Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 321 ) 322 323 324 325 326 327 328 329 330 >>
-
6 ноябрь - Татарстан Республикасы Конституциясе көне. 06.11.2014

6 ноябрь – яңа тарихта чын мәгънәсендә дәүләтчелекне торгызуда әһәмиятле вакыйгага әверелгән иң истәлекле көннәрнең берсе. Егерме ел элек республика парламенты, татарстанлыларның – төрле милләт, сәяси караш һәм төрле дин вәкилләренең ихтыярына таянып, Татарстан Республикасының яңа Конституциясен кабул итте, күпмилләтле халкыбыз сайлап алган принципиаль сәяси юлны билгеләде. Төп Закон республикабызның сәяси, икътисадый һәм хокукый системалары нигезләрен ныгытты, социаль дәүләт кору, хокукның югары дәрәҗәсенә, суд хакимиятенең бәйсезлегенә ирешү һәм камил җирле үзидарә төзү юнәлешендә озак вакытка үсеш өстенлекләрен билгеләде, гражданнарның демократик ирекләрен һәм хокукларын югары хәзинә дип игълан итте.Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү көне 1992 елдан башлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм республика Төп Законының аерым әһәмиятен, дәүләтнең һәм җәмгыятьнең законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга омтылышын гәүдәләндерә.
-
Педагогик киңәшмә.
05.11.2014
5 нче ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә булып узды. Педагогик киңәшмәдә Арча муниципаль районы "Мәгариф идарәсе" җитәкчесе Низамов Р.С., информацион методик үзәк җитәкчесе Калимуллина З.Р. катнашты.Көн тәртипләрендә каралган 2014-2015 нче уку елының 1 нче чирек нәтиҗәләре буенча класс җитәкчеләре фикерләре, үзара дәресләргә йөрү буенча директор Сабирҗанова Н.Б.чыгышы, укыту-тәрбия эшләре директор урынбасары Чулпан Хайдаровнаның Иске Масра филиал мәктәбендәге укыту-тәрбия эшләрен тикшерү нәтиҗәләре , ЕГЭ га хәзерлек буенча һәр фән укытучыларының чыгышлары тыңланды, ягъни эшлекле сөйләшү булды.
-
4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. 03.11.2014

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне. Халыклар бердәмлеге көне тирән рухи мәгънәгә ия. Ул безне бердәм булырга, ата-бабаларыбызның каһарманлыгын хөрмәт итәргә өйрәтә. Бу көн - илебез тарихына хөрмәт белдерү һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам иттерүнең бер күркәм билгесе. Шул уңайдан мәктәбебездә истәлекле датага багышланган чаралар булып узды. Башлангыч класс укучылары арасында рәсем һәм җыр конкурслары үткәрелде. 5-7 нче класс җитәкчеләре әңгәмәләр, ә югары класс укучыларына Ахунов А.В. "Без - көчле, бердәм халык" исеме астында класс сәгате уздырды.
-
Казан шәһәренә сәяхәт. 01.11.2014

1 ноябрь көнне 10 нчы сыйныф укучылары класс җитәкчесе Гыйбадуллина Г. М һәм укытучы Ахунов А.В. белән К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт һәм академия театрына бардылар. Алар Ш. Фәрхетдинов һәм Р. Заһидуллинның "Мәхәббәт баскысы" комедиясен карадылар.
-
А он встаёт над волнами забвенья... М.Ю.Лермонтову - 200 лет. 01.11.2014

Была проведена литературно-музыкальная композиция, посвященная 200 летнему юбилею М.Ю.Лермонтова.
-
"Жизнь без наркотиков" Классный час "Я выбираю жизнь" 01.11.2014

-
"Наркотикларсыз тормыш" айлыгы. Класс сәгате. "Начар гадәтләргә - юк!" 31.10.2014

-
Сугыш чоры балаларының авыр язмышы. 31.10.2014

-
"Наркомания- үлем." " Сәламәтлек-тормыш нигезе" 30.10.2014

"Наркотикларсыз-тормыш" айлыгы кысаларында, укучыларның сәламәтлекләрен үстерү, начар гадәтләрне булдырмау максаты белән башлангыч сыйныф укучылары өчен " Наркомания-үлем" ," Сәламәтлек-тормыш нигезе" дигән класс сәгатьләре үткәрелде. Класс сәгатьләрен Шигапова. Л.М һәм Әхмәдуллина Г.И. үткәрде.
-
"Наркотикларсыз тормыш айлыгы" Түгәрәк өстәл - "Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел". 30.10.2014

















