Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Участок инспекторы белән очрашу. 16.11.2017

Участок инспекторы кече лейтенант Рәхимҗанов Ранил Әнәс улы Мөндеш башлангыч мәктәбендә укучылар белән очрашуда булды. Юлда, урамда үз – үзеңне культуралы, тыныч, ышанычлы итеп тою өчен киңәшләрен бирде. Куркыныч ситуацияләрне алдан күрә, аларны әйләнеп уза белергә өйрәтте. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Республиканское родительское интернет-собрание
16.11.2017
17 ноября 2017 года стартует новый проект – Республиканское родительское интернет-собрание. Это совместная инициатива Министерства образования и науки Республики Татарстан и Общественного совета при Министерстве образования и науки Республики Татарстан.
Он-лайн трансляция собрания будет вестись на сайте Казанского инновационного университета имени В.Г.Тимирясова по адресу: https://ieml.ru/. Первая встреча экспертов и родителей в рамках Республиканского родительского интернет-собрания состоится в пятницу 17 ноября 2017 года с 12:00 до 13:30 часов.
В процессе трансляции слушатели смогут получить ответы на заранее присланные вопросы и квалифицированные советы специалистов. Вопросы принимаются по адресу электронной почты: roditelirt@mail.ru.
-
Авылдашыбыз белән очрашу 15.11.2017

Безнең мәктәптә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш бездә ел дәвамында үткәрелә. Шушы уңайдан, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен түгәрәк өстәлгә авылдашыбыз Гафиятуллин Нурислам абый чакырылды. Ул Совет Армиясе сафларында Прибалтикада водолаз булып хезмәт итә. Хезмәт итү дәверендә взвод командиры Нурислам абыйның осталыгын, кыюлыгын, батырлыгын күреп алып, прапорщиклар хәзерли торган курсларда укырга тәкъдим итә. Аңа Германия, Куба илләрендә прапорщик булып хезмәт итәргә туры килә. Бу очрашу укучыларыбыз өчен бик файдалы булды. Алар чын ир-егет әлеге тормыш мәктәбен үтәргә тиешлеген яхшы аңладылар.
-
Без-“карлыгачлар булдык” 14.11.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбендә 2 нче сыйныф укучыларын карлыгач сафларына кабул итү тантанасы үтте. Бу бәйрәмгә укучылар бик теләп хәзерләнделәр: кагыйдәләр өйрәнделәр, тантаналы вәгъдә бирделәр. Төрле сынаулар үтәргә туры килде: матур итеп рәсем ясадалар, биеделәр, җырладылар,тапкырлыкка,зирәклеккә биремнәр үтәделәр.
-
Карлыгачлар сафына кабул итү 13.11.2017

Бүген 2 нче сыйныф укучылары өчен иң истәлекле бәйрәм булды. Мәктәпнең “Карлыгач” балалар оешмасына 5 укучы кабул ителде. Алар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Карлыгачның кагыйдәләрен төгәл үтәргә, үз Ватанын сөяргә, кыю, батыр,юмарт булырга сүз бирделәр. 7 нче сыйныфның уку алдынгылары тантаналы рәвештә укучыларның күкрәкләренә значок та тактылар.Укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз!
-
Көрәш батырлары 13.11.2017

Безнең мәктәпнең 6,8 нче сыйныф укучылары Мәннәнов Әлфис һәм Рәхимов Илмир, район күләмендә Муртазин Фәргать исеменә уздырылган көрәштә үз үлчәү категорияләрендә 2 нче урынны яуладылар.Көрәш-ул безнең тормышыбыз, тарихыбыз, традициябез, яшәү рәвешебез.Укучыларыбызга алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз! Молодцы!
-
1 нче чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы 11.11.2017

10 нчы ноябрь көнне безнең мәктәптә 2017-2018 нче уку елының I чирек нәтиҗәләре буенча ата-аналар җыелышы булып узды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гаффарова Дамира Вакиловна “Ата-ана һәм балалар арасындагы аңлашылмаучанлыкны булдырмау” темасына доклад укыды. Укыту планындагы кайбер үзгәрешләр, районда уздырылачак олимпиадалар, бердәм дәүләт имтиханнарына хәзерлек буенча, мәктәбебез директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәрович таныштырды. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гыйбадуллина Зилә Шәйхлисламовна һәр класста белем сыйфаты, өлгереш, ашханәдә туклану тәртибе турында әйтеп узды. Соңыннан ата-аналар класс җитәкчеләре белән сөйләшү өчен классларга таралдылар.
-
Олимпиадалар башлана 11.11.2017

Киләсе атнадан Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабы башланачак. Шул уңайдан, мәктәп күләмендә сынау олимпиадалары үткәрелде һәм нәтиҗәләр ясалды. Алдагы этапка узучы укучыларга зур уңышлар телибез!
-
“ Юнармия” эшчәнлеге 10.11.2017

Мәктәбебездә “Юнармия” - хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте составында торучы укучылар белән һәрдаим эш алып барыла . Шул уңайдан, алар Калашников автоматын сүтеп, җыярга да өйрәнәләр. Шулай ук, пневматик мылтыктан ату ярышына да зур әзерлек бара.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 09.11.2017

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларның танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатларын үстерә. Шул уңайдан, укучылар спорт шөгыльләрендә бик теләп катнашалар.








