Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 211 212 213 214 215 216 217 ( 218 ) 219 220 >>
-
Котлыйбыз! 01.07.2017

"Алтын каләм-2017" республика бәйгесендә беренче дәрәҗәдәге дипломга ия булган 10 класс укучысы Хәсәнова Зөлфияне чын күңелдән котлыйбыз. 22 нче тапкыр үткәрелүче бәйгедә Зөлфия икенче тапкыр катнаша. Быел ул "Татар телендә иң яхшы публикация" номинациясендә җиңү яулады. Мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз арасында журналист һөнәрен сайлаучылар байтак. Шуларның берсе "Безнең гәҗит" газетасы журналисты Мостафина Фәнзилә. Ул быелгы "Алтын каләмне" оештыручыларның берсе иде. Уңышларыгыз белән, кызлар!
-
Тырышкан табар. 27.06.2017 "Тырышкан табар - ташка кадак кагар",-диелә татар халык мәкалендә. 10 класс укучысы Хәсәнов Зөлфия дә бик тырыш. Әле ул "Сәләт" лагеренда, әле авылда мәйдан җыюда оештырып йөри. "Алтын каләм" республика конкурсында катнашып узган җәй безне куандырган иде. Бүген дә ул "Алтын каләм"дә. Уңышлар сиңа!

-
Хуш, Мәктәп! 26.06.2017 Бүген мәктәптә бәйрәм - 11 класс укучыларының чыгарылыш кичәсе гөрләп үтте. Урта мәктәпне 9 укучы тәмамлады. Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды алар. Математикадан уртача балл 66, рус теленнән 77 балл. Мәктәп өчен рекорд күрсәткеч. Энҗе, Раидә, Эльмира мәктәпне бары "5" гә генә укып тәмамладылар. Аларга "Укудагы аерым уңышлары өчен" Россия Федерациясе медале тапшырылды. Рәзилә, Альмир, Илдус, Ильмир, Салават һәм Диләрә мәктәпне "4" һәм "5" гә тәмамлады. Мәктәп директоры, Арча мәгариф идарәсе начальнигы вазифаларын башкаручы Ибраһимов А.Р. укучыларга аттестатлар тапшырды. Котлыйбыз сезне, укучыларыбыз! Уңышлар юлдаш булсын!

-
Чишмә бәйрәме. 25.06.2017 Түбән Мәтәскә авылының күрке булып тора ул Хава чишмәсе. Чишмә янында авылның китапханәчесе һәм клуб мөдире җитәкчелегендә бик матур авыл киче оештырылды. Безнең мәктәп укучылары бу бәйрәмдә актив катнаштылар: җырладылар, биеделәр.

-
Мәйдан җыябыз. 25.06.2017 Киләсе атнада авылларда Сабантуйлар башлана. Йола буенча иң беренче мәйдан, ягъни бүләк җыела. Аны балалар җыя. Бу көннәрдә укучыларыбыз шушы чараларда актив катнаша.

-
Выставка детских работ 13.06.2017

Выставка детских работ на знание государственной символики и традиций России и Татарстана
-
Мы – граждане России 12.06.2017

Квест-игра «Мы – граждане России».
-
С Днем России! 10.06.2017

Конкурс рисунков на асфальте «Дети рисуют страну!», «Дети рисуют мир!»
-
День России 09.06.2017

Внутрилагерный конкурс на знание государственной символики России и Татарстана
-
Мәктәп яны "Кояшкай" лагере эшли башлады.
01.06.2017
Бүген безнең мәктәптә 20 укучы "Кояшкай" лагерена йөри башлады. Укучылар махсус төзелгән программа нигезендә 21 көн дәвамында ял итәчәкләр. Бүген укучыларыбыз мәдәният йорты, китапханә , мәктәп белән берлектә оештырылган 1 нче июнь балалар хокукын яклау көненә багышланган "Рарыбыздан да яхшырак" күңел ачу чарасында катнашалар.








