Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 312 ( 313 ) 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
"Туган телем язмышы" 21.01.2015

"Туган телем язмышы" атналыгы мәктәбебездә дәвам итә. Бүген 5 нче сыйныф җитәкчесе Хаирова Гөлия Сәгыйдулла кызы үз тәрбияләнүчеләре белән сыйныф сәгате үткәрде. Сыйныф сәгатендә укучылар телебезне саклау мәсьәләсе турында сөйләштеләр, "Мәкальне дәвам ит", "Табышмакка кем тапкыр" кебек берничә этаптан торган уенда катнаштылар. Сыйныф сәгате балалар өчен файдалы һәм мавыктыргыч булды.
-
" Туган телем язмышы" 21.01.2015

" Туган телем язмышы" атналыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен " Бәхетле очрак" уены үткәрелде. Уен 5 геймнан торды.
1 гейм.”Тел чарлау”.
2 гейм.”Кисмәктәге хикмәтләр”.
3 гейм.”Кем?Нәрсә?”.
4 гейм.”Тиз, өлгер җавап бир!”
5 гейм. ”Ярый-ярамый!”,”Кирәк-кирәкми!”
Сөйләм телен, туган телне үзләштерүнең төп чарасы – сыйныфтан тыш эшләр. Бу чаралар вакытында укучылар үзләрен иркенрәк тота, укытучы белән укучы якыннан аралаша. Туган телгә, халык җырларына багышланган бәйрәмнәр, жырлы-биюле уеннар балалар һәм ата-аналар күңелендә онытылмас эз калдыра. Без мәктәптә чараларны әнә шул максаттан чыгып оештырабыз да.
-
Кышкы табигатькә экскурсия 20.01.2015

Кышның матур көнендә барлык башлангыч сыйныф укучылары чаңгылар белән кышкы табигатькә экскурсиягә чыктылар.Кыш көннәре нинди матур! Бөтен тирә - юнь зәңгәрсу ак томанга төренгән. Наратлар, чыршылар иңнәренә челтәрле, ак шәл салганнар.
Кыш, бу кыш!
Җиргә ява салкын ак чәчәкләр,
Ямьләндереп авыл урамын
Яратам мин туган якларымның
Бәсле таңын, җепшек буранын.
Тышка чыксаң шаян җилләр
Ике битемнән үбә.
Җиңел була, рәхәт була
Атлавы шуңа күрә.
-
"Туган телем язмышы" 20.01.2015

Татар теле безнең буынга күп гасырлар аша бик зур сынаулар үтеп килеп җиткән. Дөньяда аңардан да матур, гүзәл башка тел бармы икән?
Иске Му башлангыч мәктәбе укучылары 19 нчы гыйнвар көнне "Туган телем-иркә гөлем"дип исемләнгән кичә уздырдылар.Алар туган телебезнең матурлыгын,чисталыгын аңлый белергә өйрәнделәр,аны саклау,үстерү юллары турында киңәштеләр.
Кичәнең икенче өлешендә балалар мәкальләрнең ахырын таптылар,табышмакларга җавап эзләделәр,әкиятләрдән өзекләр укыдылар
Туган телебезгә багышланган кичә укучыларга бик ошады.Алар татар теленең иң гүзәл тел булуына төшенделәр. -
"Туган телем язмышы" 19.01.2015

"Туган телем язмышы" атналыгы кысаларында мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинетында күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмәдән газета-журнал материаллары, укучылар язган иншалар, язучыларыбызның әсәрләре белән танышырга мөмкин.
Әй син, телем, туган телем, тамыр телем.Җир астыннан тарих серен табар телем...Әй син, телем, рәхәт телем, авыр телем.Телне тешләп канатырлык сабыр телем...Әй син, телем, айлы төнем, якты көнем.Әремнәрдән әче, балдан татлы телем.Сине саклап калыр өчен, күпме белемКирәклеген аңладым мин, белдем бүген.../Л.Шагыйрьҗан/ -
Татарча көрәш... 16.01.2015
Татарча көрәш ... Милләтебезнең йөзек кашы булган спортның бу популяр төрен үстерүгә районыбызда бик зур әһәмият бирелә.16 нчы гыйнвар көнне бертөркем 11-13 яшьлек малайлар Яңа Кенәр урта мәктәбенә район җитәкчебез Нуриев И.Г. призына уздырылган татарча көрәш бәйгесендә көч сынашу бәхетенә ирештеләр. Яшь булсалар да, спортның бу төре белән 2-3 ай элек кенә шөгыльләнә башлауларына карамастан, матур көрәш алымнарын шактый үзләштереп тә өлгергәннәр. Менә ул көчлеләр: Әхмәтсафин Надир (6 нчы класс) - I урын, Гиззатуллин Илмир (5 нче класс) - II урын, Рамазанов Зөлфәт (5 нче класс) - III урын, Рамазанов Илнур (7 нче класс) - II урын. Җиңүчеләребез Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар. Молодцы! Афәрин!Ә бит нинди өметле көрәшчеләребез үсеп килә икән! Шушы сәләтләрен күреп, безнең мәктәптә татарча көрәш түгәрәген оештырган җитәкчебез Сәләхов Ш.И. улына чиксез рәхмәтлебез. Ә түгәрәк җитәкчесе югары категорияле физкультура укытучысы, күп тапкырлар көрәштә югары урыннарны яулаган тренер Набиуллин Р.Р. улының районга гына түгел, республикага чемпионнар әзерләвенә шигебез юк.Бу ярыш күпме малайларның күңелен кузгатып, аларда яңа җиңүләргә омтылыш уятты. Алда да зур җиңүләр көтеп калабыз. -
Неделя использования сингапурских структур 16.01.2015

