Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 313 314 ( 315 ) 316 317 318 319 320 >>
-
Килдек, мәктәп, сине сагынып! 12.01.2015

Кышкы каникуллар тәмамланды. Укучылар, белем алуы дәвам итү өчен, яңадан мәктәпкә җыелдылар. Ялларның файдалы һәм мавыктыргыч үтүе, барлык балаларның исән-имин булуы - зур шатлык. Укытучыларга иҗади уңышлар юлдаш булсын, укучылар армый-талмый белем алсыннар, мәктәптәге көннәр барыбыз өчен дә файдалы булсын.
-
Сингапур структураларын куллану атналыгы 12.01.2015

Фонетика темасын кабатлау, белемнәрне системага салу максатыннан 5нче сыйныфта татар теленнән ачык дәрес булып узды. Укучыларның логик фикерләү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерү; төркемнәрдә эшләп, дустанә мөнәсәбәт булдыру, халык иҗаты әсәрләрен искә төшерү; бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү; укучыларда гражданлык хисләре, ветераннарга олы ихтирам, хөрмәт тәрбияләү; Бөек Ватан сугышында һәлак булган язучыларның иҗатына кызыксыну уяту максат итеп алынды. Татар теле укытучысы Шакирова Л.Х. сингапур методикасының микс-пэа-шэа, рэлли-робин, тайм-пэ-шэ, тэйк-оф-тач-даун, сималтиниус-релли-тейбл структураларын кулланып дәрес бирде. Сингапур структурасын кулланып үткәргән дәресләрне укучылар яраталар, дәрестә зур тырышлык һәм активлык күрсәттеләр. Дәрес уңышлы үтте.
-
Түгәрәкләр эшчәнлеге. 10.01.2015

Кышкы каникуллар укучылар өчен файдалы үтәргә тиеш. Моның өчен балаларга барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Каникул көннәрендә спорт түгәрәкләре эшләде. Укучыларыбыз спорт түгәрәкләрен бигрәк тә яраталар һәм теләп шөгыльләнәләр.
-
Чаңгы ярышы. 09.01.2015

9 нчы декабрь көнне бер төркем укучыларыбыз Арчада чаңгы ярышында катнаша. Чаңгычыларыбыз - Хөрмәтова Адилә, Шиһапова Таңсылу, Минһаҗев Денис, Фатыхов Фәнис, Фасхиева Рәмзилә, Галимбикова Айсылу һ..б. ярышларда актив катнашалар һәм югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Чаңгычыларыбызга уңышлар теләп калабыз. Кышкы саф һавада чаңгы шуу - тәнгә шифа, җанга дәва. Бу хакта укучыларыбыз яхшы белә һәм спорт белән даими шөгыльләнә.
-
Педагогик киңәшмә. 08.01.2015

8 нче гыйнвар көнне педагогик киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә бик күп көн тәртипләре каралды. Беренче көн тәртибендә класс җитәкчеләренең икенче чирек буенча йөреш һәм өлгереш нәтиҗәләре тыңланды. Икенче көн тәртибендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Шиһапова Ч.Х. "Яңа стандартлар" исемле эчтәлекле чыгышын тәкъдим итте. ФГОС максатлары, универсаль уку гамәлләренең юнәлешләре, төрләре белән танышу барыбыз өчен дә файдалы булды. Өченче көн тәртибендә Шиһапова Ч.Х. "ГТО нормативлары. Сәламәтлекне саклау технологияләре" исемле доклады белән чыгыш ясады. Сәламәтлек турындагы фән - валеология турында сөйләшүләр ешайды. Докладны тыңлаганнан соң, һәр педагог балаларда сәламәт яшәү рәвешен стимуллаштырырга тиеш дигән фикер белән килешми мөмкин түгел. Дүртенче көн тәртибендә ЕГЭ, арадаш аттестация, олимпиадалар турында мәктәбебез директоры Сабирҗанова Н.Б. үз фикерләрен җиткерде. Бишенче көн тәртибендә методик берләшмә җитәкчеләре 2 чиректә үткәрелгән язма эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар, үзләренең тәкъдимнәрен җиткерделәр.
-
Укучыларның өйләрендә булу. 07.01.2015

