Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 311 ) 312 313 314 315 316 317 318 319 320 >>
-
Свердлау татарлары - Кырлайда! 29.03.2017

"Кырлай ягы - кунакчыл як». Бу гыйбарәнең хак икәненә 29 нчы март көнне Свердлау өлкәсеннән килгән татарлар тагын бер кат инангандыр. Районыбызга кем генә аяк басмасын, аның Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, аның ятимлеген аз гына да булса киметергә тырышкан игелекле гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылын күрәсе килә. Бу көнне дә милләттәшләребез Яңа Кырлай авылында кунакта булдылар. Кунакларны мәктәп каршында изге теләкләре белән Нәүрүзбикә каршы алды. Самавыр артында коймак белән чәй эчкәннән соң, директор Энҗе Фәрук кызы кунакларны мәктәп белән, заманча җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты белән, укучылар кулы белән ясалган күргәзмәләр белән таныштырды. Кунаклар “Татарлар- бөек милләт” исемле дәрес, Г.Тукайга багышланган мастер-класс карадылар. Укучылар һәм укытучылар көче белән оештырылган концерт та кунакларда бик җылы тәэсирләр калдырды. Яңа Кырлай мәктәбендәге очрашу милләтебезнең гимнына әйләнгән “Туган тел”не бергәләп җырлау белән тәмамланды. Тукай туган якка сәяхәт Г.Тукайның Яңа Кырлайдагы музеенда дәвам итте. Милләттәшләребез һәр экспонат белән җентекләп таныштылар. Бу көнне табигать тә ерак араларны якын итеп килгән милләттәшләребезгә мәрхәмәтле булды: ялт итеп кояш чыкты. Регионара хезмәттәшлек итү һәр ике як өчен дә файдалы һәм дәвамлы булсын иде. Свердлау белән Яңа Кырлай арасында дуслык күпере өзелмәсен.
-
Зоналный пробный ОГЭ 24.03.2017 Сегодня, 24 марта, на базе нашей школы прошел зональный пробный ОГЭ по математике. В нем участвовали учащиеся нашей школы, Новокишитской ООШ, Училинской ООШ в количестве 33 человек.

-
"Созвездие-Йолдызлык-2017" 23.03.2017

23 март көнне Этнә район культура йортында “Созвездие-Йолдызлык-2017” Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона сайлап алу этабы узды. Анда 6 районнан яшь башкаручылар көч сынашты. Фестивальдә мәктәбебезнең 11 класс укучысы Фәсхетдинов Ильяс та катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Аңа киләчәктә дә җырлавын туктатмаска һәм конкурсларда катнашуын теләп калабыз. Уңышлар юлдаш булсын, сиңа, Ильяс!
-
Волейбол ярышы гөрләп узды. 22.03.2017

22 март көнне безнең мәктәптә профсоюз членнары арасында волейбол ярышы булды. Ярышта 5 мәктәпнең хатын-кызлар командалары көч сынашты.1 урын Арчаның 1 нче номерлы мәктәбе командасы, 2 урын Ташкичү мәктәбе командасы, 3 урын Яңа Кырлай мәктәбе командасы. Млодцы!
-
"Котлы булсын, Нәүрүз!" 21.03.2017

Мәктәп күләмендә “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде. Укучылар Нәүрүзне матур җырлар, биюләр белән каршы алдылар,табышмаклар әйтештеләр.Укытучыларга, укучыларга саулык-сәламәтлек, бәхетләр, күп шатлыклар теләделәр. Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте.Бәйрәм ахырында “карга” боткасы һәм коймак белән сыйландылар. Рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.
-
Весенние каникулы 20.03.2017 Весенние каникулы – с 20.03.2017 г. по 28.03.2017 г.

-
3 нче чирек нәтиҗәләре
18.03.2017
Бүген 3 нче чиреккә нәтиҗәләр ясалды. Уку,тәрбия,җәмәгать эшләрендә актив катнашкан укучыларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Классларда җыелышлар уздырылды.
-
Волейбол ярышы 17.03.2017

Бүген мәктәбебездә 6-8 класс кызлары, укытучылар һәм әниләр командасы арасында волейбол ярышы үтте. Кызлар командасы 1 урынга, укытучылар - 2 һәм әниләребез 3 урынга ия булдылар! Афәрин!
-
Мониторинг 16.03.2017 Сегодня с учениками 10 класса был проведен мониторинг по обществознанию.

-
Волейболда әниләр командасы... 15.03.2017

Әти-әниләр арасында "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип исемләнгән анкета уздырганнан соң, мәктәпнең волейбол уйный белүче әниләр командасы тупланды. Атна башыннан алар әзерлекне башлап җибәрделәр. Мәктәпкүләм волейбол ярышы 3 команда - укытучылар, әниләр һәм укучы кызлар командалары арасында оештырылачак. Уңышлар Сезгә!













