Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
-
Татарстанның төп Чыршы бәйрәме 30.12.2025

Ел саен Казан шәһәрендә фән олимпиадалары, конкурс һәм конференция җиңүчеләре өчен, Татарстанның төп Чыршы бәйрәме үткәрелә. Быел Арча районыннан анда 40 сәләтле укучы катнашты. Алар арасында Д.Г. Хәкимов исемендәге Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Габдрахманов Инсаф та бар иде. Инсафның бу укучылар арасында булуына без бик шат.
-
Хуш киләсең, Яңа ел! 29.12.2025

29 декабрьдә Казиле башлангыч мәктәбендә Яңа елга багышланган чара үтте. Бәйрәмгә Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре дә килгән иде. Хуш киләсең - 2026 ел, түрдән уз!
-
Котлы булсын Яңа ел! 29.12.2025

Менә Яңа ел килеп җитәргә дә санаулы көннәр калып бара. Тиздән без бергәләшеп 2026 нчы елга аяк басачакбыз. Барлык кешеләр дә – олысы да, кечесе дә – Яңа ел бәйрәмен көтеп ала, хыяллана, нәрсәдер өмет итә. Безнең мәктәп укучылары да декабрь башыннан ук Яңа елны каршыларга әзерләнә башладылар: классларны матурлап бизәделәр, конкурска дип берсеннән берсе матур булган уенчыклар ясадылар, тырышып шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнделәр.
Ниһаять, бүген мәктәбебездә Яңа ел бәйрәмнәре үтеп китте. Башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел - әкиятләр һәм могҗизалар чоры. Балалар бәйрәмдә иң көтеп алынган кунакларны – Кыш бабайны һәм Кар кызын зур шатлык белән каршы алдылар. Тычкан, Бүре, Кызыл Калфак, Убырлы карчык белән уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Балалар барысы да Яңа ел маҗараларының бәйрәм атмосферасына чумдылар. Төрле төстәге, ялтырап торган гирляндалар, бизәкле чыршы яраткан балаларына тылсым, шатлык һәм могҗиза тойгысы китерде.
Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,
Булсын безнең яңа юл.Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.








