Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 218 ( 219 ) 220 >>
-
31.05.2017

Бүген бездә балалар хокукын яклау көне үткәрелде. Укучылар табигатькә чыктылар. Алар өчен спорт уеннары оештырылды. Һәр класс станцияләр буенча йөреп чыкты. Иң матур һәм эчтәлекле рәсем ясаучы класс булып 6 нчы класс укучылары билгеләнде. Укуда, спорт һәм иҗат өлкәсендә актив укучыларга грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
-
Башлангыч класс укучылары бүген Тукай Кырлайда музейда
30.05.2017
Бүген башлангыч класс укучылары, класс җитәкчеләре белән берлектә, Тукай Кырлайда музейда булдылар. Музейда аларны Тукай әкиятләре геройлары Кәҗә белән Сарык, Су анасы, Шүрәле каршы алдылар. Укучылар музей-комплекста экспонатларны күзәттеләр һәм фильм карадылар. Экскурсия эчтәлекле узды.
-
Укучылар Казанда экскурсиядә 27.05.2017

5 нче класс укучылары Казан шәһәренә экскурсия ясадылар. Алар Кремль, Милли музейда, Бауман урамының үзенчәлекле урыннарында тукталдылар. Казан тимер юл вокзалының иске һәм яңа биналары белән таныштылар. Укучыларыбыз бу сәяхәттән бик канәгать калдылар. Класс җитәкчесе Нәбиуллина Г.Р. һәм ата-аналар комитетына әлеге эшне тиешле югарылыкта башкарганнары өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Cоңгы звонок 25.05.2017

Бүген Республикабыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау бәйрәме үткәрелде Бу уку елында безнең мәктәпне 9 укучы тәмамлаячак. Бәйрәмебезгә укучыларны котларга районыбызның мәртәбәле кешеләре.-иҗтимагый совет рәисе Хидиятов Р.Ә., район Укучылар сарае директоры Гыйниятуллин Р.Н., якташыбыз -шагыйрә Мәрданова Ф.Г.да килделәр. Бу бәйрәмдә балачак белән бәйле матур хатирәләр, мәктәп тормышында булган җаваплы да , онытылмаслык та мизгелләр искә алынды. Мәктәпнең бүгенгесен, киләчәген кайгыртып, кулга-кул тотынып эшли торган җирлегебез фермерлары Гарипов Х.Х., Сабирова Г.Р., Иске Кырлай авылы җирлеге рәисе Сираҗетдинов Ф.Г. укучыларга, мәктәптә укыгын елларның кадерен белергә кушып, изге теләкләрен җиткерделәр.
Сау бул инде, кыңгыраулы мәктәп!
Таралабыз төрле якларга.
Аерылганда бергә сүз бирәбез:
Гел биеккә-алга атларга.
-
Варислар илендә 22.05.2017

Бүген 5 нче класс укучылары варислар сафына кабул ителде. Оешманың кагыйдәләре белән таныштылар, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Сборны оештыруда өлкән варислар-6 нчы класс укучылары активлык күрсәтте.
-
"Без бергә" республикакүләм балалар иҗаты фестивале 21.05.2017

Бүген Кананда Универсиада авылындагы концертлар залында "Без бергә" республикакүләм балалар иҗаты фестивале бара.Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында безнең мәктәптән Ситдикв Б. катнашты
-
Акция "Россия без табака" 20.05.2017

Сегодня участники проекта "Самостоятельные дети" провели акцию "Россия без табака". Устанавливали плакаты с антитабачной символикой, проводили разъяснительную работу с прохожими, рассказывали им о проекте. Участники проекта с прохожими подписали однодневный контракт об отказе от сигарет Прохожие завязали на дереве ленточки голубого цвета. Голубая лента символизирует чистый воздух. Завязанных голубых ленточек на дереве - 17. Потом участники проекта раздавали буклеты о вреде никотина.
-
Бүген пионер туган көн 19.05.2017

Бүген пионерия туган көне . Шул уңайдан , педагог-оештыручыы Муллагалиева Г.Н. 5 нче класс укучылары өчен информаөион - белешмә сәгате уздырды. Пионерия тарихына тукталдылар. ннпры белмнәрнең ныклыгын бәяләп карадылар, тема буенча викторина сорауларына җавап бирделәр.
-
Без - Россия күләмендә игълан ителгән музей хәрәкәте активистлары конкурсының җиңүчеләре
18.05.2017
Россия күләмендә " Мәктәп музее хәрәкәте активистлары" конкурсы игълан ителгән иде. Россия укучылар хәрәкәте активисты, мәктәпнең "Туган як" музее члены 11 нче класс укучысы Шиһабиева Энҗе һәм аның җитәкчесе Закирова Лилия Әхәтовна әлеге конкурсның "Вертуаль музей" номинациясендә Республика буенча җиңүчеләр булдылар. Бүген алар, әлеге конкурсның финал этабында катнашу өчен, Республика делегациясе составында Мәскәүгә юл тоттылар. 18 нче майдан 21 нче майга кадәр алар Мәскәүдә, үз проектларын яклап, чыгыш ясаячаклар. Без аларга зур уңышлар телибез. Молодцы!
-
17 мая во всем мире отмечается Международный день детского телефона доверия. 17.05.2017

Ежегодно, начиная с 2007 года, по инициативе Международного объединения детских телефонов доверия, 17 мая во всем мире отмечается Международный день детского телефона доверия.
В этом году Международного дня выбраны слова: «Звонок на телефон доверия – шаг на пути к безопасности».
В последние годы становится все более актуальной тема безопасности детей и подростков. В связи с этим, классные руководители с учащимися еще раз поговорили о безопасности наших детей в сети интернет. Провели беседу о том, что обращение в службу детского телефона доверия предоставляет возможность получить квалифицированную психологическую поддержку, с помощью специалиста найти решения в сложных жизненных ситуациях.








