Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422025, РТ, Арский район, с. Смак-Корса, ул. Школьная, д. 2/ 422025, ТР, Арча районы Курса Почмак авылы, Мәктәп урамы, 2 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-32-20 |
| E-Mail: | Ssmk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» |
| Руководитель: | Сабирзянова Нурзиля Бариевна |
| Год основания учреждения: | 1936 |
| У нас учатся: | 73 |
| У нас учат: | 18 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Смак-Корсинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Курса Почмак урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 311 ( 312 ) 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Филиал мәктәпләрдә 29.01.2015
Иске Му башлангыч мәктәбендә укытучы Сабирова Ф.З.сингапур методикасы буенча 1-4 сыйныфларда әдәби уку һәм татар теле дәресләре уздырды. Дәрестә кулланылган структуралар: КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТИМ ЧИР.
Укучыларга дәрес бик ошады. Планлаштырылган нәтиҗә: РУУГ: максатка ирешүдә үҗәтлек, авырлыкны җиңүгә әзер булу, авырлыкларны чишү ысулларын эзләүгә ихтыяҗ формалаштыру; ШУУГ: Үз эшеңнең нәтиҗәсен күрә белү, үзеңне кызыксындырган сорауларны куя белү; КУУГ: эшлекле партнерлы аралашу, төркемдә үзара ярдәм итешү. -
Федеральный семинар для учителей английского языка 29.01.2015

29 января в школе прошел федеральный семинар «УМК и учебные пособия по иностранным языкам издательства «Просвещение» в контексте нового порядка формирования федерального перечня учебников для общего образования» под руководством методиста МУ «Управление образования» Калимуллиной Зульфии Рифовны. На семинаре принимали участие Ольга Бергер, ведущий методист по иностранным языкам издательства «Просвещение» из города Москвы, и Хайруллина Рушана Салихзяновна, региональный представитель издательства «Просвещение». Также была организована выставка учебно-методических пособий по английскому языку.
В рамках данного семинара учитель английского языка Фатхуллина Илюса Гилемхановна провела методический коучинг «Развитие критического мышления на уроках английского языка». Учитель английского языка Шайдуллина Дина Илдаровна, учителя русского языка и литературы Сулейманова Гульнар Ильфатовна, Рахимова Фания Данисовна, учитель начальных классов Шигапова Лейсан Мансуровна для участников семинара показали открытые уроки с применением сингапурских обучающих структур.
-
Әти - әниләр җыелышы 28.01.2015

"Укуга мөнәсәбәт, мәктәпкә караш гаиләдә тәрбияләнә. Баланың мәктәпкә теләп йөрүендә, укуга омтылышында укытучы һәм әти- әнинең роле зур," - дип башлады чыгышын башлангыч сыйныфлар укытучысы Шиһапова Ләйсән Мансур кызы. Җыелышта укучыларның өлгереше, тәртибе, укуга карашы турында сөйләшенде. Әти- әниләр укучыларның дәрестә ничек җавап бирүләрен дә күрделәр. Үзләрен борчыган сорауларны бирделәр һәм укытучының тәкъдимнәрен тыңладылар. Җыелыш эчтәлекле һәм файдалы үтте.
-
"Жила. была..." 28.01.2015

27 января, 71 лет назад, закончилась блокада Ленинграда. По этому поводу в школе прошел историко - литературный вечер "Жила, была...", который провела педагог-библиотекарь школы Хаирова Г.С. Учащиеся 5-8 классов познакомились с автором Ильёй Львовичем Миксон и книгой "Жила, была..." Вечер познакомил с жизнью девочки Тани Савичевой и горем ленинградцев. Было рассказано о блокноте Танюши.
27 января - День воинской славы России, людей, которые прорвали блокаду. Вечер был посвящен 70 летию ВОВ.
-
"Туган телем язмышы" 27.01.2015

Бөек Татар теле, Анам теле! Кемнәр генә сиңа сокланмаган hәм мактау җырлары җырламаган?! Кемнәр генә синең ярдәмеңдә дөньяны танып белмәгән hәм үзенең уй-хисләрен башкаларга сөйләмәгән.
Бала тугач та, беренче ана телен ишетә. Шуңа күрә халкыбыз туган тел турында "Иң татлы тел - туган тел, анам сөйләп торган тел", дип әйткәндер дә. Ана теле аша үзләштерелгән белем hәм күнекмәләр хәтердә гомер буе саклана. Ана сүзе йөрәккә үтеп керә.
Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән ана теле кеше йөрәген шигърият белән генә сугарып калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, рухи ләззәт алу мөмкинлеге дә бирә.
8 нче сыйныф җитәкчесе Рахимова Ф.Д. сыйныф сәгатендә үз укучыларына әлеге фикерне җиткерде.
-
26.01.2015

