Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 197 198 ( 199 ) 200 >>
-
Каен һәм нарат бөреләре җыябыз. 16.03.2015

Аптекаларда даруларның ниндиләре генә юк. Аеуча чит илләрдән кертелгән препаратлар бихисап. Ә бәяләре. бик кыйммәт, якын килерлек түгел. Әле ярый файдасы тисә!? Ә бит әби- бабаларыбыз әлек- әлектән үләннәр белән дәваланганнар. Үзебездә җитештерелә торганнары да нәкъ менә шул үләннәрдән ясала, файдасы да бар. Район мәктәпләренә дару үләннәре җыю өчен норматив билгеләнде. Укучыларыбыз бүгенгесе көндә каен һәм нарат бөреләре җыя.
-
15 март- Халыкара дөрес туклану көне. 14.03.2015

Сәламәтлек-ул иң зур байлык.Һәр кешенең , шул исәптән балаларыбызның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту һәр шәхес өчен, тулаем җәмгыять өчен зур әһәмияткә ия. Балаларыбызның сәламәтлеге-ул киләчәк буыннарның сәламәтлеге.Ә сәламәт булу өчен нишләргә, нинди яшәү рәвеше алып барырга? Без бүген шушы сорауга җавап табарга тиешбез. Дөрес туклану турында укучыларның яшь үзенчәлекләренә карап һәр класста тәрбия дәресләре үткәрелде.
-
Кино карадык. 13.03.2015

-
Сыерчык оялары ясый башладык. 12.03.2015

Бөек җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "70 еллыкка - 70 оя" конкурсы старт алды. Өлгер укучылар инде ояларны алып килә башладылар. Мәктәп күләмендә әлеге конкурс 20 мартка кадәр дәвам итәчәк. Иң яхшы оя район конкурсына җибәреләчәк.
-
Арча балы. 11.03.2015

Бүген Арча мәдәният йортында 8-11 класс укучылары өчен "Арча балы" үткәрелде. Мәктәбебездән 4 пар уңышлы чыгыш ясадылар. Коллектив "Лучший формат и образ пары" номинациясендә дипломга лаек булды. Укучыларга һәм җитәкчеләре Миләүшә Моратовнага киләчәктә дә уңышлар телибез. Афәрин!!!
-
Чаңгыны укучылар үз итә. 10.03.2015

Чаңгы шуар көннәр дә тәмамланып килә.Укучылар кыш буе физкультура дәресләрендә чаңгы шудылар.
-
Бәйрәм белән!!! 07.03.2015

Барлык гүзәл затларыбызны 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйбыз!!!
-
Әлифба бәйрәме. 06.03.2015

Бүген 1 класс укучыларының Әлифба бәйрәме булды. Бәйрәмгә укучыларның әти- әниләре, әбиләре дә килгән иде. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.Бәйрәм тантанасы бик оешкан төстә күңелле үтте.
-
Китапханәгә шефлык. 05.03.2015

5 класс укучылары мәктәп китапханәсенә шефлык итәләр. Һәр атнада алар тузан сөртеп, ертылган китапларны ремонтлыйлар.
-
Сания апа белән очрашу. 04.03.2015

Бүген 7класс укучылары авылдашыбыз Назметдинова Сания апа янына хәлен белергә төштеләр. Сания апа сугыш елларында күргән авырлыклар турында сөйләде. Укучыларга үзенең төпле киңәшләрен бирде.


















