Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе 25.11.2017

Кадерле, газиз әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән чын йөрәктән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Балаларыгызга картайган көннәрегездә дә терәк булып, ә сезгә, гомер буе алар янәшесендә, кадер – хөрмәттә яшәргә язсын.
Балагызның берәве сез,
Гаиләнең йөрәге сез.
Иминлекнең терәге сез.
Һәркемнең иң кирәге сез!!!
Бу атнада иң кадерле кешебез-әниләребезнең бәйрәме.Шул уңайдан,6нчы сыйныф укучылары яраткан әниләренә бик матур чара күрсәттеләр һәм әниләре белән бергә башваткыч уены да уйнадылар. Чараны әзерләүдә күп көч куйган Нәбиуллина Гөлназ Рәниф кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез!!!
-
"Сәламәт ана-сәламәт бала" акциясе 23.11.2017

Бүген, ягъни 20 нче ноябрь көнне “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучылар "Сәламәт бала-сәламәтана" акциясен үткәрделәр. Шулай ук башлангыч класс укучылары әниләр көненә кулдан матур әйберләр ясадылар. "Минем әниемнең портреты " дип аталган рәсемясау конкурсында да актив катнаштылар
-
Илгә – матурлык,җиргә- батырлыкны,сез бирәсез газиз әниләр! 23.11.2017

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез без бу сүзләрне. Күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз. Һәрвакыт яныбызда, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшиләр алар безнең газиз әниләребез.
Һәр елны без ноябрь аен – Әниләр айлыгы буларак билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, мәктәбебездә башлангыч класс укучылары көче белән матур чара булып үтте. Укучылар үзләренең җырга, биюгә, сәнгатьле сөйләмгә булган осталыкларын күрсәттеләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Чараны әзерләүдә укытучылар Шигабиева Л.Р., Хәйретдинова В.Р., Йосыпова Р.К, озынайтылган көн группасы җитәкчесе Сәгъдиева Х.К., курай түгәрәге җитәкчесе Харисов Р.Р. зур көчләрен куйдылар. Ахырдан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Әти-әниләр дә, укучылар да бик канәгать калдылар.
Безнең өчен кайгыртучы әниләребез булу-нинди зур бәхет ул. Аларны ярату гына җитми, аларның кадерен белергә, сүзләрен тыңларга, яхшы укуыбыз,үзебезне үрнәк тотуыбыз , эшкә өйрәнеп үсүебез белән аларны шатландырып яшик. Саулык-сәламәтлек сезгә, кадерле әниләребез!
-
День словаря 22.11.2017

Сегодня учителя русского языка и литературы с учащимися отметили День словаря, в день рождения Владимира Даля. Знаток русского слова Владимир Иванович Даль был чутким ценителем и страстным собирателем русской речи. Даль собирал слова, выражения, пословицы, поговорки, сказки, загадки. Итогом его работы стал четырехтомный словарь «Толковый словарь живого великорусского языка». В словаре Даля 200 000 слов письменной и разговорной речи. Это самый объемный языковой словарь, представляющий до сих пор огромный интерес.
-
Профсоюз ярышы 21.11.2017

20 нче ноябрь көнне безнең мәктәпнең укытучылары дартс һәм мылтыктан төз ату ярышында катнашып кайттылар . Район буенча ирләр арасында Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр улы II урынны (дартс) , команда буенча III урынны яуладылар. Ярышта катнашкан һәм җиңү яулаган барлык укытучыларыбызга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Молодцы!!!
-
Курайчылар дуэты 21.11.2017

Узган атнаны Казан дәүләт мәдәният институтында “Кунаклашу” Халыкара иҗади конкурс-фестиваль узды. Бу конкурс –фестивальдә “Милли уен коралларында уйнау” номинациясендә Харисов Айбулат һәм Ситтиков Булатлардан торган курайчылар дуэты (җит.Харисов Р.Р.) III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.
-
"Минем яраткан әнием!" рәсем конкурсы 21.11.2017

Районнының Кенәр балалар иҗат йорты игълан иткән "Минем яраткан әнием!" рәсем конкурсына Мөндеш башлангыч мәктәбе буенча 15 укучының эше кабул ителде. Рәсемнәрнең нигезләмәгә туры килгәннәре сайлап алынды . Иң яхшы дип табылганнары районда катнашу мөмкинлеге алачак.
-
Хөрмәтле хезмәттәшебез - Гүзәл Нургалиевна! 20.11.2017

Ак кәгазьдәй сабый күңеленә
Язмышларны башлап яздыгыз.
Өмет тулы күпме күзләргә Сез
Яшәү чаткылары салдыгыз.
Кайгыртып гел кеше язмышларын,
Безнең янәшәдә эшләдегез.
Ходай Сезгә озын гомер бирсен
Рәхмәт Сезгә, чын-чын кеше Сез.
Булган чакта Сезнең кебекләр
Һәрбер кеше табар үз юлын,
Һәрбер кеше табар үз җырын,
Күмелеп калмас алтын бөртекләр,
Булган чакта Сезнең кебекләр.
Алга таба да Сезгә исәнлек-саулык, күңел күтәренкелеге, иҗади, зур уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Сезнең тәрбия бирүегез ,һәр дәресегез, укучыларны яңа белемнәргә, фәнни ачышларга этәрсен! Тормыш Сезгә һәм укучыларыгызга бары тик “бишле” билгеләре генә куйсын!
-
“Тату сыйныф серләре” конкурсы 18.11.2017

Бүген, ягъни 18 нче ноябрь көнне Арча шәһәренең 6 нчы номерлы мәктәбендә республикакүләм уздырылган “Тату гаилә серләре” бәйгесенең муниципаль этабы булып узды. Бу конкурста класс җитәкчесе Нәбиуллина Гөлназ Рәнифовна һәм аның укучылары, әти-әниләр, укытучылар катнашты. Алар мәктәбебез данын яклап бик матур чыгыш ясадылар.Молодцы!!!
-
Һәрвакыт изгелек эшлик ! 17.11.2017

Һәйкәл булып баса җиңүчеләр,
Һәйкәл булып баса батырлар.
Ә батырлар ике тапкыр үлми,
Җирдә алар мәңге балкырлар.
Һәйкәлләрне җансыз дия күрмә,
Һәйкәлләрнең җаны таш түгел.
Һәр һәйкәлдә күпме солдат җаны -
Һәйкәлләргә сыкрау хас түгел.
Авыл уртасында урнашкан һәйкәлне карау,чистартып тору-безнең изге бурыч!