24 нче гыйнвар көнне Иске Кырлай авылы җирлегендә көчле чаңгычы Фәнил Гарафиев беренчелегенә район мәктәпләре арасында чаңгы ярышы булып узды. Әлеге ярышта безнең мәктәп чаңгычылары ел саен актив катнашалар . Быел да командабыз сынатмаган: III урынны яулаган. Укучыларга һәм Хасанов Х.Х.кә киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Келәмдә көч сынашабыз 26.01.2015

-
Алда - имтиханнар 23.01.2015

Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) – мәктәп тәмамлаучылар өчен дәүләт аттестациясенең төп формасы. Аның нәтиҗәләре югары һәм урта махсус уку йортларына укырга керү имтиханы да булып тора. БДИ Россия Федерациясенең барлык субъектларында 2005 нче елда үткәрелә башлады, 2009 нчы елда исә штат режимына керде, ягъни, мәктәпне тәмамлаучылар өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенең төп төре буларак, закон нигезендә беркетелде. Аны үткәрү тәртипләре, вакыты, биремнәре (КИМ) барлык субъектлар өчен дә бердәм. Россиянең барлык төбәкләрендә дә җаваплар өчен махсус бланклар кулланыла, имтиханнар рус телендә (чит телне санамыйча) язмача була. БДИ махсус имтихан кабул итү пунктында (ППЭ) оештырыла. Укучылар ППЭга паспорт, пропуск һәм кара гель ручка алып килергә тиешләр. Математика фәнендә укучылар – линейкадан, химиядә – гади калькулятордан, физикада – линейка һәм гади калькулятордан, географиядә – линейка, транспортир һәм гади калькулятордан файдалана алалар. Имтихан вакытында кәрәзле телефоннар яки башка элемтә чараларын, электрон-хисаплау җайланмалары һәм белешмә материаллар куллану закон нигезендә тыела. Закон бозган өчен административ җаваплылык каралган. Имтихан нинди форматта булуга карамастан, җаваплылык тоеп әзерләнгәндә генә нәтиҗәнең яхшы булуы билгеле. Укучылар армый-талмый шөгыльләнергә, әти-әниләр аларга уңай психологик шартлар тудырырга бурычлы. Бүген, ягъни 23 нче гыйнвар көнне, район мәгариф бүлеге методисты Гатауллина Лилия Мәхмүт кызы катнашында мәктәбебездә әти-әниләр җыелышы нәкъ менә шушы көн кадагында торган мәсьәләгә кагылышлы иде. Әлеге җыелышта балаларының язмышына битараф булмаган 8, 9, 11 нче сыйныф укучыларының әти-әниләре катнашты. Фән укытучылар имтиханнарга әзерлекнең торышы турында сөйләделәр, район мәгариф бүлеге методисты Лилия Мәхмүт кызы яңалыклар белән таныштырды, үзенең төпле киңәшләрен бирде. Мәктәп директоры Сабирҗанова Нурзилә Бари кызы алда торган бурычлар белән таныштырды.
-
Өстәмә белем бирү түгәрәкләре эшчәнлеге 22.01.2015

Мәктәбебездә өстәмә белем бирү түгәрәкләрең эшләре гөрләп бара. Беренчедән, бу түгәрәкләр укучыларның буш вакытларын файдалы үткәрүне күздә тотса, икенчедән, анда балаларның кызыксынулары исәпкә алына, иҗади мөмкинлекләр ачыла. Җитәкчеләр түгәрәкләрне үзләре төзегән яки башка төр тәкъдим ителгән программаларга нигезләнеп алып баралар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Лилия Рафис кызының 5-6 нчы сыйныф укучылары белән "Гомерендә халык язмышы, җырларында халык моңнары" дип аталган шөгыле Г. Тукай иҗатына багышлап үткәрелде.
-
"Туган телем язмышы" 22.01.2015

22нче гыйнвар көнне "Туган телем язмышы" атналыгы кысаларында Фатхуллина И.Г. җитәкчелегендә 7 класста "Туган телем иркә гөлем" исемендә тәрбия сәгате үткәрелде.
...Иң тәү миңа яшәү юлын син күрсәттең,
Гаделлеккә, тугрылыкка син өйрәттен,
Күкрәгемне көч-дәрт белән күкрәттең,
Мәңге яшә, и кодрәтле туган телем.
Атам теле, анам теле, минем телем!
З.Биишева
















