Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 ( 305 ) 306 307 308 309 310 >>
-
Республикакүләм контроль эшләр 15.05.2017

Бүген мәктәптә 7класслар математикадан, 8 класслар химиядән республикакүләм контроль эшләр эшләделәр.9 класслар рус теленнән сынап карау имтиханы тапшырдылар. Укучылар үзләренең көчләрен тагын бер кат сынадылар.
-
Җиңел атлетика ярышы 15.05.2017

Бүген Арча стадионында Арча муниципаль районы мәктәпләре һәм балалар бакчалары арасында җиңел атлетика ярышлары узды. Мәктәбебезең профсоюз членнары Ахметгалиева Э.А., Шигапова Г.Х., Шакирова И.М., Шарафетдинова Г.Н., Рахимова Р.И., Ганеев И.Т., Сабирова А., Шакиров И.З., Гайнуллин Ф.Р. актив катнаштылар. 100 метрга йөгерүдә Шакиров И.З.- 3 урын, Рахимова Р.И. – 1 урын алды. Котлыйбыз! Һәрберегезгә дә уңышлар телибез.
-
Ядрәләрне эреткән йөрәкләр. 11.05.2017

Бүген 6 класста “Ядрәләрне эреткән йөрәкләр” исеме астында тәрбия сәгате үтте.
Тәрбия сәгатенең максаты укучыларны үлемсезлек чиген атлаган каһарманнар белән таныштыру; үткән белән бүгенге арасына мәңге җимерелмәслек изге күпер салу; батырлар үрнәгендә яңа батырлар тәрбияләү; укучыларга патриотик тәрбия бирү иде.
Бүгенге сөйләшү дошманның ут ноктасын күкрәге белән томалаучылар — сугышлар вакытында, үз гомерләрен кызганмыйча, фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, һәлак булган каһарманнар – матросовчылар турында булды.
-
“Җиңү язын якынайтты Сезнең батырлык” 10.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан мәктәбебездә ветеран укытучы, 40 ел балаларга математика фәне буенча белем һәм тәрбия биргән олуг шәхесебез Галәветдинова Венера апа белән очрашу уздырылды. Очрашу сугышта батырлык үрнәге күрсәткән математикларга багышланады.
Сугыш вакыйгаларында катнашучыларның саны кимегәннән кими, без сугыш турында китаплардан яки кинофильмнардан гына беләбез. Ләкин кеше хәтере күп нәрсәләрне онытырга сәләтле. Шуңа күрә без бөек җиңүне якынайткан реаль кешеләрне, аларның җиңү өчен фидакарь хезмәтләрен белергә тиеш.
Бүгенге очрашудан укучылар математикларның җиңүгә китергән хезмәтләре белән бер рәттән, кунагыбыз Галәветдинова Венера апайның сугышта катнашкан туганнары, аның әтисе мөгаллимебез Әхмәров Рәфкать Зарифҗан улы турында да бик күп мәгълүмат алдылар.
Йөрәкләр һаман да сыкрый,
Исләрдә бит ул һәрчак.
Ач, ялангач бала вакыт,
Чабаталы үсмерчак.
Ачлык күрдек , исән калдык,
Укуны ташламадык.
Кычыткан ашлары белән
Җаныбызны сакладык .
Галәветдинова В.Р
-
С Днем Победы! 09.05.2017

9 мая - День Великой Победы! День Победы Советского Союза над фашистской Германией в Великой Отечественной войне был и остается одним из самых почитаемых праздников в странах бывшего Советского Союза. Слава народу-победителю, вечная память павшим!
С Днем Победы! Этот праздник
Дорог каждому из нас.
Пусть обходят Вас ненастья:
В добрый путь и в добрый час!
Будьте счастливы, здоровы,
Подвиг Ваш бессмертный чтим.
Ветераны, вас мы снова
От души благодарим!
-
"Үлемсез полк" 07.05.2017

Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап, Халыкара "Үлемсез полк" акциясе үткәрелә. Бу акциягә мәктәбебез укучылары да бик теләп катнаша. Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелә. Укучылар укытучылар белән берлектә "Үлемсез полк" составында парадта алгы сафларда барачак ветераннарның фотопортретларын әзерләделәр, алар узган данлы юлны өйрәнделәр. Бүгенге матур, тыныч тормышта яшәвебез өчен без Сезгә бурычлы. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар!
-
Бөек Җиңү көненә багышланган митинг! 06.05.2017

