Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 308 309 ( 310 ) >>
-
Күчмә кошлар. 02.04.2017

1 апрель көнне биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы 2 класста 1 апрель – Халыкара кошлар көненә багышланган “Күчмә кошлар” дигән темага чара үткәрде. Укучылар кошларга багышланган табышмаклар чиштеләр, шигырьләр, җырлар башкардылар. Күчмә кошларны каршы алырга әзер икәнлекләрен тагын бер кат расладылар.
-
Шашка ярышларында без беренче ! 01.04.2017

31 март көнне Ашытбаш урта мәктәбендә "Төньяк балкышы" исемендә узган шашка ярышларында укучыларыбыз сынатмады. Мәктәп командасы беренчелекне бирмәде.
Шәхси җиңүләрне Шакиров Булат (1 урын),Шакирова Алсу (2 урын),Галимуллина Ландыш(2 урын)Зарипов Әхтәм(2 урын),Закиров Илназ(2 урын) яуладылар.
Афәрин,җиңүчеләр !
-
1-апрель-Кошлар көне 01.04.2017

1-апрель-кошлар көне уңаеннан 5-класста биология һәм химия укытучысы Шакирова К.Д. “Кошлар—безнең дуслар” исемле кичә үткәрде.Укучылар кошлар турында кызыклы мәгълүматлар туплап алып килгәннәр һәм алар белән классташларын таныштырдылар.
-
Экологик викторина 01.04.2017

Бүген китапханәче Мифтахетдинова Фирдания Ансар кызы, биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы 4 класс укучылары белән “Кошларны саклыйк!” дигән темага экологик викторина үткәрделәр. Укучылар рәсемнәр буенча кошларны таныдылар, кроссворд чиштеләр, кызыклы сорауларга җавап бирделәр. Укучылар кошларны сакларга кирәклегенә тагын бер кат инандылар.
-
«Секреты дружного класса» 01.04.2017

Сегодня наш школьный родительский комитет принимал участие в муниципальном этапе Республиканского конкурса родительских комитетов «Секреты дружного класса». Задачи этого творческого состязания – сплочение классных коллективов, привлечение родителей к участию в школьной жизни, а также выявление наиболее активных и инициативных родительских коллективов. В своих выступлениях участники показали себя в двух этапах конкурса – «Визитной карточке» и защите своих проектов на тему «Взаимодействие семьи и школы: проблемы и пути решения», а также представили выставки «Секреты дружного класса». Этот конкурс в нашем районе проходит впервые, но уже сегодня можно сделать вывод, что родительские комитеты в наших школах работают. Родители полны энергии, у них много интересных задумок и идей, поэтому совместными усилиями мы сможем воплотить их в жизнь.
-
Татар теленнән сынап карау имтиханнары 01.04.2017

1 нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучылары, бердәм республика тестларын тапшыруга әзерлек йөзеннән, татар теленнән тест эшләделәр.
Татар теленнән бердәм республика тесты гомуми белем бирү мәктәпләренең татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак өйрәнеп 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның татар теленнән әзерлек дәрәҗәләрен бәяләү максатыннан үткәрелә.
-
Чисталык символы—аккош 31.03.2017

31 март көнне 7-класста “Чисталык символы—аккош” темасы буенча кичә үткәрелде, экологик проблемалар күтәрелде. Интернет челтәрендә меңнәрчә кеше караган Кабан күле янындагы аккошның-чисталык символына әверелүе хакында әңгәмә алып барылды.Әйләнә-тирәбезнең чиста булуы, безнең өчен генә түгел, кошлар өчен дә әһәмиятле булуын һәр укучы аңлады.
-
Хезмәт десанты 31.03.2017

Буген дәресләрдән соң мәктәп яны күңелле музыка һәм балаларның шат тавышыннан яңгырап торды.Территориябезне кардан чистарту өчен һәркем бик тырышты.
Кыш бирешергә теләмәсә дә ,көндезләрен яз үз матурлыгын,җылы кояш нурларын бер дә кызганмый.Тирә- ягыбызны чистартып,карларны таратып без язны якынайтабыз сыман тоела.
-
Синең аша беләм мин табигатьнең серләрен. 30.03.2017

30 март көнне биология укытучысы Мифтахова Гөлнар Гарифҗан кызы 9 классларда “Синең аша беләм мин табигатьнең серләрен” дигән темага класстан тыш чара үткәрде. Укучылар кроссворд, чайнворд, ребуслар чиштеләр, табышмаклар, кызыклы сорауларга җаваплар бирделәр. Алар табигать турында, аның күп кенә серләре турында белделәр, биология фәненең бик тә кызыклы һәм үз өстендә күп эшләүне сорый торган, көчле рухлы кешеләрне яратучы фән икәненә тагын да ышандылар.
-
Ата-аналар җыелышы 30.03.2017

30 март көнне Иске Иябаш башлангыч мәктәбендә укучылар һәм әти- әнилэр белән берлектә "3 нче чирек нәтижәләре" һәм " Начар гадәтләргә юк диик!" исеме астында ата-аналар жыелышы булып утте. Фельдшер Гөлфия Әлтаф кызынын "Йогышлы авыртулар , аларны булдырмау юллары" темасына чыгышы барыбыз өчен дә файдалы булды.













