Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, РТ, Арский район, село Нижние Метески, улица Молодежная, дом 11\ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы, Түбән Мәтәскә авылы, Яшьләр урамы, 11 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-62-03 |
| E-Mail: | Snm.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Нижнеметескинская СОШ имени Д.Г.Хакимова» |
| Руководитель: | Гайнетдинов Ильдар Борханович |
| Год основания учреждения: | 1984 |
| У нас учатся: | 141 (25 в филиалах) / Бездә укыйлар: 141 укучы |
| У нас учат: | 23 (4 в филиалах) / Бездә укыталар 23 укытучы (4 укытучы филиалларда) |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа имени Д.Г.Хакимова» Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының «Хәкимов Д.Г исемендәге Түбән Мәтәскә урта гомуми белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 211 ) 212 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Котлыйбыз!!! 03.12.2017

Хөрмәтле хезмәттәшебез Фирдания Әдһәмовна! Сезне олы бәйрәмегез — 55 яшьлек юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын. Гел шулай елмаеп, кешеләрне сөендереп яшәгез! Һәр яңа көн бәхет алып килсен, Алсу таңнар күмсен шатлыкка. Яшәү дәрте янсын йөрәгегездә, Картаерга һич тә ашыкмагыз!
-
Укучыбызның уңышы 02.12.2017

Узган атнаны 4 нче сыйныф укучысы Шакирова Гөлфинә рус теле фәненнән интернет -олимпиадада катнашып II дәрәҗәле дипломга лаек булды.Укучыбызны бу зур уңышы белән чын күңелдән котлыйбыз. Молодец!!!
-
Бездә кунак бар 01.12.2017 “Туган як” түгәрәгенә кунак килде. Арча районы ветераннар советы җитәкчесе, районның иҗтимагый советы рәисе Габдрахманов Наил Газизович түгәрәк эше белән танышты. Үз туган ягы тарихын ныклап өйрәнүче кеше буларак укучыларга матур киңәшләрен бирде, фәнни-гамәли эшчәнлек белән шөгыльләнергә чакырды.

-
Котлыйбыз!
01.12.2017
11 нче класс укучысы Хәсәнова Зөлфия “Бәхетле тарихлар” балаларга ярдәм фонды оештырган IV «Глаголица” Бәйсез балалар әдәбият премиясе конкурсында катнашып проза номинациясендә “Бәхетле иттең, күрше” әсәре өчен III дәрәҗәдәге лауреат булды, диплом, планшет белән бүләкләнде һәм бер атна”Байтик” лагеренда белемнәрен камилләштерде.
-
“Караңгыда күренә торган бул!” 01.12.2017

Мөндеш башлангыч мәктәбендә чираттагы сыйныф сәгате “Караңгыда күренә торган бул!” дигән темага үтте. Аның максаты-караңгыда җәяү хәрәкәт иткән вакытта юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү, яктырткыч кайтаручы элементларның ни өчен кирәк булуы һәм аларны укучыларның киемнәрендә, рюкзакларында урнаштыру тәртибен аңлату иде. Класс җитәкчеләре укучыларга бу турыда бик күп мәгълүмат бирде.Әти-әниләргә аңлатма хаты таратылды.
-
"Мәрҗәни автомарафоны" 30.11.2017 29 ноябрьдә сәгать 8 дән көндезге 3 кә кадәр мәгърифәтче, тарихчы һәм дин галиме Шиһабетдин Мәрҗәнинең тууына 200 ел тулу уңаеннан автомарафон оештырылды. Марафонда музей хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр «Казан арты» музее — Ташкичү авылы мәчете — Ташкичүдәге Ш.Мәрҗани музее — Әтнә районы туган якны өйрәнү музее —Комыргуҗада Ш.Мәрҗани музее — Ябынчы авылы марштуты буйлап үттеләр. Тарих укытучысы Закирова Лилия Әхәт кызы да бу чарада катнашты.

-
1 декабрь - Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне 30.11.2017

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне – 1 декабрь ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.Шул уңайдан,бүген мәктәбебездә 9-11 нче сыйныф укучыларына класс җитәкчеләре Шакирова Г.К, Аскарова Р.А, Исмагилова Г.А ВИЧ – инфекциясен йоктырудан саклану турында бик күп мәгълүматлар бирделәр.
-
Всероссийская акция «Пристегнись, Россия!» 29.11.2017

Мамы, папы, все родители,
Многие из вас водители.
Помните, что нет на свете
Ничего важней, чем дети!
Прежде чем за руль садиться
Нужно вам не полениться,
Обеспечить не спеша
Безопасность малыша!
Вы закон не нарушайте,
В кресло деточку сажайте.
Это ведь совсем несложно,
Пристегнул – и ехать можно.
Если вдруг манёвр лихой
Или столкновение,
Защитит от травм ребёнка
Детское сидение.
Пусть услышит целый мир,
Ребёнок – главный пассажир!
Жизнь его ценна, ты знаешь,
Пристегнёшь – не потеряешь!
-
Сәламәт тәндә – сәламәт акыл 28.11.2017

Мәктәп баласы өчен иң мөһиме нәрсә? Әлбәттә, беренче урында – сәламәтлек. Сәламәт бала укуны да әйбәт үзләштерә, актив була, күп нәрсәгә өлгерә. Ә дөрес туклану – саулыкның нигезе. Шул турыда 1 нче сыйныф укытучысы Йосыпова Роза Кыяметдиновна үзенең укучыларына сәламәт туклану хакында бик күп файдалы мәгълүматлар бирде. Тормышта аларны кулланырга гына кала.
-
Бездә— әниләр бәйрәме. 27.11.2017

Бүген — әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.
Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.
Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,
Теләгем бар минем дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкы күңел күгемдә!