9 май-Җиңү бәйрәме уңаеннан Яңа Кырлай һәм Яңа Иябаш авылында Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл янында митинг оештырылды. Әлеге чараның максаты булып укучыларда рухи-патриотик сыйфатлар формалаштыру, үз халкыңа, илең тарихына мәхәббәт тәрбияләү тора. Бәйрәмне авылыбыз имам-хатибы Вазыйх абый ачып җибәрде, шулай ук сүз Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Гаязовичка, Г.Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы директоры Дамир Зиннәтулла улына, мәктәбебез директоры Энҗе Фарук кызына бирелде. Әлеге олы бәйрәмгә районыбыз кунагы - Арча муниципаль районы Советы аппарат җитәкчесе - Галимуллин Радик Наил улы да килгән иде. Ул ветераннарны бәйрәм белән котлап, барыбызга да матур теләкләрен җиткезде. Бәйрәмнең икенче өлеше укучыларының җыр-биюләре, шигырьләре белән үрелеп барды. Ветераннарыбызны бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Еллар имин, күкләр аяз, дөньялар тыныч булсын!
-
Сугыш чоры балалары хатирәләре 05.05.2017

Бүген, 5 май көнне, Бөек Җиңүнең 72 еллыгын каршылаган көннәрдә, 9 класста “Сугыш чоры балалары хатирәләре” дип аталган тәрбия сәгате узды. Һәр елны язгы Җиңү бәйрәме белән бездән дәһшәтле сугыш еллары ерагая бара. Бөек Ватан сугышы ветераннары да азая. Ул сугыш турындагы истәлекләр дә кими. Шуңа да карамастан, бу сугышны исендә тоткан һәм аның турында сөйли алган буын әле исән. Ул буынны без “Сугыш чоры балалары” дип атыйбыз. Тәрбия сәгатенә сугыш чоры балалары- мәктәбебезнең ветеран укытучысы Гатауллина Зәйнәп Минһаҗ кызы (1938) һәм Яңа Иябаш авылыннан Сибгатуллина Клара апа (1942) килде. Алар дәһшәтле сугыш чоры турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп, тырышып укырга, чын кеше булырга кирәк дигән теләкләрен белдерделәр. 9 класс укучылары да үзләренең сугыш чорында туган әби-бабайлары турында сөйләделәр. Бу минутларда балаларның үзләренең якыннары белән горурланулары сизелеп торды. Класс җитәкчеләре Шиһапова Гөлгенә Хәсбиулла кызы туган авылның сугыш чоры балалары хатирәләрен гаилә тарихы аша өйрәнү бик актуаль икәнен ассызыклап үтте.Чөнки без үзебезнең гаилә тамырларына, сугыш белән бәйле гаилә тарихына мөрәҗәгать итәбез. Шул ук вакытта мәгълүмат эзләү безне тарихны яратырга, Ватаныбыз тарихын яхшырак белергә этәрә. Чыннан да:”Беркем дә, берни дә онытылмый”.
-
Күренекле татар композиторы Рәшит Кәлимуллин бездә кунакта 04.05.2017

Буген Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музей комплексында Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге җитәкчесе Рәшит Кәлимуллин, танылган композитор Илһам Байтирәк, талантлы пианиночы Екатерина Коврикова һәм музыка белгече Альмира Касьяновалар белән кызыклы, җанлы очрашу булды. Очрашуны Рәшит Кәлимуллин үзе алып барды. Иң беренче булып, сүзне композитор Илһам Байтирәккә бирде.Танылган композитор узенең иҗат иткән әсәрләрен уйнады. Екатерина Коврикова исә Рәшит Калимуллин әсәрләрен башкарды.Укучылар җанлы музыка тыңлау белән беррәттән музыка дөньясына керделәр. Алар моңарчы да ләззәт белән музыка тыңларга яраталар иде. Ә бу очрашудан соң, музыка белән хыял рәсемен ясарга, яңа бер дөнья ачып, шунда яшәп калырга мөмкин булуын да аңладылар.
-
Профориентационная встреча 04.05.2017

Сегодня состоялась профориентационная встреча с преводавателями "ТИСБИ". Преподаватели представили полную информацию о получении образования в Университете управления «ТИСБИ», о самых передовых, инновационных формах обучения, направлениях, о правилах приема. В ходе презентации вуза преподаватели подчеркнули, что в Университете управления «ТИСБИ» осуществляется тесное сотрудничество с социальными партнерами, что обеспечивает выпускников ВУЗа профильными рабочими местами. Высокий уровень оснащенности образовательных программ электронными ресурсами по всем учебным дисциплинам, профессиональный преподавательский состав, личностный подход к каждому студенту делает выпускников Университета управления «ТИСБИ» конкурентоспособными специалистами на рынке труда.