16 января учитель физкультуры Хасанов Халиль Хурматович провел открытый урок в 6 классе на тему «Общая физическая подготовка». Целью урока было попробовать применить сингапурские обучающие структуры на уроке физкультуры. На данном уроке учитель разделил класс на несколько подгрупп, которые впоследствии по очереди выполняли различные упражнения. Показанные упражнения развивают общую подготовку детей. Халиль Хурматович использовал «Релли Робин» при работе с мячом и «Конерс» с различными видами упражнений. Урок был насыщенный и очень полезный.
-
Филиал мәктәптә 16.01.2015

Филиал мәктәпләрдә дә, Сингапур структураларын кулланып, дәресләр үткәрелә башлады. Югары Масра башлангыч мәктәбендә 1 категорияле башлангыч класслар укытучысы Хөснетдинова Гөлгенә Раселовна 1 һәм 4 сыйныфларда әдәби уку дәресен күрсәтте. 1 сыйныфтагы дәреснеӊ темасы " Сюжетлы рәсемнәр, үзеңнең уеннарың, күзәтүләрең буенча хикәяләү характерындагы зур булмаган текстлар төзү. [т] авазы, Т,т хәрефләре". Төп максатлар: [т] авазын аның яңгырау пары [д] авазы белән чагыштыру, өйрәнелә торган авазларны яңгыраулыкта-саңгыраулыкта аера алу юлларын гамәли өйрәтү, фонематик ишетү һәм авазларны дөрес әйтә белүне үстерү, уку хезмәте культурасын тәрбияләү. 4 сыйныфтагы дәреснеӊ темасы “Хикәядә авторның үз геройларына мөнәсәбәте. Г.Рәхим “Песнәк". Төп максатлар: кышлаучы кошлар турында тирәнрәк өйрәнү, язучыларның күзәтүләреннән чыгып иҗат иткән әсәрләрен дөрес аңлап, сәнгатьле укый белергә өйрәтү, кышын кошларга ярдәм итү, аларны саклау хисләре тәрбияләү. Дәрес барышында укытучы Куиз-куиз трэйд, Микс-Фриз-Груп структуралары кулланды. Дәрес мавыктыргыч, кызыклы үтте.
-
Кышкы уеннар 16.01.2015

Кыш уртасы булуга карамастан, көннәр матур һәм җылы тора. Шушы форсаттан файдаланып, балалар кышкы уеннарга җыелдылар. Югары Масра башлангыч мәктәбе укучылары Иске Масра башлангыч мәктәбенә очрашуга килделәр. Очрашу вакытында кардан замок төзеделәр һәм төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар: "Ташкалага башкала", "Патша бәреш", "Кар атыш". Мондый очрашулар балаларның аралашу мохитен киңәйтә һәм үзара дуслыкны ныгыта.
-
Неделя использования сингапурских структур 15.01.2015

Химия – наука удивительная. Она очень конкретная и касается бесчисленных полезных и вредных веществ вокруг нас. Поэтому урок по химии, который провела Хасанова Ляля Саетзадовна был основан на опытах и явлениях из реальной жизни учащихся. Тема урока: “Нахождение водорода и его использование”. Основная цель урока: ознакомление учащихся с химическим элементом водород. Задачи урока: объяснить для чего используется водород, описать его свойства и способы добычи. После демонстрации опытов с использование водорода, Ляля Саетзадовна применила Модель Фрейер для развития критического мышления учащихся. В конце урока были созданы условия для рефлексии с помощью структуры “Сегодня я узнал, что... На уроке я понял... Теперь я знаю...” Урок был полезен как ученикам, так и посетившим его учителям.
















