Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 ( 303 ) 304 305 306 307 308 309 310 >>
-
Лагерьның тугызынчы көне. "Сәгъди абзыйда кунакта" 09.06.2017 Бүген, 9 июнь көнне, кояшлы матур иртәдә балалар лагерьга бик теләп җыелдылар. Иртәнге зарядкадан сон тәмле ашлар белән сыйлангач , балалар "Бию" тугәрәгендә шөгыльләнделәр. Аннан соң саф һавада төрле- төрле хәрәкәтле уеннар уйнадыдар. Ә инде төшке аштан соң Г.Тукай музее хезмәткәрләре белән Сәгъди абзый йортына сәяхәт иттек. Анда "Сәгъди абзыйда кунакта" дип аталган бик матур кичә булды. Балалар ике командага буленеп ярыштылар. Көнебез бик күңелле һәм мавыктыргыч булды.

-
Лагерьның сигезенче көне 08.06.2017 Г. Тукай мемориаль музее хезмәткәрләре лагерьда ял итүче балаларны узләренә кунакка чакырдылар. Музей кинозалында балалар "Семеро солдатиков" дигән совет чоры фильмы карадылар. Бу фильм балаларга бик ошады һәм ул бик зур тәрбияви чара буларак кабул ителде.

-
Лагерьның җиденче көне 07.06.2017

Лагерь башланганга бер атна үтеп тә китте. Балалар бик теләп йөриләр. Әйдаман апалары аларга төрледән-төрле уеннар, ярышлар, экскурсияләр, кызыклы очрашулар оештыралар. Бүген Яңа Кырлай авылының иң оста шахматчысы Мостафин Мәсхүт абыйлары белән очраштылар. Мәсхүт абый балаларга шахмат турында сөйләде, уйнау серләрен чиште. Соңыннан теләүчеләр белән шахмат та уйнап карадылар. Очрашу күңелле һәм файдалы булды.
-
Лагерьның алтынчы көне 06.06.2017

Иртәбез иртәнге зарядка белән башланып китте. Тышта салкын һәм янгырлы булу сәбәпле, план буенча уткәрелергә тиешле саф һавадагы хәрәкәтле уеннарны спортзалда уткәрергә туры килде.
-
"Дуслык" лагереның бишенче көне 05.06.2017

Дуслык лагеренда бүген "Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны" дигән тәрбия чарасы булып узды. Балалар узләренең яраткан китаплары турында сөйләделәр. Тәрбия чарасы ахырында ел буена кем күбрәк әдәби китаплар укуы турында нәтиҗә ясалды.
-
Лагерьның дүртенче көне 04.06.2017

Бүген лагерьда звенолар арасында шашка ярышы үтте. Иң оста уйнаучылар Закиров Илназ һәм Шакирова Алсу булды.
-
Лагерьның өченче көне 03.06.2017

Бүген “Дуслык” мәктәп яны сәламәтләндерү лагеренда звенолар арасында футбол ярышы булып узды. Ярышта барлык звенолар актив катнаштылар. Нәтижәдә командалар тигез очко җыеп уенда дуслык җиңде.
-
"Дуслык" лагереның икенче көне 02.06.2017

"Дуслык" лагерен тантаналы рәвештә ачтык. Музейга экскурсиягә кердек. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадык.
-
"Дуслык" мәктәп яны балалар сәламәтләндерү лагере эшли башлады 01.06.2017

1 июнь - Балаларны яклау коне. Буген мәктәптә "Дуслык" мәктәп яны балалар сәламәтләндерү лагере тулы көченә эшли башлады. Беренче көн бик күнелле һәм мавыктыргыч булды. Балалар бик кәнагәть булып өйләренә таралыштылар.
-
Телефон доверия 31.05.2017

8-800-2000-122
• Помощь на Телефоне доверия всегда анонимна. Позвонивший не должен сообщать свою фамилию, адрес и другие данные. Достаточно просто назвать свое или вымышленное имя для удобства общения.
• Детский телефон доверия работает круглосуточно.
• Звонок с мобильного или стационарного телефона - бесплатный.













