Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 62 63 64 65 66 67 68 69 ( 70 ) >>
-
Россиядә код сәгате 04.12.2014

Бүген мәктәптә "Россиядә код сәгате" акциясе кысасында чара үтте.Мәгълүмати технологияләргә карата укучыларга кызыксындыру максатыннан информатика укытучысы Хәлиуллина Р.Г. видеофильм тәкъдим итте.Соңыннан укучылар төрле уеннар нигезендә үзләренең беренче кодларын төзеделәр.
-
Билгесез Солдат көне 03.12.2014

Бүген мәктәптә Билгесез Солдат көне үтте. Иске Салман авылы китапханәчесе Гарипова Гөлнур Солтан кызы укучылар белән тирән эчтәлекле тәрбияви чара үткәрде.Ул Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган Вафин Мәхмүт Вафа улы турында сөйләп үтте.
-
Аналар көне 29.11.2014

Мәктәптә Аналар көне билгеләп үтелде.Укучылар әниләргә багышлап газеталар чыгардылар,рәсем ясадылар һәм концерт күрсәттеләр.Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
-
Cәламәтлек көне 28.11.2014

Бүген мәктәптә “Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак - спорт” акциясе планы буенча укучылар баскетбол беренчелегенә ярыштылар.
-
“Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак - спорт” акциясе 24.11.2014

“Зарарлы гадәтләргә альтернатив буларак спорт” акциясе безнең мәктәптә киң колач алды. Акция кысаларында мәктәп күләмендә бик күп төрле чаралар үткәрелде. Башлангыч сыйныф һәм урта сыйныф укучылары “Спорт-ул сәламәтлек” темасына рәсемнәр ясадылар, урта сыйныф укучылары “Спорт-начар гадәтләргә каршы” темасына язылган иншалар конкурсында катнаштылар,тәрбия сәгатьләрендә “Зарарлы гадәтләр безгә юлдаш түгел”, “Саулыкта яшик әле!”, “Сәламәтлекнең дошманы” һәм башка темаларга әңгәмәләр үткәрелде; медицина хезмәткәре Вафина Ә.Т. белән очрашу оештырылды. Мәктәп укучыларын спортка җәлеп итү максатында башлангыч сыйныфлар өчен “Сәламәтлек аланы”, урта сыйныфта спорт бәйрәме үткәрелде.Һәр бала үзе теләгән спорт төрендә көчен сынап карады,көчлелектә,җитезлектә ярышты.
-
1 нче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге 12.11.2014

Бүген мәктәптә Иске Салман авыл китапханәчесе Гарипова Г.С. "1 нче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проекты буенча "Татарстан буенча тарихи сәяхәт" исеме астында дәрес- презентация күрсәтте.Ул проектның эчтәлеге белән таныштырды һәм бу проектның Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миннеханов киңәше, мәдәният һәм фән министрлыгы ярдәме тарафыннан раслануын һәм гамәлгә куелуын әйтте.
Беренче сыйныф укучысы Шәрәфетдинова И.И га мәдәни көндәлек тапшырылды.Бу дәрестә укучының әнисе дә катнашты.
-
Ата-аналар җыелышы 07.11.2014

Бүген мәктәптә чираттагы ата-аналар җыелышы булды.Беренче көн тәртибендә "Наркотикларсыз тормыш айлыгы" уңаеннан ата-аналарга "Наркомания упкынга илтә" исеме астында презентация тәкъдим ителде.Икенче көн тәртибендә беренче чирек нәтиҗәләре буенча укучыларның өлгерешләре белән таныштыру булды.
-
Уңыш бәйрәме
31.10.2014
Зурлар төркеме өчен "Уңыш бәйрәме" кич белән үтте.Бәйрәмне 9 нчы сыйныф җитәкчесе Гизатуллина Л.Ә. алып барды.
Бәйрәм класслар арасында ярышлар белән үрелеп барды.Соңыннан һәр сыйныфка грамоталар тапшырылды.
-
Алтын көз 31.10.2014

Бүген мәктәптә башлангыч сыйныфларда күптән көтелгән "Алтын көз" бәйрәме үтте.
-
"Наркотикларсыз тормыш" акциясе 30.10.2014

Мәктәптә "Наркотикларсыз тормыш" планы буенча эш дәвам итә. Бүген 9 сыйныфлар өчен сыйныф сәгате үткәрелде, укучылар анкета сорауларына җавап бирделәр.














