Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 201 ) 202 203 204 205 206 207 208 209 210 >>
-
Тәрҗемә ит. 17.02.2015

Бүген мәктәбебездә " Тәрҗемә ит." уены үткәрелде.Аны Арча педагогия көллиятеннән практикага кайткан үзебезнең чыгарылыш укучыбыз Вахитова Ләйсән Марат кызы оештырды. Әлеге уенда 8 класс укчысы- Хөснетдинов Дамир, 9 класс укучысы - Сафиуллина Алисә, 10 укучысы- Мифтахова Ания үзара көч сынаштылар. Шулай ук уен барышында башлангыч класс укучылары күңелле җырлар башкардылар. Уен бик күңелле үтте.
-
Чемпионат
13.02.2015
Мәктәбебезнең бер төркем укучылары Арча укучылар сараенда үткәрелгән авиамодельләр очырту буенча чемпионатта катнаштылар. Чара бик күңелле узды.
-
"Зарница" уенында.
13.02.2015
13 нче февраль көнне мәктәбебез командасы "Зарница" уенында катнашты. Укучылар анда уңышлы гына чыгыш ясадылар.
-
Мәктәптә сайлаулар
12.02.2015
12 нче февараль көнне мәктәбебезнең патша һәм патшабикәсен сайлаулар узды. Алдагы көннәрдә укучылар, укытучылар һәм техник хезмәткәрләргә кандидатлар турында мәгълүматлар белән танышу мөмкинлеге тудырылган иде. Шуларга таянып һәркем үзенә ошаган кандидатура өчен тавыш бирде. Сайлау нәтитәләре соңрак игълан ителәчәк. Сайлауларны чит телләр укытучысы Заприпова Р.Ф. һәм практикант студент Вахитова Л.М. оештырды.
-
Тыл ветераны янында 12.02.2015

Бүген 8 нче сыйныф укучылары тыл ветераны Хөснетдинова Хәтимә апа белән очраштылар. Хәтимә апа укучыларга сугыш еллары турындагы хатирәләре, күргән авырлыклары, гыйбрәтле хәлләр турында сөйләде. Соңыннан барысы бергә фотога төштеләр.
-
Күргәзмә 11.02.2015

Инглиз теле атналыгы дәвам итә. Чит телләр укытучысы Зарипова Р.Ф. һәм практикант студент Вахитова Л.М. Дисней мультфильмы геройларын сурәтләгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Күргәзмәдә 1- 5 сыйныф укучылары катнашты.
-
Тыл ветераны белән очрашу. 11.02.2015

Бүген "Җилкәннәр" отряды варислары (5 класс) тыл ветераны Мөхетдинова Рәшидә апа белән очрашуга бардылар. Ул укучыларга сугыш вакытында күргән авырлыклар, гыйбрәтле хәлләр, шул чордагы тормыш, башкарган хезмәтләре турында сөйләде, үзенең теләкләрен җиткерде. Соңыннан варислар Рәшидә апа белән фотога төштеләр.
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 10.02.2015

Мәктәптә инглиз теле атналыгы башланды. Бүген инглиз теле укытучысы Зарипова Р.Ф. 4 нче классларда ачык дәрес үткәрде.
-
Яшь геройларны искә алу 10.02.2015

8 нче феврвль Яшь геройларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә герой - пионерларга багышланган чара узды. 5 нче класс варислары яшь пионерлар, аларның сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары турында сөйләделәр.
-
Физика укытучыбыз җиңү яулады 09.02.2015

Күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин исемендәге X Республика фәнни- эзләнү конферециясендә Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чаралар һәм дәрес эшкәртмәләре бәйгесендә физика укытучыбыз Гайфуллин Рашат Фәгалович I урынга лаек булды. Чыш күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә эшегездә зур уңышлар, сәламәтлек телибез.


















