Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422018, РТ, Арский район, с. Наласа, ул. Молодежная, д. 91 |
| Телефон: | +7(843)-665-02-22 |
| E-Mail: | Snal.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Наласинская СОШ" |
| Руководитель: | Гиззатуллин Булат Нафикович |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 76 учеников |
| У нас учат: | 17 педагога |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Наласинская средняя общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Наласа урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 191 192 193 194 ( 195 ) 196 197 198 199 200 >>
-
Бәйрәм белән!!! 01.05.2015

-
Флешмоб 30.04.2015

Бүген мәктәбебезнең "Ритм" дип исемләнгән командасы Җинүнең 70 еллыгына багышланган флешмобта катнашты. Арча шәһәре үзәгендә төрле бию ярышлары оештырылды. Чарадан катнашучылар барысы да канәгать калдылар.
-
Өмәдә 30.04.2015

Әйләнә-тирәне чистарту икеайлыгы кысаларында 30 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары бердәм төстә өмәгә чыктылар.
-
"Алиш эзләреннән" I төбәкара фәнни-гамәли конференция 28.04.2015

Укучыларда татар халкының тарихына, әдәбиятына мәхәббәт,патриотик хисләр, милли үзаң тәрбияләү, сәләтле укучыларны барлау максатында, Әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70-еллыгы уңаеннан Казан шәһәре Совет районының 20 нче гимназиясендә 28 апрель көнне “Алиш эзләреннән” исемле I төбәкара фәнни-гамәли конференциясен йомгаклау тантанасы узды. Әлеге чарада безнең мәктәптән 4 класс укучысы Гафуров Ядкәр (җитәкчесе: Начыйбуллина Д.Х), 5 нче класс укучылары Гафурова Азалия (җитәкчесе: Шагисламова Г.Р.), Төхфәтуллина Зөлфинә (җитәкчесе: Төхфәтуллина М.М.) "Шигърият бакчасында" секциясендә катнашып истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнделәр. Укучыларыбызның шигырьләре җыентыкка да кертелде.
-
Тукай укулары. 27.04.2015

-
Һәйкәлләргә юл. 25.04.2015

"Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында бүген 11 класс укучылары һәйкәлне җыештырырга төштеләр. Һәйкәл тирәсе чүпләрдән арындырылды, чәчәклекләр казылды. 9 майга кадәр әле шактый эш башкарасы бар.
-
Ата- аналар җыелышы. 24.04.2015

Бүген 9,11 класс укучыларының әти-әниләре, укучылар,укытучылар белән БДИ буенча җыелыш үткәрелде. Җыелышта район мәгариф бүлеге методисты Лилия Махмудовна имтиханнарның тәртибе белән таныштырды. Шулай ук каникуллар чорында эшләп караган имтихан эшләренең нәтиҗәсе чыгарылды. Барлык әти- әниләр дә 100% килгән иде. Җыелышлар классларда кызыксындырган сораулар буенча дәвам итте.
-
Г. Тукайга багышланган кичә. 23.04.2015

Тукай сүзе – бүгенге мәдәни тормышның үзәге, сәяси кыйблабызның маягы. Заман сулышын тоюда, әдәбиятыбызда бара торган процессларны аңлауда иң зур һәм төгәл бизмән булып, Тукай әсәрләре тора. Һәр чор укучысы әсәрләренең тирәнлегенә төшенергә тырыша. Бүген мәктәбебездә бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алу кичәсе үткәрелде. Шагыйрьнең иҗаты күпкырлы. Ә без бүген кичәбезне “Габдулла Тукай иҗатында тәрбия ” дип атадык.
-
Георгий ленталары тарату. 22.04.2015 "Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы" кысаларында бүген авыл урамнарында георгий ленталары таратылды.Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан әлеге чара күпләрнең күңеленә бәйрәм рухы өстәде.

-
Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы. 21.04.2015

20 нче апрельдән ”Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы” старт алды. Мәрхәмәтле башлангычлар көне- 20.04.2015 Дуслык көне 21.04.2015 Георгий лентасы. 22.04.2015 Мәрхәмәтле сүзләр көне. 23.04.2015 Игелекле эшләр көне 24.04.2015 Һәйкәлләргә юл. 25.04.2015 Минем гаиләм. 26.04.2015 Мәрхәмәтле нәтиҗәләр. 27.04.2015


















