Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
“ Юнармия” эшчәнлеге 10.11.2017

Мәктәбебездә “Юнармия” - хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте составында торучы укучылар белән һәрдаим эш алып барыла . Шул уңайдан, алар Калашников автоматын сүтеп, җыярга да өйрәнәләр. Шулай ук, пневматик мылтыктан ату ярышына да зур әзерлек бара.
-
Сәламәт тәндә-сәламәт акыл 09.11.2017

Спорт-сәламәтләндерү юнәлешендәге дәрестән тыш эшчәнлек укучыларның танып-белүен, иҗади активлыгын арттыра, уңай шәхси сыйфатларын үстерә. Шул уңайдан, укучылар спорт шөгыльләрендә бик теләп катнашалар.
-
Һәр көн иртәнге гимнастика! 08.11.2017

Балаларының сәламәтлеген саклау, ныгыту хәзерге көндә ата-аналарны, педагогларны иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Шуны истә тотып, Мөндеш башлангыч мәктәбе укучылары, 2 нче чирекне иртәнге гимнастика белән башлап җибәрде. Иртәнге гимнастиканың максаты -системалы күнегүләр юлы аша йөрәк-кан юлларын һәм сулыш аппаратын ныгыту, чыдамлык тәрбияләү, укучыларны физик чыныктыру һәм акыл хезмәтенә уңай йогынты ясау.
-
Имтиханнарга әзерлек 04.11.2017

Көзге каникул булуга да карамастан, 9,11 нче сыйныф укучылары имтиханнарга әзерләнү өчен мәктәпкә килеп йөрделәр.
-
Хәрби хезмәттән кайткан егетебез белән очрашу 03.11.2017

Узган атнада безнең мәктәбебезнең чыгарылыш сыйныф укучысы Вәлиәхмәтов Фәрит Марат улы хәрби бурычын үтәп ,туган ягыбызга исән-имин кайтып җитте. Хәрби хезмәттән кайткан егет мәктәпкә килеп ,югары сыйныф укучыларына армия хезмәте турында үзенең киңәшләрен бирде.Белем һәм тәрбия биргән укытучыларга да зур рәхмәтен җиткерде.
-
Укытучылар киңәшә 02.11.2017 “Укучы шәхесен үстерүдә педагогик таяныч” темасына мәктәпнең чираттагы педагогик советы утырышы булды. Көн тәртибендә методик доклад, икенче чирек нәтиҗәләре, уку елының икенче чирегенә бурыч-максатлар билгеләү, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендәге надзор һәм контроль департаменты тикшерүе белән танышу каралган иде. Шулай ук педагогик аттестация барышы, олимпиадаларга әзерлекнең торышы каралды. Педсовет эшлекле һәм файдалы үтте. Көннең икенче яртысында методик берләшмә утырышлары булды, яңа чиреккә эш планы төзелде.

-
Краеведы изучают «Дворянское гнездо». 01.11.2017 Государственное бюджетное учреждение дополнительного образования «Республиканский центр внешкольной работы» Министерства образования и науки Республики Татарстан объявил республиканский конкурс юных краеведов «Кольца экскурсионных маршрутов - Ожерелье Татарстана-2017». Наш краеведческий кружок «Туган як» решил участвовать в этом конкурсе. Под руководством Закировой Л.А. изучили предложенные маршруты, выбрали свой маршрут: «Дворянское гнездо». На автобусе проехали около двести километров и посетили 9 населенных пунктов: станция Высокая Гора, Дачное, Шушары, Усады, Ибря, Альдермыш, Каймары, Крутушка, Кадышево. Посетили 2 музея. Высокогорский районный краеведческий музей и музей имени Салиха Сайдашева в деревни Ибря. Посетили архитектурные памятники усадьбы Журавлевых, усадьбы Кудрявцева, церкви-памятники 19 века.

-
Росия укучылар хәрәкәтенең туган көне 28.10.2017

29 нчы октябрь- Россия укучылар хәрәкәтенең туган көне. Әлеге хәрәкәтнең актив яшәү рәвешенә безнең активистларыбыз бер ел элек кушылып киттеләр. Алар, Республикабыз укучылары белән беррәтән , күпсанлы конкурсларда, акцияләрдә катнаштылар, укуларда булдылар. Әлеге чараларга мәктәбебезнең бар укучылары да теләп кушылды. 28 нче октябрь көнне иртә белән бар укучылар залга җыелды. Активистлар әлеге хәрәкәтнең яшәү рәвеше турында акция оештырдылар, укучылар барысы да флеш-мобта катнаштылар.6 нчы класс укучылары оешмага керергә теләк белдерде. Икенче чиректә бу класс белән вожатыйлар күжелле чаралар уздырачак, алар РДШ сафларына кабул ителәчәк.
-
ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашып сөйләшү оештырылды 27.10.2017

Бездә бүген ГИБДД хезмәткәрләре белән очрашып сөйләшү оештырылды. Алар укучылар белән юлда йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Ахырдан укучыларга яктылык кайтаргыч элементлар өләштеләр
-
Республиканский родительский форум
26.10.2017
28.10.2017 г. в г. Казани пройдет Республиканский родительский форум "Крепкая семья - основа социализации учащихся: проблемы и тенденции". Министерством образования и науки Республики Татарстан создана опросная форма, где каждый желающий может задать вопрос в рамках форума.
Адрес опросной формы: http://mon.tatarstan.ru/rus/roditeli.htm
Программа форума: http://mon.tatarstan.ru/rus/respublikanskiy-roditelskiy-forum.htm








