйрәмнәр мөбарәк,ризык тулы өстәлләр түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын.Күңелегездәге мәрхәмәтлелек нуры җаныгызны тагын да ягымлы, матур итсен, ялкынландырып бизәсен! Бусагаларыгыздан караңгылык, салкынлык, хәвеф-хәтәр атлап кермәсен, бәла-каза йөрмәсен, гаилә бәхетегез сүнмичә балкып торсын! Яңа 2015 ел белән Сезне!!!
-
Саф һава - тәнгә дәва. 30.12.2014

Саф һава - тәнгә дәва. Халкыбызның мәкальләре кайда да урынлы. Укытучылар коллективы һәм укучылар шау-гөр килеп, хоккей мәйданчыгында тимераякта шудык. Яхшы итеп эшләнгән хоккей мәйданчыгында өр-яңа тимераякларда хәрәкәтләнү, шуу безнең барыбызга да ошады. Киләчәктә яңа көчләр белән барыбыз да тимераякта шуарбыз дип өметләнәбез. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл икәнен беребез дә онытмасак иде.
-
Әти-әниләр җыелышы.
29.12.2014
29 нчы декабрь көнне әти-әниләрне кабат мәктәпкә җыйдык. Әти-әниләр җыелышына укучылар көче белән бәйрәм концерты әзерләнде, котлау открыткалары өләшенде. Әти-әниләрне мәктәп директоры Сабирҗанова Н.Б. Яңа 2015 нче ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде, укучыларыбыз уңышлары белән таныштырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Ч.Х. әти-әниләрне 2 нче чирек йомгаклары белән таныштырды. Җыелышның калган өлеше классларда дәвам итте.
-
Новогодняя ёлка Главы
29.12.2014
29 декабря в ДК г.Арска прошла Новогодняя ёлка Главы Арского муниципального района. На ёлке участвовали ученики 8-10 классов: Шигапова Фируза, Шигапова Тансылу, Хусаинова Алина, Муртазина Гелюса. Муртазина Гелюса приняла участие в круглом столе с Главой Арского муниципального района. Ильшат Габдельфартович поздравил учащихся с наступающим Новым годом, подарил подарки. Ученикам праздник понравился и они благодарны Главе Арского муниципального района.
-
Ярминкә
27.12.2014
27 нчы декабрь көнне мәктәп коллективы районда уздырылган ярминкәдә катнашты. Ярминкәгә бал ризыклары, укучылар, әти әниләр көче белән әзерләнгән товарларны алып бардык. Сатучы кызларыбыз - Гыйбадуллина Г.М., Ахмадуллина Г.И., Шиһапова Л.М. эстетик зәвык белән өстәлләрне бизәделәр, сатып алучыларны якты йөз белән каршы алдылар. Ярминкәгә өлеш керткән укучыларга, әти -әниләргә, укытучыларга рәхмәтебезне җиткереп калабыз.
-
"Хуш киләсең, Яңа ел!" 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне 1-7 нче сыйныф укучылары өчен "Хуш киләсең, Яңа ел!" исемле тамаша оештырылды. Бәйрәмне Илүсә Гыйлемхановна җитәкчелегендә 7 нче сыйныф укучылары үткәрде. Барлык сыйныфлар да тырышып әзерләнделәр. Яңа елда укучыларыбызга исәнлек, тазалык, бәхет, шатлык, яхшы билгеләренә генә укуларын теләп калабыз.
-
Балмаскарад. 26.12.2014

26 нчы декабрь көнне 8-11 нче сыйныф укучылары өчен Балмаскарад оештырылды. Бәйрәмне класс җитәкчеләре Гыйбадуллина Г.М. белән берлектә 10 нчы сыйныф укучылары әзерләде. Барлык укучылар да бәйрәмдә актив катнаштылар, күңелле ял иттеләр. Бәйрәм тамашасын дискотека алыштырды.
-
Чисталык сәгатьләре. 25.12.2014

25 нче декабрь мәктәптә "Чисталык сәгатьләре" үткәрелде. Класс җитәкчеләре укучылар белән әңгәмәләр үткәрделәр, презентацияләр карадылар, тестлар эшләделәр, статистика мәгълүматлары белән таныштылар. Башлангыч сыйныф укучылары бик тырышып рәсемнәр иҗат иттеләр.
-
Совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә - 35 ел! 25.12.2014

Быел совет гаскәрләренең Әфганстанга керүенә - 35 ел. Шул уңайдан, мәктәп музеендагы "Әфганстанда хезмәт итүчеләр" почмагы өстәмә мәгълүматлар белән тулыландырылды. Укучыларыбыз мәктәп музеенда экскурсиядә булдылар, истәлекләр белән таныштылар.
-
Рус теленнән олимпиада.
23.12.2014
Мәктәбебез укучылары рус теле фәненнән олимпиадада катнаштылар. 10 сыйныф укучысы Мортазина Гөлүсә җиңүче булды. Укытучысы - Сөләйманова Г.И. Гөлүсәне зур җиңүе белән котлыйбыз.
















