Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 ( 194 ) 195 196 197 198 199 200 >>
-
Татар теленнән мониторинг 18.05.2015

Бүген мәктәбебезнең 11 нче сыйныф укучылары татар теленнән мониторинг эше башкардылар.
-
Өмәдә 16.05.2015

Тирә - ягыбызның гүзәллеген, чисталыгын саклау, территорияләребезне тәртиптә тоту – һәркемнең изге бурычы.
16 нчы май көнне дә мәктәбебез коллективы өмәгә чыкты. Тирә-юньдәге чисталык тагын бер кат күздән кичерелде, чәчәкләр утыртылды, сулар сибелде.
-
Иншалар бәйгесе 14.05.2015

Укучыларыбыз Бөек Җиңүгә багышланган район күләмендә үткәрелгән иншалар бәйгесендә актив катнаштылар. 10 нчы класс укучылары Габдрахманов Рафил “Әгәр мин прокурор булсам” номинациясендә I урын(җитәкчесе : Габдрахманова Г.В.), Хәсәнов Искәндәр “Мин коррупциягә каршы” номинациясендә III урынга (җитәкчесе: Шагисламова Г.Р.) лаек булдылар . Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!
-
БРТ 12.05.2015

Бүген 9 нчы класс укучыларыбыз татар теленнән бердәм республика тесты эшлиләр.
Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Укучыларыбыз Җиңү парадында 11.05.2015

9 майда Арча шәһәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парад һәм митинг булды. Мәктәбебезнең “ Бөек Җиңүгә 70 бишле” акцияседә җиңүче 3 укучыбыз парадта катнашу бәхетенә ирештеләр.
-
Бөек Җиңү көне белән!!! 09.05.2015

Менә 70 ел инде тыныч хезмәт фронтында эш кайный. Ләкин сугыш китергән тирән хәсрәт, яралар һаман да үзен сиздерә. Ветераннарның күкрәгендә кыймылдаган мина кыйпылчыгы аша, әти сүзен әйтергә тилмереп үскән сабыйлар аша, ничә еллар буена олы юлдан күзен алмый газиз балаларын көткән аналар аша, әле һаман бер-берсен эзләүче фронтовик- дуслар аша…
Хөрмәтле ветераннар!
Сезне бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз.
Сугыш ялкыны безнең дөньяны
Чолгап алмасын яңадан.
Сакла, сакла тынычлыкны,
Дан тынычлыкка, дан, дан, дан!
-
Җиңү парады 08.05.2015

-
Сәләтле балаларны хөрмәтләделәр! 06.05.2015

4нче май көнне Арчада сәләтле укучыларны хөрмәтләү тантанасы булып узды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Нуриев катнашты һәм тырыш балаларны уңышлары белән котлады, мәктәптән соң, нинди генә һөнәр алсалар да, тормышны матур итеп кора белергә кирәклеген әйтте, эшкә районга кайтырга чакырды. Әлеге тантанада мәктәбебезнең 11 класс укучысы Насыйбуллина Камилә катнашты һәм Дипломга лаек булды. Камилә, сине чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагы да зур уңышларга ирешүләрен телибез.
-
Безопасное колесо 05.05.2015

Кичә мәктәпнең ЮИД отряды "Безопасное колесо-2015" конкурсында катнашты. Укучылар "Беренче медицина ярдәме", "Иминиятләштерү нигезләре", "Велосипедта фигуралы йөрү", "Автогородок", "Юл йөрү кагыйдәләре", "Агитбрида" станцияләрендә көч сынаштылар.
-
"Бөек Җиңүгә 70 "5" ле акциясе 04.05.2015

Укучыларыбыз Җиңү бәйрәмен зур әзерек белән каршылыйлар. Шушы уңайдан уздырылган "Бөек Җиңүгә 70 "5" ле акциясенең мәктәп турына йомгак ясалды. Бәйгедә өч яшь категориясендә җиңүчеләр билгеләнде. Менә алар : 2 нче класс укучысы Хәсәнова Ильмира (96 "5" ле) , 7 нче класс укучысы Нәҗметдинова Камилә ( 131 “5” ле) , 10 нчы класс укучысы Хәсәнов Искәндәр (106 “5” ле). Җиңүегез белән котлыйбыз!!!


















