Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 195 196 ( 197 ) 198 199 200 >>
-
Научно-практическая конференция "Наука и мы" 07.04.2015

В Арском педагогическом колледже им. Г.Тукая прошла VIII муниципальная научно-практическая конференция студентов и школьников "Наука и Мы", где ученицы МБОУ "Наласинской СОШ" успешно выступили и одержали победы в номинациях : "За авторскую позицию в исследовании" (Шамсутдинова Илюза. 7 класс) "Верность традициям" (Сафиуллина Алиса, 9 класс), "Моя малая Родина" (Тухфатуллина Ляйля. 10 класс), "Актуальность поднятой проблемы" (насибуллина Камиля, 11 класс). Исследовательные работы вошли в сборник "Наука и Мы". Поздравляем!
-
Истәлекле бүләк тапшырылды. 06.04.2015

Татарстан Республикасында Татарча көрәш буенча I урынны яулаган 8 класс укучысы Хөснетдинов Дамирга район башлыгы Нуриев Ильшат Габделфәрт улы истәлекле бүләк тапшырды. Молодец, Дамир!!!
-
"Ачык ишекләр" көне. 06.04.2015

Бүген мәктәбебездә әти-әниләр өчен "Ачык ишекләр"көне үткәрелде.
Әти- әниләр балаларының дәрестә катнашуын карадылар.
3 нче чирек нәтиҗәләре буенча класс җыелышлары булды.
-
Язгы өмә. 04.04.2015

Бүген мәктәп территориясендә өмә үткәрелде. Әлегә көннәр салкын тору сәбәпле, карлар эреп бетмәгән. 6-11 класс укучылары һәм укытучылар дәресләрдән соң карлар тараттылар. Күмәкләшеп эшләү- үзе бер күңелле!!!
-
Видеоконференция. 03.04.2015

2 нче апрель көнне Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры Энгель Нәвап улы Фәттахов мәгариф бүлеге җитәкчеләре, мәктәп директорлары белән видеоконференция үткәрде.
-
9 классларда татар теленнән БРТ. 02.04.2015

Бүген 9 класс укучылары татар теленнән Бердәм Республика тесты эшләп карадылар. Имтиханга санаулы көннәр калып бара. Уңышлар!!!
-
4 нче чирек башланды. 01.04.2015

Язгы каникуллар тәмамланып укучылар мәктәпкә килделәр. Бүгеннән уку елының соңгы чиреге башланды. Имтиханнарга да күп вакыт калмады. 4 нче чиректә имтиханнарга әзерлекне тагын да арттыру бурычы куелды.
-
Педсовет. 31.03.2015

Бүген педсовет утырышы булды.
Көн тәртибендә:
1."ФГОС ның урта классларга күчүенә әзерлек" буенча Габдрахманова Г.В.,Насыйбуллина Д.Х. чыгышы.
2.3 нче чирек нәтиҗәләре.Габдрахманова Г.В.,класс җитәкчеләре чыгышлары.
3. Имтиханнарга әзерлек буенча фикер алышу.
-
Cыерчык оялары эленде. 30.03.2015

Җылы яктан туган якларына кошлар кайта.Укучылар һәм әти-әниләр көче белән әзерләнгән сыерчык оялары күпме кошны сөендерәчәк!? Ә инде иң яхшыларын без мәктәп территориясенә дә элдек. Укучылар кошларның тормышын даими күзәтеп торачаклар.
-
Дамир-беренче! 28.03.2015

27-28 нче март көннәрендә Мамадышта Республика беренчелегенә татарча көрәш буенча спортакияданың зона ярышлары үтте .8 нче класс укучысы Хөснетдинов Дамир 75 кг үлчәү авырлыгында, 2000-2001 елгы яшүсмерләр арасында, беренче урынга лаек булды (Трениры-Лотфуллин Таһир Әхмәт улы).Быелгы уку елында Дамирның бу беренче генә җиңүе түгел .Алга таба тагын да югарырак үрләр яуларга насыйп булсын!!!


















