Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422035, РТ, Арский район, с. Новый Кырлай, ул. Центральная, д. 2 |
| Телефон: | +7(843)-665-67-36 |
| E-Mail: | Snk.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ново-Кырлайская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Хайруллина Зульфия Ильгизовна |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 104 обучающихся \ Бездә укыйлар: 104 укучы |
| У нас учат: | 23 учителя/ Бездә укыталар 23 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе/МБОУ «Ново-Кырлайская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 301 302 303 304 305 306 307 ( 308 ) 309 310 >>
-
Доброволец в центре информации 19.04.2017

В рамках акции «Весенняя неделя добра – эстафета добрых дел#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» учащиеся нашей школы провели акцию “Доброволец в центре информации”, рассказали гражданам, родителям, друзьям о преимуществе получения услуг в электронном виде. Был проведен конкурс рисунков среди 6-8 классов “Портал госуслуги – Ваш помощник и друг”.
-
"Мәрхәмәтле Татарстан" кысаларында «Тарихи Ватаныбызны саклыйк» акциясе 18.04.2017

Бүген «Һәйкәлләрне һәм тарихи урыннарны саклау” көне уңаеннан 7-8 класс укучылары Габдулла Тукай Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында экскурсиядә булдылар. Бөек шагыйребенең арабыздан киткәненә 104 еллыгын искә алдылар. 5-6 клас укучылары Яңа Кырлай авыл китапханәсендә якташ язучыларыбызның китаплары белән таныштылар.
-
Профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы 18.04.2017

Буген Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбе башлангыч профсоюз оешмасының отчет-сайлау җыелышы булды. Җыелышта профком комитеты, контроль-ревизия комиссияcе 2014-2016 нчы елларга отчет бирде. 2017-2019 нчы елларга яңа профком составы сайланды. Профком рәисе итеп инглиз теле укытучысы Рәхимова Рәмзия Исмәгыйл кызы сайланды. Котлыйбыз!
-
"Мәрхәмәтле Татарстан"- язгы изге эшләр атнасы старт алды. 17.04.2017

Бүген "Мәрхәмәтле Татарстан"- язгы изге эшләр атналыгы башланды. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары ветераннарыбызга ярдәм итәргә бардылар:ишекалдын тәртипкә китерделәр, өй җыештырдылар, гөлләргә су сиптеләр. Ветераннарыбыз куанып, чын йөрәктән балаларга рәхмәт эйтеп, изге теләкләрен теләделәр.
-
Месячник безопасности детей 15.04.2017

В соответствии с Планом основных мероприятий Республики Татарстан в области гражданской обороны, предупреждения и ликвидации чрезвычайных ситуаций, обеспечения пожарной безопасности и безопасности людей на водных объектах на 2017 год с 15 апреля по 24 мая 2017 года проводится месячник безопасности детей.
-
VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары 14.04.2017

Габдулла Тукайның 131 еллык юбилее уңаеннан, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә әдипнең тормыш юлын өйрәнүне һәм иҗатын пропагандалау максатыннан, Татарстан Республикасында Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее, Арча муниципаль районы Яңа Кырлай урта мәктәбе тарафыннан VI Республикакүләм Габдулла Тукай укулары үткәрелде.14 нче апрель көнне узган Габдулла Тукай укуларында республика мәктәпләреннән килгән 83 укучының, 54 укытучының эше тыңланды. Укучыларыбыз 5 төрле, укытучыларыбыз 3 төрле номинациядә үзләренең хезмәтләрен якладылар: “Г.Тукай – тәрҗемәче”, “Бакый Урманче һәм Г.Тукай иҗаты”, “Төрле елларда Г.Тукайны өйрәнүләр тарихыннан”, “Якташ әдибем табигатьне саклау турында яза”, “Табигать- тиңсез хәзинә”, “Мәктәптә, инновацион технологияләр кулланып, Г. Тукай иҗатын өйрәнү”, “Мәгърифәтчеләребез һәм аларның эшчәнлегендә педагогик карашларның чагылышы”, “Укыту-тәрбия процессында туган як тарихын өйрәнү”. Габдулла Тукай укуларына килгән укучылар бөек Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүләрен, аны яратуларын расладылар. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, шул тема өстендә эшләүче галимнәрнең фикеренә таяну, эшләрнең җирле материалларга нигезләнгән булуы исәпкә алынды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан (Идел буе) федераль университеты галимнәре, күренекле журналистлар һәм язучылар, Казандагы Г.Тукай музее хезмәткәрләре, Арча музейлары хезмәткәрләре катнашында төзелгән жюри укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирде. Җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Безнең мәктәптән бу укуларда Миңнуллина Зилә, Корбангалиева Илгизә, Хәсәнова Альбина призлы урыннарга лаек булдылар. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
"Ак калфак" оешмасы бездә кунакта 13.04.2017

Бу көннәрдә Казанда “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлар ииҗтимагый оешмасының V форумы уза. 13 апрель көнне “Ак калфак” оешмасы Г.Тукай музеена сәяхәт кылдылар. Кунакларны безнең мәктәп укучылары матур шигырьләр, тәмле чәк-чәк белән каршы алдылар.
-
Сыерчыклар кайтты туган ягыбызга, куйыйк эле ояларны яныбызга... 11.04.2017

Мәктәп ишегалдындагы агачларга сыерчык оялары куелды. Ояларны ясауда ярдәм иткән әтиләргә зур рәхмәт.
-
"Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә" 09.04.2017

10 класс укучысы Гайфуллина Раиля "Яшьләрнең Каюм Насыйри исемендәге XV регионара фәнни-тикшеренү конференциясендә" катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Укытучысы Мифтахова Г.Г. Котлыйбыз!
-
“Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе 09.04.2017

8 апрель көнне мәктәптә “Мәктәп территориясен тәртипкә китерү” акциясе кысасында хезмәт десанты үтте. Мәктәп укучылары белән бергә «SаMоSтоятельные дети» республика проекты әгзалары, “ЭРОН” отряды мәктәп территориясендә кар таратуда актив катнаштылар.