Укучыларның өйләренә бару - тәрбия дәрәҗәсен өйрәнүнең киң таралган формасы. Бу очракта укучыларның тормыш шартларын өйрәнү, ата-аналар һәм гаиләнең башка әгъзалары белән әңгәмә үткәрү, баланың характерын, аның әти-әнисенә һәм башкаларга мөнәсәбәтен ачыклау һ.б. максат итеп куела. Ата-аналар янына килгәнче, педагог шактый гына әзерлек алып бара: гаилә тәрбиясе мәсьәләләрен өйрәнә, укучының мәктәптә үз-үзен тотуы, җәмәгать эшләрендә катнашуы һәм өлгереше турында мәгълүматлар туплый. Сыйныф җитәкчесе мәктәптәге һәм гаиләдәге тәрбия чараларын тоташтырып торучы ролен үти. 8 нче сыйныф җитәкчесе Рахимова Ф.Д. кышкы каникулда укучыларының өйләрендә булды.
-
Яшь журналистлар очрашуы. 06.01.2015

Бүген Укучылар сараенда Журналистларга багышлау көне булды. Мәктәбебезнең яшь журналистлары - Мортазина Гөлүсә, Мәҗитова Энҗе, Гыймаева Илүзә зур активлык күрсәттеләр. Радио,"Тукай якташы" әдәби берләшмәсе һәм "Нур"балалар телестудиясенең яшь журналистлары 4 командага буленеп узара ярыш-уенда катнаштылар. Ахырдан бөтенесе бергә жыелып журналист антын бирделәр. Булачак журналистларга иҗади сәләтләрен үстерүдә уңышлар теләп калабыз.
-
Коллективта шатлыклы мизгелләр артканнан арта 05.01.2015

Хөрмәтле Рәмзия Рафисовна! Сезнең гаиләдә үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле. Сезнең шушы бәхетегезгә карап, без – Курса Почмак урта мәктәбе укытучылар коллективы да куанабыз. Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфыйкълы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.
Ата-ана өчен баланың кадере хакында әйтеп тору урынсыз дип уйлыйбыз. Чөнки бу хисләрне кеше сүзләре белән генә әйтеп булмый. Ул хис нәкъ шул сабый елмаюыннан башланган һәм гомерлеккә үзенә чорнап алган акыл белән генә аңлатып булмаслык хис. Сезгә шул хисне бөтен барлыгыгыз белән кичереп, шул туган нарасыегыз өчен җаваплылыкны истән чыгармыйча, берни белән дә алмаштырып булмаслык ата-ана назын кызганмыйча, гел куанышып яшәргә дигән теләктә калабыз.
Без, укытучылар коллективы, 5 нче гыйнвар көнне, олы шатлыклары белән уртаклашып, Әхмәтсафиннар гаиләсендә булу бәхетенә ирештек.
-
Участник II фестиваля национально-культурных традиций " Родная Омская земля" 04.01.2015

Ученица 3 класса Ахмадуллина Диана участвовала во II фестивале национально-культурных традиций " Родная Омская земля". Она получила 3 сертификата за следующие конкурсные работы: Татарский танец, Русский народный костюм, Марийский костюм. Наставник Ахмадуллина Гульназ Ильфатовна.
-
ЕГЭга хәзерлек 02.01.2015

Каникул көннәрендә 9-11 нче сыйныф укучылары белән имтиханнарга хәзерлек эшләре алып барыла. Укучыларыбыз рус теле укытучысы Рахимова Ф.Д. белән берлектә имтихан биремнәрен эшлиләр.
















