Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422894, с. Старые Салманы, ул. Центральная, д. 6 а |
| Телефон: | +7(843)-467-98-41 |
| E-Mail: | Ssslm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старо-Салманская ООШ" АМ РТ |
| Руководитель: | Шарипова Гульсина Султановна |
| Год основания учреждения: | 1912 |
| У нас учатся: | 15 учащихся (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 5 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Старо-Салманская основная общеобразовательная школа"Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Методик киңәшмә утырышы. 21.12.2015

Бүген "ОГЭ 2016: әзерлек, проблемалар, чишү юллары" дигән исем астында чираттагы методик киңәшмәнең киңәйтелгән утырышы булып үтте. Киңәшмәдә ОГЭ 2016 га әзерлекнең торышы турында фән ияләре чыгыш ясады, завуч караган дәресләргә, үткәрелгән атналыкларга анализ ясалды, Яңа елга әзерләнү , яңалыклар белән таныштырылды.
-
Уку елының 1 яртыеллыгына административ контроль эшләр үткәрү. 17.12.2015

ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының 14.12.2015 елдан 2695/15 номерлы күрсәтмәсе нигезендә 2015-2016 нчы уку елының 1 яртыеллыгы өчен административ контроль эшләр үткәрү башланды. Укучыларыбыз үзләренең белем дәрәҗәләрен сыныйлар. Уңышлар сезгә, укучылар!
-
Бөтенроссия "Ут һәм ут технологияләре" дәресе. 15.12.2015

РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2015 елның 14 сентябреннән 08-1472 номерлы хаты нигезендә, БМОның Генераль Ассамблеясы игълан иткән Халыкара ут һәм ут технологияләре елы уңаеннан 15 нче декбрьдә "Безнең тормышыбызда ут һәм ут технологияләре" дигән исем астында Бөтенроссия тематик дәресе үткәрелде. Укучылар утның һәм ут технологияләренең кешеләр тормышының сыйфатын күтәрүдә һәм кешелек тормышының тотрыклы үсешендә әһәмиятен белделәр, энергия саклау технологияләренең мөмкинлеге, өстенлеге белән таныштылар, энергиягә һәм табигый ресурсларга сакчыл һәм җаваплы карарга өйрәнднләр. Дәресне уку эшләре буенча директор урынбасары Фәтхуллина М. Ф. үткәрде.
-
Уку эшләре буенча директор урынбасарларының республика Форумы 14.12.2015

10 нчы декабрьдә Казан шәһәрендә уку эшләре буенча директор урынбасарларының "Белем сыйфаты белән идарә итү: гамәлгә ашыру, проблемалар, перспективалар" дигән исем астында республика Форумы булып үтте. Форумны ТР Мәгариф һәм Фән министры Э. Н. Фәттахов җитәкләде. Анда белемнең сыйфатын күтәрүгә бәйле прроблемалар күтәрелде, аларны чишү юллары турында фикер алышынды. "Укыту-методик эшчәнлекне өйрәнү: проблемалар, аларны чишү юллары" (ТР М һ Ф министры урынбасары Мухаметов И. Р. чыгышы), "Педагогларның профессиональүсеше "(ТР М һ Ф министры урынбасары Алишев Т. Б. чыгышы), "Республиканың идарә итүче педагогик кадрларының һәм педагогларның профессиональ компетенцияләрен үстерү"( ТР ИРО ректоры Хамитов Р. Г. чыгышы), "Замана мәктәбендә педагогларның профессиональ компетенцияләренә яңа таләпләр" ( Казан педагогия көллияте директоры Залялова А. Г. чыгышы), " Белем бирү оешмаларында педагогларга методик ярдәм күрсәтү- белем сыйфатын күтәрүдә мөһим шарт"( "Просвещение" нәшрияты фәнни консультанты Логинова О. Б. чыгышы ) бик мәгълүмати һәм файдалы булды. Форумда мәктәбебезнең уку эшләре буенча директор урынбасары Фатхуллина М. Ф. да катнашты.
-
Күңелле стартлар 12.12.2015

Бүген, ягъни 12.12.15 мәктәптә "Спорт зарарлы гадәтләргә каршы" акциясе кысаларында физкультура укытучысы Гизатуллин Р.Ш. һәм китапханәче Гизатуллина Р.З. күңелле стартлар уены оештырды.Уен үзенчәлекле булды: төрле язучыларның әкиятләрен сәхнәләштерелеп кызлар өчен ярышлар оештырылды.
-
Сәламәтлек үзебезнең кулда 10.12.2015

Бүген мәктәптә "Спорт зарарлы гадәтләргә каршы" акциясе кысасында китапханәче Гизатуллина Р.З. "Сәламәтлек-үзебезнең кулда" исеме астында пресс-конференция үткәрде. Әлеге чарага Яңа Салман амбулатория үзәгенән шәфкать туташы Гумерова Л.Р. да чакырылды. Ул укучыларга сәламәтлекне ныгыту буенча бик файдалы һәм кирәкле киңәшләрен бирде.
-
Ришвәткә юл юк! 09.12.2015

Бүген ,9.12.15 авылыбыз китапханәчесе Гарипова Г.С. укучылар белән "Ришвәткә юл юк" исеме астында класс сәгате үткәрде.Ул уен формасында үтте.
-
Спорт-сәламәтлек атналыгы 09.12.2015

Спорт-сәламәтлек атналыгы кысаларында укытучы Гизатуллин Р.Ш. "Саулык-зур байлык" исеме астында чара үткәрде.Ул укучыларга дөрес туклануга игътибар бирүне һәм сәламәт яшәү рәвешенә өндәде.
-
Код сәгате -2015 08.12.2015

4 нче декабрь -Информатика көне уңаеннан 4-13.12.15 вакыты аралыгында II Бөтенроссия "Код сәгате" акциясе үтә.Акция кысаларында укучылар информатика һәм программалау белән кызыксыналар.IT белгечлекнең өстенлекле булуына ышаналар.Бу акциядән безнең мәктәп укучылары да читтә калмады. Алар үзләренең программалау сәләтләрен ачалар һәм үстерәләр,мөмкинлекләрен сынап сәләтләрен башкаларга күрсәтәләр.
-
Ришвәтчелек-йогышлы чир 08.12.2015

4.1215-9.12.15 аралыгында сыйныф җитәкчеләре гади булмаган класс сәгатьләре үткәрде.
Класс сәгатьләренең максаты-балаларда коррупциягә карата тискәре караш уяту иде.”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадылар.Әңгәмә вакытында укучылар узләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар.














